Логотип
Проза

Балачак белән сөйләшү

Байрта Левинова үзенең беренче хикәясе «Бумеранг»ны 1995 елда яза. Һәм ул «Известия Калмыкии» газетасында басылып та чыга. Моңарчы ул бөтен язмаларын үзе өчен генә язып, күңелен кәгазьгә генә бушата торган булган. Интернет Байрта өчен яңа мөмкинлекләр ачкан. Менә дүрт ел инде Левинова үз блогын алып бара. «Балачак белән сөйләшү» дигән китабы да Россиянең төрле почмакларында яшәп, Байрта блогын укып баручыларының соравы буенча басылган. Анда авторның төрле кыска язмалары урын алган. «Балачак белән сөйләшү» хикәясе әдәби дайджестта да дөнья күргән. Игътибарыгызга калмык язучысының туган җиргә мәхәббәт белән сугарылган, калмык далаларын, Чограй суларын, туган авылы Зунда-Толганы яратып язган «Балачак белән сөйләшү» хикәясен тәкъдим итәбез.

Питердан телефон шалтырап, күңелле хәбәр алып килде.
– Байрта! Сәлам! Мин әле монда ил буенча сәяхәткә җыенып ятам. Син торган якларга да барып чыгарга исәп. Каршылыйсыңмы?
– Ирина! Сорап торасың тагын! Кил, әлбәттә! Көтәм!

Мин бераз борчылып та куйдым. Ирина бит атаклы Питерда яши. Кечкенә генә провинциаль Элиста ошар микән соң аңа?

...Хаклы булмаганмын икән. Шик-шөбһәләр шундук юкка чыкты. Ирина безнең шәһәрдән биһуш иде. Кечкенә урамнарның җыйнаклыгыннан.

Үзәк хурулның мәгърурлыгыннан. Шәһәр паркының нәфис тыйнаклыгыннан. Ташып торган Шәрык колоритыннан. Урамда очраган кешеләрнең ягымлы елмаюларыннан... Фотоаппаратына «чарт» та «чорт» кадрлар төшерә-төшерә: «Искиткеч! Россиядә шундый тыныч, рәхәт утраучык барын белмәгән идем. Сездә үзенә бер җылы аура!» – дип сокланды.

Узган ел Санкт-Петербургта мин аның өчен калмык кухнясы рестораны тапкан идем. Әмма Иринаның Элистада авыз иткән ризыклары бернинди чагыштырулар белән дә бәяләнми. Аны бигрәк тә дотур хәйранга калдырды:

– Эч-бавырлардан шундый тәмле ризык пешереп була дип башыма да китермәгән идем! – дип шаккатты.

Бәрән ите, кыяклы яшел суган, йомырка кушып пешерелгән милли ризыгыбыз гуйрта махн белән дә сыйлармын, алмалардан әзерләнгән хог тосон да кунак сые булыр. Калмык чәе исә бездә үзе бер йола. Сөт, мускат чикләвеге, канәфер, дәфнә яфрагы кушып пешерелгән, ахырдан тоз, борыч кушылган чәй калмыклар өчен эчемлек тә, азык та, дару да булган. 

Ике көн очып кына узды. Кунак кызы канәгать иде. «Синең исемнең мәгънәсе чынлап та шатлыкны аңлата икән шул, Байрта. Рәхмәт сиңа!» – диде. Ирина сәяхәтен дәвам итәргә юлга җыена башлады. Ул Минводыга китәргә тиеш иде.

– Мин дә синең белән барам. Без синең белән үзем өчен бик кадерле булган бер җиргә кереп чыгарбыз, – дидем.

Боҗра юл безне Кояшлы бистәсенә алып чыкты. Һәм анда минем балачагым белән очрашу башланды. Киң асфальт юл башта түбәнгә иңде һәм, юлда «яткан полицейский»лар аша үтеп, кабат югарыга томырылды. Юлның иң түбәнге өлешендә – уң яклап совет витражлы җанга якын кечкенә будка кире якка әйләндерелгән «Л» хәрефе белән күзгә чалынды:

– Моннан егерме ел элек шушы тукталыштан попуткаларда үз авылыбызга кайта идек. Күп вакыт ЗИЛларга утырабыз. Ул чакта совхозда зур автопарк иде, – дип сөйлим Иринага.
– Син шунда тудыңмы?
– Әйе. Зунда-Толга поселогында. Икенче төрле аны «Чограй» совхозы дип тә йөртәләр.
– Исеме кызык. Ниндидер ят исем. Ә ул ничек тәрҗемә ителә?

– Берничек тә түгел. Шундый легенда яши. Поселок – Зунда исемле лама җирләнгән урында барлыкка килгән. Ә толга – баш була. Менә шуннан Зунда курганы килеп чыга. Сүзен сүзгә тәрҗемә итсәң, Баш Зунда, ягъни мәсәлән. Ә 1976 елда инде совхоз оештырдылар. Аңа якындагы сусаклагыч исемен бирделәр. Бу сусаклагыч Ставрополь крае белән безнең арадагы чик тә булып тора әле. Кыш көннәрендә теге як ярга боздан гына чыгып йөри идек. Анда чишмә дә бар. Карап китәбезме?

Чишмә яныннан соры тасма булып сузылган юл үзенең бормаларын тигезләде. Тармакланган агач төбендә башка регион машиналары туктап калган иде. Болар диңгезгә баручылар инде.

Без дә туктап ял иттек, үзебез белән чишмә суын алдык. Һәм мин кунак кызны үземнең ерактагы балачагыма алып киттем.
– Бу – Ики-Бурул борылышы.
– Син шунда яшисеңме?

– Әйе. Ләкин безгә – турыга. Беләсең инде, мин бит авыл кызы. Чып-чын авыл баласы. Йокыдан иртәнге троллейбусларның әче тавышы уятмый, купшы койрыгын июль салават күпере сыман ялтыратып, ишегалдындагы әтәч яңгыратып сәламли. Уянасың – ә тәрәзәгә кояш алтынсу нурларын сибә, ул нурлар караватның никельләнгән башларында шаян «куяннар» булып уйный. Ул «куян» күзеңне чагылдырса, йокың качты дигән сүз. Яланаяк урамга йөгерәсең, чыгып бетмәгән йокыңны куып, чыклы үләннәр аяк табаннарын кытыклый. Ишегалдында әби сыер сава. Верандада яңа сауган парлы сөт һәм мичтән генә чыккан хуш исле ипи көтә. Шулардан да тәмлерәк берни юктыр...

– Мин сине аңламыйм, – дип җилкәсен җыера Ирина. – Сыерны да рәсемнән генә күргәнем бар.

– И хәзер төзәтәбез ул хатаны, – дим көлеп. – Зундада барысын да сиңа күрсәтермен. Хәтерлим, балачакта һәр ихатада өч-дүрт, кайчак аннан да күбрәк сыер асрыйлар иде. Атка атланган чыбыркылы көтүченең кирза итекләре, теш арасына кыстырган папиросы гел күз алдыннан китми. Иртә таңнан ул ачы тавыш белән: «Эһе-һей! Әйдә, киттек, җан кисәкләрем, киттек, туганкайлар!» – дип кычкыра-кычкыра көтүне далага куа. Ә кичен чыбыркысын шартлатып, малкайларны авылга алып кайта. Шуның өчен совхоздан хезмәт хакы ала. Безнең өчен үзе бер ритуал иде ул. Билгеле бер вакытта без, җыелып, көтү каршыларга барабыз. Кырык җирдә кырык эшең ярылып ятса да, малларны вакытында өйгә алып кайтырга тиеш син. Юкса кич әти-әнидән эләгәсен көт тә тор. Әлеге көндәлек кичке поход авыл халкы өчен ниндидер җыелышка тиң иде. Анда авыл яңалыклары турында сөйләшәләр: картлар сәясәт, илдәге тормыш турында гәп куерта, ирләр булачак уңышны фаразлый, хатын-кыз ямьсезләнми генә ләчтит сата. Яшьләр, үзләре белән туп та алып, уеннар оештыра. Ә хәзер мин яшәгән район үзәгендә ихата саен берәү генә ул сыерлар. Көтүче дә юк. Дала буйлап өч-дүрт чакрым маршбросок ясап, сыерларны үзебез каршы алабыз. Бернинди тренажер да кирәкми. Үзенчәлекле кичке променад.

– Оһо! Дала буйлап йөрү күңелледер инде ул.
– Аны тоярга кирәк, Ирина! Язмышыма рәхмәт, авылда туганмын. Мин чиксез күк зәңгәрлеген күреп үстем. Әрем тәмен беләм. Ерак офыклар, киң дала мине алгысыта. Кояш та минем белән күрешер өчен таш джунглилар аша карамый, күтәрелергә дә өлгерми, иркә нурлары белән керфекләремне кы-тыклый башлый. Җирән Пират, мине ишегалдындагы чыклы үләнгә чакырып, сабырсызланып форточкага өрә. Мин чегән шикелле: иркенлекнең тәмен беләм. Җил һәм чиксезлек белән узышып йөгерәм, йөгерәм...

Ирина миңа сәерсенеп карый да үз сүзен ярып сала:
– Юк. Мин барыбер дә үз шәһәремне яратам икән. Күз алдыма да китерә алмыйм: авылда ничек яшәп була инде?
– Һәркемгә – үзенеке инде. Машинаны туктат әле. Асфальтта аерма күрәсеңме? Элек менә моннан гадәти грунт юл башлана иде.
– Ә яңгыр яуганда ничек йөри идегез?
– Ат җигеп.
– Кит әле! Булмаганны!
– Шаяртам, билгеле. Элек Элистага еш баруның кирәге дә юк иде бит. Бик кирәк булса инде, трактор коткара.
– Караңгылана. Яңгыр явар кебек.
– Бәлки...

Юк, миңа калса, яумастыр. Болытлар таралачак, күк йөзе кинәт аксыл-шәмәхә шар рәвешендә баш очында эленеп торачак, бармак белән төртсәң, аннан бөтен галәм суы ургылып агар кебек. Ә хәзергә ул, дымга тиендерергәме сезне, юкмы дигәндәй, көне буена шулай үртәп торачак. Һава куерып, давыл алдындагыча тынып калачак. Урамда саунадагы кебек булачак. Ә күк йөзе, ниһаять, тәмам өлгереп җитеп, юмартланып, яңгырның берничә шифалы тамчысын тамызачак. Ул да булмый, кинәт җил чыгып, бөтен тузанны җыеп, кай тарафкадыр агылучы болытлар артыннан очыртачак. Ә болытлар күкләрне күкрәтеп, яшен камчысын ялтыратып саубуллашачак та, дөньяны кабат көйдерүче кояш иркендә калдырачак. Эгоист җил әле ярты сәгатьләп шаулар, җиләс һавага өметләнеп ачылган форточкаларга тузан калдыкларын сылар. Һәм тагын хәрәкәтсез кайнар һава дулкынында калырбыз.

– Сездә гел кояш! Ә безгә ул һәрчак тансык.
– Әйе, бездә кайчан карама – кояш. Шуңа күңелемдә сакланган якты хатирәләрем дә гел кояшлы минем.
– Балачагың турында сөйлә әле миңа, Байрта...
– Балалар бакчасыннан карт әбиемә качып кайткан рәхәт көнне гел сагынып искә төшерәм. Әнинең һәм әбинең эштән кайтуын көтә-көтә, карт әбием белән өй тирәсендә кайнаштык ул көнне. Мин ул чакта русча бөтенләй дә белми идем, карт әбием белән гел үзебезчә сөйләшә идек.

Хәзер туган телемне белмим менә. Карт әбием миңа 7 яшь булганда бакыйлыкка күчте, минем белән хәзер беркем дә үз телебездә сөйләшми...

Беренче класска килүләрем, октябрятка, пионерга кергән көннәрем хәтердә. Авыл читендә, югары класс укучылары кабызган учак янында тантаналы вәгъдә биргәндәге дулкынлануларым, муенга кызыл галстук бәйләгәндә йөрәгем кагулар... Истә, барысы да истә! Өлкән классларда укыганда мәктәп артындагы карьерда дәресләрдән кача идек. Җәй көннәрендә практика узулар үзе бер күңелле вакыйга. Урып-җыю чорында совхозга өстәмә эшче куллар кирәк була торган иде. Зәһәр кояш сукмасын өчен, башларыбызга ак яулыклар бәйләп, кулга көрәкләр алып, токта эшлибез. Аннары бодай көшелендә тәгәрәшеп уйныйбыз, алтындай бөртекләргә күмеләбез, учлап алган ул бөртекләр бармаклар арасыннан коелып ага гына, без көләбез, кояшта күзләрне кысып, хыялларга биреләбез, яшерен серләребезне бүлешәбез.
Кавын-карбыз бахчасына эшкә җибәрүләрен аеруча көтеп ала идек. Берничә рәткә тезеләбез дә күңелле ярышлар оештырабыз: кем күбрәк карбыз ыргыта ала, янәсе. Өлгереп җиткән бахча җимешен берәрсе юри җиргә төшереп җибәрә дә, шар кебек карбыз ярыла! Эштән тукталып, кояш нурларыннан балланган карбыз белән сыйланабыз.

Ирина карбыз турында сөйләгәннәрне авызын ачып тыңлый, ичмаса.
– Менә шулай, Ирина. Бездә бөтен җирдә кояш! Мин ул кояшка мең рәхмәтле!.. Бахчадан кайтышлый биек кукуруз араларына кереп чумабыз һәм качышлы уйныйбыз. Аннары «Волжанка» суын өстебезгә коя-коя, рәхәтләнеп чупылдашабыз.

Май аенда, безне дәресләрдән азат итеп, бер атнага практикага җибәрәләр: сарык йонын кыркырга! Һаман да шул кояш инде!.. Сарыкларның җылы тунын салдырырга вакыт җитте дип искәртә ул. Безне аерым бер йон кыркучыга беркетеп куялар, кыркылган әзер йонны сортировкага ташыйбыз. Анда да ярышларга җай чыгып кына тора. Күңелле стартларда үсмерләргә хас никадәр азарт, бөтен нәрсәдән бәйрәм ясау теләге! Кырдагы әбәт – үзе бер тарих. Алюминий савытыңны тотып, казанга чиратка басасың. Алсу йөзле шаян аш пешерүче апа, зур чүмеч белән чумырып алып, безгә – мәктәп балаларына ашны һәрвакыт мулрак, куерак итеп салырга тырыша. Йон кыркучылар белән бергә агач түбә астына тезелешеп утырабыз да, кашыкларыбызны күңелле шыкылдатып, тәмле ашларны ялт иттереп куябыз. Аннары яшел чирәмгә тәгәрәп, тагын кояшка күз кысып ятабыз.

Үз авылыбыздагы һәр тыкрык таныш миңа. Буага ничә адым атлыйсын да беләм. Карьерга ил-түче бөтен сукмаклар да күз алдымда. Бар да истә, бар да хәтердә...
– Байрта, синең балачакта гел матур мизгелләр генәмени соң?
– Нишләп алай дисең... Яралар да булды. Ләкин аларны нигә әле һаман үзең белән йөртергә! Йомылды инде алар. Яңа ялгышлардан саклый торган үзенчәлекле ачы тәҗрибә булып бары җөйләре генә калды. Ә мин, беләсеңме, ул яраларның кабат яндырып авырттыруына түзәргә дә риза – бер минутка булса да балачагыма гына кайтыйм! Ләкин вакыт яхшы табиб кына да түгел. Ул тиз йөрешле поезд сыман. Яшь барган саен, тизлеген арттыра гына. Дәвалый, әмма үткәнгә кайтармый.

Кунак кызы иркенлек, киңлектән биһуш иде.
– Ничек матур тирә-якта. Офыклар еракта-еракта. Күк йөзе дә ничек биектә! – дип сокланды ул. – Кара, калмык номерлы машина килә. Зундага бара микән әллә?
– Әйе. Ул поселокта яшәүче. Аның абыйсы бар иде. Петр Эрдниевич Кукудаев. Минем рәсем укы-тучым. Үзешчән рәссам дип йөртәләр иде аны. Бик талантлы иде.
– Калмыкияне ясаганга үзешчәнме ул?
– Рәссамнар ясамый, Ирина, алар яза! Әйе, аның туган җир турында бик күп картиналары бар. Хәтерләмим инде, кайсыдыр елны ул мәктәптә сугышчан дан музее да ачкан иде. Кызганыч, арабыздан бик иртә китте. Яшисе дә яшисе иде югыйсә.
– Талантлы кешеләр гел шулай иртә китә шул. Мин моны үзебезнең Питердан да беләм... Якташларыңнан тагын кемнәрне хәтерлисең? Аеруча күңелеңә уелып калганнары да бардыр бит.
– Белмим инде. Бәләкәй чагында Артур «Үскәч кем буласың?» дигән сорауга һәрвакыт «Каримыч булам», – дип җавап бирә иде...
– Ә кем ул?
– Николай Каримович. Озак еллар совхоз директоры булды, иң авыр чорда хуҗалыкны саклап калды. Кечкенә малай аның кем булып эшләвен аңлап та бетермәгәндер, мөгаен. Ул вакытта бөтен бала Кирсан булырга хыяллана иде бит. Каримыч тыныч, аз сүзле җайлы кеше иде. Аңарда үзенә тартып тора торган ниндидер бер көч бар иде бугай...

Мин Каримычны күз алдына китереп тынып калдым. Ирина ялыкты булса кирәк.
– Барасы еракмы әле? – дип сорап куйды.
– Арыдыңмы әллә? Түз бераз. Егерме биш еллар элек бу юл миңа озынрак тоела иде. Әнә, күрәсеңме, алда нәрсәдер шәйләнә? Ул иске су башнясының очы. Шуны күрсәң – үзеңне инде өйдә дип сана. Без хәзер туп-туры Чограйга юл тотабыз. Ул инде хәзер элеккечә түгел. Алай да...
– Су кереп булырмы?
– Карарбыз. Менә бу юл кыскарак. Аннан, сусаклагыч буйлап барып, пляжга килеп чыгабыз. Тимерләрне күрәсеңме? «Волжанка»дан шул гына калган инде. Элек монда куе һәм биек булып кукуруз үсә иде. Көне буена су сиптерүче машиналар гөрелтесе ишетелеп тора. Кукуруз арасында без – бала-чага тәмам адашып, «Волжанка» торбалары буйлап кына юлга чыга идек. Ә менә Чограй үзе дә! Саеккан, җанкисәккәем, картайган. Камышлар ко-мачаулагач, биредә беркайчан да су кермәдек. Пляж сулдарак. Аның каравы, төнлә бирегә учак ягарга килә идек. Үзенә күрә романтика!
– Ә хәзер пляжга барабызмы соң?
– Әлбәттә!

Чумып чыгарга насыйп булмады. Шадраланган пычрак су һәм яшел ләм артына посып, Чограй шушы кыяфәтеннән оялган сыман үзен гаепле тоеп, дулкыннары белән шаулады. Әйтерсең лә сөйлә, сөйлә юлдашыңа, мин элек мондый түгел идем, дип әйтергә тели иде. Беләм, син мине башкача да хәтерлисең. Мул сулы, чиста, киң итеп... Текә ярга ак күбек булып килеп бәрелүләрем, һәр яз саен тар ярларга сыеша алмыйча ташуларым күз алдыңдадыр, дип искә төшерә сыман ул...

 Яр буенда без озак сөйләшеп утырдык. Җил дә тынды, әрсез черкиләр дә каядыр юкка чыкты. Элеккеге дустым Чограй да тынып калды. Әйтерсең минем хатирәләремне тыңлап, үткәндәге картиналарны тигез су өстендә чагылдыра иде. Яшел юшкын икегә аерылып китте, һәм ярга утыз өч баһадир килеп чыккандай, бер-бер артлы бәхетле балачак көннәрем күз алдымда калыкты. Көтүебез белән «Волжанка»дан тәгәрмәч тәгәрәтеп килеп, шуннан гына суга чумган көн; аягымны пыяла ватыгы кискән көн; бик мәзәк итеп комнан шуышкан куркак еланнан котыбыз очып качкан көн... Җәйнең һәр көне шатлык, кояш, янган борыннар һәм бәхетле мизгелләр белән тулы иде.

– Теге як ярда өч лагерь иде. Иң кырыйдагысы – район лагере. Һәм ул, әлбәттә инде, «Чограй» дип атала. Беренче смена – бары безнеке генә. Аннан да кача идек.
– Таптың сүз! Бөтенесе дә балачакта пионер лагереннан кача. Инде караңгы төшә. Киттекме?
– Бу юл Зундага алып китә. Безнең балачак адымнары белән күпмедер – исәбенә чыгарлык түгел. Әнә тегендә йортларны күрәсеңме? Безнең ферма. Рәсми итеп әйткәндә – «Урожай» поселогы. Ферманыкылар белән чагыштырганда, без, совхозныкылар, бик тә нәзакәтле туташлар идек, валлаһи! Алар мәктәпкә гел җәяү киләләр. Яңгырда да, буранда да өч чакрым ара алар өчен чүп тә түгел. Һәм беркайчан соңга калмыйлар! Ә мин мәктәптән биш минутлык арада яшәп, атнаның алты көнендә дә соңга калмый йөри алмыйм. Дәресләрдән соң алар бер-берсен көтеп торып, һәрвакыт бергә кайтып китәләр. Үзара шундый дуслар. Еш кына совхоз егетләрен куып җибәрәләр.
– Ни өчен? Дошманлык сакламаганнардыр бит?
– Юк ла. Егетләр бит. Беркайчан үзара сугышмадылар, ләкин безнекеләр алардан бераз шөлли иде. Ферманыкылар бердәмлекләре һәм түземлекләре белән алдыра. Совхоздан күпләр китте, ә яшьтәшләребез арасында нәкъ менә ферманыкылар туган җирдә калды. Өйләнделәр, балалар үстерәләр. Бер дигән итеп яшәп яталар. 

Җәйге авыл киче җай гына бөркү кыска төнгә күчә барды. Ят машина көпчәкләре артыннан кинәнеп чапкан авыл этләрен котыртып, поселок буйлап әйләнгәләп йөрдек тә кайчандыр безнең өй торган урынга килеп туктадык.

– Монда койма кечерәк кенә таш почмак хасил иткән иде. Уңайлы иде ул. Таңга кадәр йөрисең дә күк йөзенең акрын-акрын гына зәңгәрләнә баруын да сизми каласың. Җил дә юк, тирә-як, нидер көтеп, тынып калган кебек... Тик табигать серләре кайгысы түгел миндә. Кояш чыкканчы тизрәк өйгә йөгерергә кирәк! Күк зәңгәрлеге белән узышып чабасың, койма аркылы гына сикереп төшеп чиләкне эләктерәсең һәм еш-еш сулап терлек абзары ишегенә килеп төртеләсең... Хәзер бер тын алсаң да була – җитештем! Әйтерсең төн буе йөрмәгәнмен, яңа уянып чыкканмын. Әгәр инде күк йөзе зәңгәррәк, кояшның беренче нурлары су башнясы түбәсендә уйный башласа – беттең. Койма яныннан әбинең сыер сауганы, чиләккә сөт акканы ишетелә. Шелтә эләгәчәк, димәк.

Арыган Ирина шофер урынында йоклап киткән. Ә күңелдә уянган хатирәләр миңа һич тынгы бирми.

Барысы да истә...

Туганнар йортны сатканда, монда кайтыр җирем булмасын күз алдыма да китермәгән идем. Ул чакта мине бөтенләй башка тормыш ымсындырды шул.

Ләкин бер унбиш елдан соң мин кинәт кояшны искә төшердем. Юк, кояш болай да мине көн саен шатландыра. Тик мин башка кояшны юксындым. Ерактагысын, балачакта калганын. Авылымны өзелеп сагындым. Шуңа кайттым.

Без үскәндәге ихаталарның яртысы да юк, авыл тешсез карт карчыкка охшап калган. Элек төзек йортлар булган урында – бушлык. Күченгәндә, туган нигезләрен дә сүтеп алып киткәннәр: яңа урында яңа йорт салырга. Балалар бакчасы урынындагы буш мәйданда хәтта үлән дә үсмәгән. Кешеләр акылына килер, кайтып, кабат зур матур йорт торгызырлар, анда көн саен сабыйларның шат авазы яңгырар дип көтәдер кебек ул бушлык. Тау итәгендәге мәктәп ашханәсенә тәнәфес саен йөгерә идек. Ул да ятим булып утыра... Бик яхшы хәтерлим: буага кадәр төгәл биш йөз өч адым. Хәзер инде шуның кадәр санап атласам да, берни очратмаячакмын. Иске электр станциясе генә һаман котсыз тавышлар чыгарып куркыта. Балачакта без анда шайтаннар яши дип ышана идек.
Бахчаларны әйләндереп алган сетка-коймаларның берничә кәкре баганасы гына тырпаеп тора: казып алып китүне кирәксенмәгәннәр, күрәсең.

Карьерны яңа хуҗа сатып алган, яңача казыткан. Без йөргән сукмакларның эзе дә сакланмаган дип әрнедем.

Бу минем авыл түгел иде инде. Бөтенесе ят, күз ияләшкәнчә түгел. Кәефем кырылып, тизрәк китәргә ашыктым. Ләкин юлда кайтканда шуны аңладым: нинди генә булса да, ул бит минем Зундам. Бәхетле балачагым үткән изге җир. Аның кояшы да мине һаман якты хатирәләре белән җылыта. Ирина да кичерешләрне, минем халәтне аңлады бугай. Юл буе дәшми генә уйланып барды.
Кече Ватан гомер буе сагындыра икән.

Эльмира ЗАКИРОВА тәрҗемәсе.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар