Логотип
Проза

Ай сылуы-2

(дәвамы)

башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/ay-syluy

***
Нариманның күзе акайган, кая барганын да аңламый иде. “Карале, эзләп тапкан бит! Акча, яшәргә урын кирәк диме? Әтисе куып чыгарган, имеш. Үз әтисенә кирәк булмаган кеше Нариманга кирәкме инде?  “Төшер авырыңны”, – диде бит ул аңа, шактый гына акча да бирде. Тыңлаган булса, яшәгән дә булыр иде. Да-а-а, яхшы килеп чыкмады, инде кабат эз яшерәсе була... Эх, черт...” – дип уйлады ул, төнге юлдан уктай очканда.
Егетнең эшләре башта бик яхшы барды. Бизнесы гөрләде, акча агылып керде. Эш башлаганда “Бернинди криминалга катнашмаячакмын”, дип үзенә сүз биргән егетне, бизнесын гөрләтеп алып барган мәлдә сындырдылар. Әллә каян гына көндәшләр пәйда булды да бөтен эше артка тәгәри башлады. Аяк астындагы җиренең дә үзенеке түгеллеген белгәндә, соң иде инде. Үч алу максатыннан, бизнесына таяк тыккан көндәшенең кызын үзенә каратты, “өйләнәм” дип алдап йөртте дә, аның ике айлык авыры барлыгын белгәч, ташлап качты. Зөлфиянең әтисенең явыз кеше буларак даны таралган иде. Шуны белгәнгә, күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга китеп олакты Нариман. Монда бер таныш кешесе аркылы керемле эшкә урнашты. Дөрес юл белән күп акча табып булмаячагын белгән егет, канлы, күз яшьле, каһәрле акчалардан да чирканмады. Башкаларга ярый бит, нигә аңа ярамасын әле?! Акчага коенып, кайгы-хәсрәт күрми, үзен табарлар дип уйламый да яшәгәндә, менә сиңа күчтәнәч! Зөлфиянең эзгә төшүе аның бөтен планнарын җимереп ташлаячак, тормышын кирегә сүтәчәк, тәгәрмәчкә таяк тыгачак иде... Кызы тапкан, әтисе дә килеп җитмәс дип кем әйтә ала? Менә монысы бигрәк тә куркыныч, хәтәр... Ул вакытта котылып калып булмаячак. Тфү, шайтан алгыры!
Нариман Зөлфияне яратмаса да, үтерергә теләмәгән иде. Үзе ачуын чыгарды бит, имеш, Нариман аңа өйләнергә тиеш! Өйләнде ди... Бер таптатып үткәч, әллә нишләде, үзен тота, туктый алмады. Кире килеп, хатын янында яңа туган бала күргәч, котырып ук китте. Бала белән Зөлфиянең гәүдәсеннән котылу кыен булмады аңа. Әле җаннары да чыгып бетмәгән ана белән баланы тирән бер чокырга ташлап, өсләренә туфрак ыргытканда янә горурлык хисе баш калкытты. Менә бит ул ничек итеп үч алды! Хәзер тыныч күңел белән яшәр, максатына иреште, сүзендә торды. Кызыннан, оныгыннан колак каккан көндәше аның янына гафу сорап киләчәк әле! Киләчәк һәм Нариман каршында тезләнәчәк! Күңеле күтәрелгән егет, үзен җиңүчегә санап, күкрәген киерде. Рәхәт мизгелләр иде бу аның өчен. Әйтерсең лә ул әле генә ике кешенең җанын кыймаган... Әйтерсең лә аның куллары гомерлеккә канга батмаган... Бернинди сабыннар белән юып та бетми торган пычракка баткан вәхши өенә кайтып йокларга ятачак, аны намусы беркайчан да борчымаячак. Ул шулай уйлый иде. Әмма... гәүдә яныннан читтәрәк, җирдә бер күч яңа җыелган җиләкләр, буш чиләкләр күреп, тынычлыгын җуйды Нариман. Ул урынны яхшылап тикшергәч, аңлады: монда кемдер аны читтән генә күзәтеп торган! Һәм ул кемдер аның Айсылуы булырга мөмкин! Көндез аның янына кергәч, күрше хатыны: “Айсылу яңа гына җиләккә китте”, – дип әйткән иде. Кыз янына барырга чыккач, Нариманның юлына Зөлфия аркылы төште. Айсылу башыннан да чыгып киткән. Ул булганмы монда? Барысын да күреп торганмы? Хәзер үк аны эзләп табарга кирәк! Аңлатыр, мескенләнеп, алдына да тезләнер. “Моңарчы кеше үтергәнем булмады, бизнес өлкәсендә яхшы яктан гына телгә алып сөйлиләр иде мине”, – дияр, гаепсез икәнлегенә ышандырыр. Дөреслек белән яшәп булмаганын каян белсен ул авыл кызы...
Нариман белән партнерлары арасында бервакытта да тавыш-гауга чыкмады. Аны көндәшләре шул хәлгә төшерде. Әгәр дә ышанмаса, ул чакта... Ул чакта башка юл юк, үзенә үпкәләсен. Айсылуны... аны да Зөлфия янына озатырга туры киләчәк. Кулы бер тапкыр канга буялгач, чирканып тору юк! Яратмый егет Айсылуны, аңа кызның күндәмлеге, тыңлаучанлыгы һәм егеткә буйсынуы гына ошый. Аңа менә шундый кыз кирәк тә инде. Җитмәсә, йорты яхшы, вакытлыча гына булса да, сыеныр урының булу начар түгел бит. Читтән карап торган кеше Нариманны акылыннан язган дип уйлар иде. Әмма егет акылында, ул үз язмышы өчен борчыла, аның һич кенә дә рәшәткә артына кереп утырасы килми. Моның өчен ул бар осталыгын эшкә җигәчәк, эзен югалтачак, кирәк икән тагын берничә кешенең җанын кыярга да әзер иде. Үз җаны кадерле аңа, бодай бөртеге кадәрле генә үз җаны кадерле...
Нариман Айсылуның өенә керде. Өйләнергә уйламаса да, икенче ачкычлы булырга өлгергән, кызның ышанычын тәмам яулаган иде егет. Кайчан тели, шунда килә, кирәк икән, төн уртасында китеп тә бара. Нариман кызны: “Төнге сменада эшләгән кешегә акчаны күп түлиләр”, – дип ышандырып килде.
Ут яндырылмаган, өйдә кеше юклыгы аңлашылып тора, бернинди хәрәкәт сизелми. Егет барысын да аңлады... Хәзер кайда, кемгә, нәрсә сөйли икән? Кайдан табарга инде аны? Чарасызлык, хәлнең контрольдән чыгуы егетне ярсытып җибәрде. Ул, машинасын үкертеп, авыл урамнарын айкады, берәр кешенең тәрәзәсендә ут күрсә, тикшерми үтмәде. Ә инде төнге юлдагы очрашу аның тынычлыгын тәмам бетерде. Авыл башлыгы төнлә болай гына йөргәндер дип уйлау ахмаклык булып тоелды аңа. Ул аны күзәтеп торырга да уйлаган иде, үз машинасының көпчәкләрен күргәч, бу уеннан кире кайтты. Тимерхан әллә кая китмәс, башта көпчәкләрне кан катыш туфрактан чистартырга кирәк.
Нариман өч көн буе авыл башлыгын күзәтте, шикләнерлек берни тапмады. Айсылу да югалды. Кызык, авылда кеше кадәр кеше югалган, әмма ни авыл башлыгы, ни күршеләренең исләре дә китми, берни булмагандай йөри бирәләр. Сәер, бик сәер хәлләр... Юкка түгелдер бу... Нариман теге көнне Айсылуның җиләккә киткәнлеге хакында әйткән күрше хатыны янына барды. Ул хатын калага, балалары янына киткән, диделәр. Бу хәбәр егетне тагын да сагайтты. Димәк... Нидер эшләргә кирәк...
Нариман, күп уйлап тормастан, үзенең “каналлары” аша Айсылуны эзләтә башлады. Табарлар, кешеләре шундый, полицияң бер якта торсын. Җир өстендә булса да, җир астында булса да, табарлар. Кайда булса да табарлар, хәтта бернинди пропискасыз, адрессыз, урманда яшәсә дә... Тукта, кызык фикер бит әле бу! Урман, урман... янәшәдә генә өстеңә аварлык кара урман... Нариманның йөзенә сәер елмаю чыкты, ул серле кыяфәт белән телефонына үрелде...
***
Ул күзен ачканда, янында бала да, әтисе дә күренми иде. Айсылу кайда икәнен аңлый алмады, торырга тырышса да, хәле җитмәде, ыңгырашып кына куйды.
– Уяндыңмы? Менә яхшы булган!
Хәлсезләнеп яткан Айсылу, ят ир тавышын ишетеп, аздан гына акылдан язмый калды. Аның күзләреннән мөлдерәп яшьләр акты. Күпме азапланып берни дә барып чыкмадымыни? Әтисен, Гайшәне нишләттеләр икән? Кызның башыннан яшен тизлеге белән шундый уйлар үтте.
– Нәрсә, курыктыңмы әллә? Курыкма, кызым, курыкма. Монда сиңа беркем дә тимәячәк. Кызың да монда, әнә, бишеккә салдым үзен.
Бишек дигәне тактадан эшләнгән бер тартма иде. Эчендә курчак кадәрле генә Гайшәнең мес-мес килеп йоклап ятканын күргәч, Айсылу да башын мендәргә салды.
– Әтиең китте, кызым. Аңа монда калырга ярамый, юкса шикләнеп эзли башлаулары бар. Син борчылма, ул тагын киләчәк әле. Син тыныч кына ят, баланы үзем карыйм, организмың бик таушалган. Бик көчле борчу кичергәнсең, сиңа бик озак тернәкләнергә туры килер әле.
– Сез кем?
– Минем исемем Идрис. Әтиең кайчандыр мине нахакка төрмәдә утырудан саклап калган иде. Минем гөнаһсыз булуыма ышанган бердәнбер кеше синең әтиең булды. Качкын булып яшәдем. Егерме ел узып китсә дә, моннан китәсем килмәде, калдым. Урман пәрие мин хәзер.
– Баланың хәле ничек?
– Үлем белән көрәште кызың. Әмма бирешмәде, маладис, җиңде, үлемсез булыр. Синең дә хәл бик җиңел түгел иде. Бер атна аңга килә алмый яттың бит... Ярар, узган хәлләр узган инде... Әнә, кызыңа күз сал әле, ничек тәмле итеп йоклый. Баланың температурасы төште, әмма ул да бик хәлсез әле, вакыты җитми туган булса да, бирешми үзе, яшәү өчен көрәшә. Бераз вакыт узсын, икегез дә йөгереп йөрерсез, Алла боерса.
– Сез... табибмы әллә?
– Минем күк урманда егерме ел яшәгән һәркем табибка әйләнер иде. Табигать үзе өйрәтә ул.
Идрис абыйсы ясап биргән хуш исле чәйне эчкәннән соң, Айсылу сабыйлар йокысы белән йокыга талды.
Яңадан уянгач та, ни аягына баса алмады, ни баланы кулына тота алмады кыз. Бөтен тәне мамык кебек җиңел, камыр кебек йомшак тоелды.
Көннәр уза бирде... Идрис абыйсы аны да, баланы да һич авырыксынмый тәрбияли, аларның көннән-көн алга баруларын күреп ихластан сөенә, шул ук вакытта бераз борчылып та куя. Аякка баскач икесенең дә монда калмаячакларын аңлый ул. Китәрләр дә аны ялгыз итәрләр дип хәсрәтләнә.
Айсылу да Идрис абыйсын ничек итеп ташлап китәргә дип кайгыра. Шундый кайгыртучан кешене кабат очрата алырмы ул? Аннан башка ничек яшәрләр? Ничек тәрбияли ул аларны! Әллә нинди үләннәр җыеп кайта да шифалы чәй ясап эчерә, кипкән гөмбәләрдән искиткеч тәмле аш пешереп ашата. Ак гөмбәне киптереп, он хәленә китергәнче төйгән! Айсылуны гына түгел, Гайшәне дә шул порошок белән дәвалый. “Кайдан белде икән ул боларны?” – дип гаҗәпләнә кыз. Идрис абыйсының алачыгында әллә нинди тамырлар күреп тә аптыраган иде, алары да шифалы икән. Кыз гомерендә бер тапкыр да авыз итеп карамаган урман җимешләрен ашап кинәнде. Бигрәк тәмле, ямьле икән бу урман! Таң беленгәч кошлар сайравыннан хәйран калырлык. Ярышкан кебек берсеннән-берсе уздырып сайраган кошларга рәхмәт укый Айсылу. Симфонияләрең бер кырыйда торсын, бөтен кайгылары тарала кызның. Күңеле тынычлана, бер борчуы калмый. Әйтерсең лә ул монда, урман эчендә Нариманнан качып ятмый, концерт карарга килгән. Тагын бер күренеш әсир итте Айсылуны: кошлар сайрамаган вакытта да урманның ниндидер көе бар кебек тоелды аңа. Бу хакта Идрис абыйсыннан сорамый түзә алмады. Ул башта киң итеп елмайды, аннан соң Айсылуның аркасыннан сөеп куйды да: “Менә бит, күпме генә торасың, инде урманны ишетә дә башлагансың. Урманның да җаны бар, син дөрес тойгансың. Шуңа күрә адәм балаларының тиешсез җирдә урман кисүләренә йөрәгем әрни минем. Ул сулый, урманның да җаны бар, алар шуны аңламыйлар. Моны табигатьне яраткан кешеләр генә тоя”, – дип кызны мактап, үзенең эчен бушатып алды. Юан агачларны кочып торырга да аны Идрис абыйсы өйрәтте. “Көн саен ярты сәгать имән агачын кочып торсаң, көч аласың, хәл җыясың”, – дигән иде, әллә хак булды инде, Айсылу белән Гайшә көннән-көн алга киттеләр. Идрис абыйсы Гайшәне көн саен мунча кертә. “Урман булгач, ягарга утын күп, көнгә өч тапкыр керсәгез дә була”, – дип шаярта. Мунчадан чыккан сабыйны яшь сарык тиресенә төреп йоклата. “Анысын каян алды икән?” – дип баш вата Айсылу, әмма Идрис абыйсыннан сорарга кыймый. Баштарак кыз бу хәлләрдән бик кыенсына иде, тора-бара күнекте. Үзе дә иркенләп мунча керергә ияләнде. Урман мунчасы бөтенләй икенче икән! Аның һавасы! Төрле үләннәр салып пешерелгән суны җиллеккә салып җибәрәсең, җиләк-чәчәк исләреннән башың әйләнә... Мунчада себерке белән чабынуның рәхәтен дә монда гына татыды кыз. Әмма Айсылу әтисе килмәгәнгә бик борчыла иде, күңеле хәвеф киләсен сизгән кебек, гел тынгысыз халәттә булды.
Тимерхан ике атнадан соң гына килеп керде. Ул борчулы иде.
– Нариман аяк атларга да бирми. Теләсә кайсы вакытта килә дә керә, сине таптыра. Беркөнне синең өйгә кереп, кием-салымнарыңны сумкага тутырган идем. Әле ярый вакытында күреп калдым, сизми калды. “Нишлисең монда?” – дип бәйләнә. “Мин авыл башлыгы, имею право”, – дигәч кенә туктады. Шикләнә, шайтан. “Теге көнне төнге юлда нишләп йөрдең?” – ди. “Менә син нишләп йөрдең икән?” – дип якасына ябышкан идем, эчемә тибеп чыгып китте...
Әтисенең ябыгып киткәнен күреп, кызның эче пошты. Аның аркасында әтисенең дә тынычлыгы бозылды. Болай да яралары сызлап интектергәндер, инде Нариман да тибеп каһәрли икән үзен. “Әти, полициягә әйтергә кирәкмиме икән?” – дип сорады ул сак кына. Әтисенең алар хакында үз фикере бар иде: “Үзебезне гаепле итеп калдырсалар? Әле дә бик сак кына килергә тырыштым, киемнәреңне дә алып килдем. Монда  озак тора алмассыз, икенче урынга урнаштырасы булыр үзегезне, урын табу белән килеп җитәрмен”, – дип, озак тормады, чыгып китте.
Ул киткәч, Айсылу күз кырые белән генә күрде, Идрис абыйсының кулында мылтык иде. “Ай!” – дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды кыз.
– Әзерләп куям, иртәгә төлке атарга барасы булыр, – дип юатты аны алачык хуҗасы.
Айсылу дәшмәде, елаганын күрсәтмәс өчен стенага таба борылып ятты. Гайшә белән Айсылуның тынычлыгы бетәчәк, аларның качкын тормышы башланачак икән. Шушы көннән башлап аларның тормышы үзгәреп, алда әле күп сынаулар үтәргә кирәк булса, түземлеге җитәрме? Бәлки әле киләчәктә аларны яклаучы да булмас... Әмма ничек кенә авыр булмасын, Айсылу бервакытта да Гайшәне ташламас, үзе исән булганда аңа беркемнән дә зыян тидертмәс.
Икенче көнне иртән йокысыннан уянган Айсылу, янында борчулы кыяфәт белән утырган Идрисне күреп, хәвефләнә калды.
– Хәлләр шулай ук мөшкелмени, Идрис абый?
– Синнән яшермим, чыннан да мөшкел... Алачыктан ерак түгел ят эзләр күрдем. Күрәсең, безнең эзгә төшкәннәр. Тимерханны көтеп тора алмыйбыз, хәзер үк китәргә кирәк. Син баланы әзерлә, мин каравыл торам. Тизрәк булырга тырыш. Вакыт бөтенләй юк безнең...
Айсылу инде ныгыган, кинәт буласы авыр хәлләргә дә аптырамый, чыныккан, җитдиләнеп калган иде. Гайшәнең язмышы өчен җаваплылык хисе шулай үзгәртте аны. Нариманның хыянәте хакында уйлап, елап утырмаячак кыз. Ул кабахәтне күңел түреннән кысрыклап чыгарды нәни Гайшә. Моннан соң Айсылу бары тик Гайшә өчен генә яшәр, аның өчен генә янып-көяр. Шундый уйлар белән Айсылу баланы киендерде һәм тәвәккәл адымнар белән ишеккә таба атлады.
***
Айсылуны эзләп табу Нариман өчен иң мөһиме иде. Нинди генә хәлдә, кайда гына булмасын, эзенә төшәргә һәм... юк итәргә! Кызны эзләү белән шөгыльләнүчеләргә дә ныгытып сеңдерде: “Эзлисез! Табасыз! Юк итәсез!”
Ике атна узды, әле һаман таба алганнары юк. Инде ике тапкыр түләнәсе хакны да арттырды, авансны да мулдан биреп куйды... Ничава! Энә түгел, табылыр. Юаш дип уйлап ялгышкан ахры, чая кыз булып чыкты Айсылу. Кайда качып ята икән? Бәлки, алар бөтенләй дә урманда түгелдер? Әллә авыл башлыгының өен тикшереп чыгаргамы? Тукта, җайлырак юлы да бар бит... Төнлә ут төртәсең дә... үзләре үк күселәр кебек чинашып килеп чыгачаклар... Хи... хи... хи... Нариманның күз алдына авыл башлыгының янган өеннән бала күтәреп чыгып килүче Айсылу килде. Бәлки, чыга да алмаслар... “Ну, Нариман, баш үзеңдә!” – дип мактады ул үзен, бик канәгать булып.
Егет үзенә сокланып туя алмады. Шулчак кесәсендәге телефоны буылган кебек аваз чыгарып дулый башлады. Егетләре! Нариман тавышына ачулы төсмерләр кертеп сөйләшергә җыенган иде, теге баштагы кешенең: “Таптык!” – дигәнен ишетүгә ачуы сүрелде. Шуңа күрә: “Нишләтергә икәнен беләсез, фотоларын җибәрерсез, шул минутта ук счетыгызга акча күчерәм”, – дип, сөйләшүне тиз генә төгәлләмәкче булды. Әмма теге баштагы кешенең сүзләре Нариманны аяктан егарлык булып яңгырады. “Өч кешелек итеп күчерерсең, без күзәттек, алар монда өчәү: баба, охрана и девочка, синең кызың”, – диде ул. Вәхшигә әйләнгән егетне яшен суккан кебек булды. “Нинди кыз, нинди акча?! Болай сөйләшсәң, калган акчаларыңны да күрмәссең!” – дип акырып җибәрде ул һәм телефонын каядыр почмакка ыргытты. Ачу алдан йөри, акыл арттан сөйрәлә, Нариманның ачуы сүрелгәч, “Кызың бар”, – дигән сүз исенә төште. Нәрсә мәтәштерә ул анда? Борынына акча исе кергәч, аппетиты ачылдымы егетнең? Нинди кыз инде ул тагын? Айсылу авырлы түгел иде, анысын төгәл белә. Әллә?! Әллә... Зөлфия игезәкләр тапкан булганмы? Ал-ла-а-ай...
Ачуы каты булган ахры, катырак ыргыткан, телефон челпәрәмә килгән, “симка”сы ярылган, яңадан җыя да, шалтыратып сөйләшә дә алмады Нариман. Үзен кая куярга белмичә, күпме генә бәргәләнсә дә, кызны эзәрлекләүчеләр белән элемтәгә чыга алмады. Моңарчы үзенә нык ышанган егетнең күңелен шом басты. Хәл кискен, кичекмәстән чара күрүне сорый иде. Кан баскан күзләрен тондырып, “егетләрен” эзләргә кереште. Әмма аларны табу ансат булмады. Егетләрен эзләү белән артык мавыккан Нариман үзенең артыннан күзәтүләрен тоймый да калды...
 

(дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/ay-syluy-3)

Теги: ай сылуы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дауамын түземсезлек белән көтөп ҡалам

    Хәзер укыйлар