Логотип
Проза

Ай сылуы-3

Айсылу ишектән чыгарга өлгермәде, әзмәвердәй ике адәм аны этеп-төртеп киредән алачыкка керергә мәҗбүр иттеләр...

башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/ay-syluy-2

***

Айсылу ишектән чыгарга өлгермәде, әзмәвердәй ике адәм аны этеп-төртеп киредән алачыкка керергә мәҗбүр иттеләр. Берсе мылтыгын терәп: “Селкенмә!” – дип җикеренде, икенчесе телефоннан кемгәдер шалтыратырга тотынды. Бик яман ачуы чыккан әзмәвернең берсе Айсылуга таныш кебек тоелды. Нариман белән янәшә күргән иде ул аны. Димәк, котылу юк, бу ике әзмәвер – аның кешеләре, Нариман алардан ничек булса да котылу җаен карар. Кыз кадерле төенчеген күкрәгенә кысты. Ул арада әзмәверләр үзара талаша башладылар. Айсылу сүз сөрешләреннән аңлады: болар белән Нариман арасында ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыккан. Егетләрнең ачулары яман иде, алар Айсылу белән бала хакында онытып та җибәрделәр шикелле. Әллә... уңайлы вакыт табып качаргамы? Идрис абыйсы да көтә торгандыр. Айсылу зур өмет белән ишеккә күз ташлады. Нигәдер күңеле шомланды, әллә Идрис абыйсын... Юк-юк, начар уйларга кирәкмәс, качып торадыр, бәлки?

Тегеләр һаман бәхәсләшәләр:

– Берсен расходка җибәрдек, бусын да...

– Юк дидем бит инде мин сиңа! Аңла, безгә беркем дә акча түләргә җыенмый! Син теләсәң нишлә, әмма мин китәм!

– Ә боларны нишләтәбез? Сатачак бит бу безне!

– Тыңла, тварь! – дип Айсылуга төбәлде берсе. – Исән калганыңа сөен дә телеңне авызыңда тот! Авызыңны ачасың икән, мин сине җир астыннан да эзләп табам, аңладыңмы?

Гайшәне күкрәгенә кыскан Айсылуның авыз ачып сүз әйтерлек хәле калмаган иде, ул башын гына какты. Бизгәк тоткан кебек калтырап утырган кызның калган гомерендә беркемгә берни дә әйтмәячәген аңлаган әзмәверләр тыныч күңел белән алачыктан чыгып киттеләр. Айсылу ачык калган ишектән күрде: аларны ниндидер адәмнәр җиргә бәреп еккан, әнә, хәзер кулларын бәйлиләр. Монда калудан мәгънә юк, качарга кирәк иде. Алачыкның кечкенә тәрәзәсеннән чыгып качканда артына борылып караса, Айсылу әтисен күргән һәм бу газаплардан котылган да булыр иде. Андый чакта нидер уйлап буламы? Кыз алачыкның кечкенә тәрәзәсеннән бер генә сикерде. Әйтерсең лә гомере буе тәрәзә аша йөргән! Кулында Гайшә дә бар бит әле!

Агачлар битенә бәрелеп, тырнап бетергәнне дә тоймады ул. Тәмам хәлдән тайганчы йөгерде дә йөгерде. Урманнан чыкканына да байтак вакыт узды. Гайшә елый башлагач кына туктады ул, аңа кушылып, үзе дә әрнеп елый-елый җиргә тәгәрәде. Тагын кайчанга кадәр качарга, куркып яшәргә туры килер? Түземлеге кайчанга кадәр җитәр? “Нигә ярдәм итмисез? Нигә миңа юл күрсәтмисез?” – дип үпкәләде кыз, күктә чекрәеп торган йолдызларга карап. Шул вакыт бер якты йолдыз янып-сүнеп алды. Айсылуның колагына әнисе: “Тор, кызым, син көчле бит, көчле”, – дип пышылдагандай булды. Әнисенең хәтта сулышын тойган кебек булган кыз үзе дә сизмәстән торып утырды, моны ниндидер билге итеп кабул итте. Ул ара булмады, йолдыз күктә бик якты эз калдырып атылды. Ни булса да булыр дип, ул йолдыз атылган якка карап китте. Әллә күктәге билгесез зат кызның үпкәсен ишетте, әллә ярдәм итәселәре килде, йолдыз атылган эз тиз генә сүнмәде, озак яктыртып торган кебек булды. Аңа карап барды да барды кыз...

Гайшә генә түгел, Айсылу үзе дә яшәү белән үлем арасында. Күпме барды, белми... Иксез-чиксез нинди кыр бу? Тукта, колагына урман шавы керде. Урман тирәли әйләнеп йөриме икәнни? Димәк, урман ерак түгел. Рәхмәт сезгә, йолдызлар! Урманга юл күрсәткәнегез өчен. Анда керсә, исән калачаклар, урман яшерер аларны. Шул вакыт аның колагына кешеләр сөйләшкәне, кайсыныңдыр: “Карале, кемдер бар түгелме соң?” – дигәне ишетелде. Айсылу соңгы көчен җыеп: “Ярдәм итегез!” – дип кычкырды да аңын җуеп җиргә егылды. Соңгы минутта Гайшәне кемнеңдер кулына бирергә дә өлгерде үзе...      

***

Ниндидер билгесез кешеләр Нариманның башына капчык кидерттеләр дә этеп-төртеп машинага утырттылар. Моңарчы үзен бик көчле, гайрәтле итеп тойган Нариман чын куркакка әйләнде дә калды. Бугаздан чыккан тавышы да нечкәрде. Зөлфиянең әтисе аның эзенә төшкәнен аңлады ул. Шулай да, күңеленең бер почмагында: “Бәлк,и алар түгелдер, бәлки, үтермәсләр, бәлки, исән калырмын”, – дигән өмет уты пыскый иде әле. Ул инде үзен кем янына алып баруларын чамалый, нинди җәза көткәнен дә аңлый. Шул казанда кайнаган, “казан астына утын яккан” кеше буларак, үзен ни көткәнен сизенә. Кеше җанын кыю – бер нәрсә, үз җаның бик кадерле бит, һай, ничек кадерле ул җан дигәнең!

Башындагы капчыкны салдыргач, Нариман баштарак якты утка карый алмады. Күзен яхшылабрак ачкач, каршында басып торган Зөлфиянең әтисен күреп, аның аяк астына егылды. Елый-елый бер-берсенә бәйләнмәгән сүзләр сөйләде. Читтән карап торган кешегә бик җирәнгеч тоела иде бу күренеш. Давыт та түзә алмады, бар көченә Нариманны типкәли башлады. Кырыйда басып торучылар кымшанмый да бу күренешне күзәтте. Арыганчы типкәләгәннән соң: “Машинага алып чыгып салыгыз!” – дигән фәрман яңгырады. Үзен үтерүләреннән куркып, Нариман кабат шыңшый башлады: “Үтермәгез, күмгән урынын күрсәтәм...”

“Айсылуны сатсам, мине исән калдырырлар”, дигән өмет белән, шыбыр-шыбыр яуган көзге яңгыр астында берүзе чокыр казыган “эт”не беркем дә кызганмады.

– Зөлфия игез балалар көтә иде, баланың берсе кая?! – дип илерде Давыт.

– Үтермә мине! Барысын да әйтәм... Аны Айсылу Борһанова дигән кыз урлады.

– Ах, әле сез икәүләшеп минем кызымны үтердегезме? Кем ул? Кайда туган? Кайда яши?

– Беркем түгел. Аңгыра бер авыл сарыгы! Әнә, авылы монда гына, бераз барсаң, күренә! Әмма сез аны миннән башка таба алмассыз. Сезгә мин исән булу кирәк. Хәзер ул бала белән урманда качып ята. Урман бик зур, тиз генә таба алмаячаксыз. Ә мин аның кайда качып ятканын беләм.

– Беләсең?! Мә, ал инде алайса!..

Давыт, каерылып, бар көченә Нариманның башына көрәк белән орды.

Төнге “кунаклар” ана белән баланы  алып, машиналарына утырып китеп тә бардылар. Чокыр янында Нариманның җансыз гәүдәсе берүзе  ятып калды. Хәер, берүзе генә түгел икән, урман ягыннан килгән бер көтү кыргый эт ач һәм аларның борынына “ит” исе кергән иде...

***

Айсылуның колагына хатын-кызлар сөйләшкән тавыш ишетелде. Шулай да ул күзләрен ачмады, аңына килгәнен сиздермәскә тырышып, бераз сөйләшкәннәрен тыңлап ятты.

– Бик матур бала, әнисе дә чибәр. Качкыннар инде болар, киемнәре ертылып беткән, битләре тырналган... Кемнән качтылар икән?

– Аңына килгәч, үзеннән сорарбыз. Рәхәтлектән качмагандыр. Менә син нигә качып йөрисең?

Тегесе эндәшмәде.

– Менә шул-шул. Әйтәсең килми... Бу да үзенекен үзе генә беләдер, мескен. Ничек кенә булмасын, мин аңа булышачакмын.

– Ничек итеп? Синең үзеңә ярдәм кирәк бит әле!

– Моның хәле минекеннән яманга охшаган...

“Боларга ышанырга була икән”, – дип, Айсылу күзләрен ачты. Беренче сүзе: “Балам!..” – булды.

Ике хатын тиз генә Айсылу янына килделәр.

– Күзеңне ачтыңмы? Менә яхшы булган! Тереләсең болай булгач, тереләсең.

– Балаңны ашаттык, эчерттек, аның өчен борчылма, ул хәзергә йоклый. Син генә куркыттың, бигрәкләр дә каты яттың инде. Бер атна йокладың бит.

– Бер атна... – дип ыңгырашты Айсылу. Үзенең битеннән кайнар күз яше акты.

– Ничава, яшь кеше тиз терелә. Өч көннән аякка бастырабыз сине, Аллаһ теләсә.

– Сез кемнәр? Мин кайда? Монда нишлисез?

– Чү, кызым! Башта терел әле, аннан соң бер-беребездән сорау алырбыз, яме. Ят тыныч кына, менә, кызыңны да яныңа салабыз. Ә хәзер менә бу үлән шулпасын ахыргача эчеп бетерәсең дә төренеп ятасың.

Сәвия әби белән Гөлнисаның тырышлыгы бушка китмәде, Айсылу бик тиз аякка басты. Күңелләр ачылды, сер төенчекләре чишелде. Башта Айсылуны сөйләттеләр. Аны сабыр гына тыңладылар. Ахырдан Сәвия әби: “Берни яшермичә сөйләвең өчен рәхмәт, кызым. Мин инде баланың синеке түгеллеген күргәч тә аңлаган идем. Бала бөтенләй икенче төрле, асыл заттан булырга охшаган. Турысын әйткәнгә ачуланма, кызым, киләчәктә бу бала белән бик күпне күрергә туры киләчәк әле сиңа. Әгәр дә шуларга түзсәң, азактан бәхет ишеләчәк үзеңә, – дип, Айсылуның тарихына нокта куйды.

Гөлнисаның тарихы кыска булды. Бер банкта баш хисапчы булып эшләгән. Җитәкчесе башта – сүз, аннан соң күз аткан. Төрлечә үзенә каратырга тырышып та, берни дә барып чыкмагач, кыз нык торып, бирешмәгәч, аны зур суммада акча үзләштерүдә гаепле итеп калдырган. Банкның юристы да иңбашларын гына селкеткән, янәсе, утырып чыгасың инде. Гөлнисаның “төрмә” сүзеннән коты очкан, шәһәрдән үк чыгып качкан. Адашып йөри торгач, Сәвия әби яшәгән урынга килеп чыккан. Менә ярты ел инде әби белән бергә исән калу өчен тырышып ятулары икән. Ни өчен моңарчы әбигә берни сөйләмәгәнме? Сәбәбе гади: куркуы көчле булган!

Сәвия әби исә монда иң озак яшәүче кеше булып чыкты. Казалы булуына бер ел тулган инде.

– Кара риелторга эләгеп, фатирсыз калгач, балалар үзләренә алып кайттылар, көн саен бик каты сүктеләр. Шуларга ачу итеп өйдән чыгып киткән идем. Йөри торгач, кесәмдәге акча бетеп китте. Гөмбә, җиләк җыеп сата торган бер хатынга ияреп, урманга йөри башладым. Соңгы килүемдә адаштым. Юл эзләп йөри торгач, шушында килеп чыктым. Монда яшәргә була, кыш көне дә салкын түгел. Якында гына чишмә бар. Утын инде өскә аварга тора. Бу вагонда бик күпләр яшәгән инде. Һәрберсеннән нәрсә булса да калган. Мин монда урнашканда: “Аучылар базасы түгелме икән?” – дип шикләнгән дә идем. Азык-төлек, консерва, шырпы-тоз кебек нәрсәләр мулдан монда. Әлегә кадәр бер кеше дә килеп чыкмагач, тынычландым. Балаң ныгыганчы монда яши аласың. Калам дисәң, үзең хәл ит. Монда беркемгә дә куркыныч янамый. Бик куе урын бу, кеше аяк басмый, – диде Сәвия әби.

Ни Гөлниса, ни Сәвия әби шәһәрнең үзләре яшәгән урыннан бик ерак булмавы хакында әйтмәделәр. Хәер, алар бу хакта үзләре дә күптән түгел генә белеп, бик шатланганнар иде. Айсылуны очратулары да шул ук көнгә туры килде. Тирә-як законсыз ясалган чүплек белән уратып диярлек алынганга, кеше аяк басмаган урман кырыен яшь агачлар басып киткән, бу урын ел саен куерган һәм онытылган урынга әйләнгән иде. Шәһәрнең якын булуы икесенең дә күңелләрен кузгатты. Алачык хуҗалары әлегә Айсылуга бөтен серне ачмаска булдылар. Бераз ныгысыннар әле, көч җыйсыннар...

Айсылу калырга булды. Хәер, кая бара ала инде ул? Әмма монда озак яшәп тә булмый. Бала үсәчәк, аны Маугли хәлендә тотып булмас. Баланың бакчага йөрисе, мәктәптә укыйсы бар. Иң зур хәсрәте: Айсылуның бернинди киеме, документы юк. Әтисе алып килгән сумкада – алачыкта калды. Өстенә җәйге күлмәк киеп чыгып киткән кеше бит ул, хәзер ни туры килсә, шуны киеп йөри. Тиздән кыш җитәр. Кышны монда үткәрми чарасы булмас инде. Ничек кенә авыл белән элемтәгә керергә?.. Сөйләшүләренә караганда, Идрис абыйсын теге кабахәтләр юк иттеләр, гәүдәсен генә җиргә иңдерә алмады. Айсылуның күзләре яшьләнде. Нинди яхшы кеше аны яклап харап булды. Киләчәген күпме генә гоманласа да, кыз очына-кырыена чыга алмады. “Гайшә балакаем, әниеңнең васыятен үти алсам ярар иде, үстерә алсам иде сине кешеләрчә. Әниең исән булса, болай кагылып-сугылып йөрер идеңмени? Җылы өйдә, әниеңнең күкрәк сөтен имеп, җәйрәп ятар идең. Рәхәтләнеп назлый да алмады бит сине Айсылу апаң. Нигә сиңа мондый газаплар?!” – дип эченнән генә әрнеде. Үзенең дә нинди гөнаһы бар икән? “Әти” дип әйтергә тилмереп үсте, әнисе вакытсыз гүргә керде, инде менә үзе... Аңа 25 яшь, ул инде адәм ышанмаслык вакыйгаларның уртасында кайный, чәчләре дә агарып бетте. Сәвия әбисе дә ышанмады, “буяткансыңдыр” дип әллә ничә тапкыр тотып карагач кына инанды. Әллә бу сынаулар Айсылуны кисәтү өчен җибәрелдеме икән? Чыныксын, тормышка яраклашсын, бәхетенә юлны авырлыклар аша салсын дип җибәрәме күктәге Зат? Шулайдыр, түз Айсылу, Аңа тел-теш тидерә күрмә берүк.

Вагон эчендә җылы. Мичтә янган утыннан сүрән генә булса да ут яктысы төшә. Айсылу мес-мес килеп йоклаган сабыйның өстен рәтләп, битләреннән сыйпап куйды. Сөбханалла, тыныч бала үзе, асты юешләнсә дә еламый, юк-барга да борчымый. Бервакыт төнлә уянып китеп Гайшәгә күз салса, бала уянган, бик игътибар белән бармакларын карап ята. Моны күргәч, йөрәге сыкрап, төне буе әрнеп чыкты Айсылу. И бала, туганнан бирле ниләр генә күрмәдең инде. Әле ярый, әниеңнең соңгы сүзләре чынга ашар кебек, ярыйсы гына үсеп киләсең, гомерең озын булыр...

Әй язмыш! Кайларда гына йөртмисең адәм баласын! Тормышның нинди генә мизгелләрен күрсәтмисең! Айсылу кайчан да булса бервакыт мондый хәлдә калырмын дип уйлаган идеме? Берәрсе: “Син шул җирдә шундый хәлдә калачаксың”, – дисә, әйтүчедән “җүләр” дип кычкырып көлгән булыр иде. Үз башыңа төшмәсә, берни дә аңламыйсың, сөйләсәләр дә ышанмыйсың икән ул. Дөньяда шушы дәрәҗәдә авырлыклар күреп яшәүчеләр, иң начар шартларда җан асраучылар бар дип, берәр кеше уйлыймы икән? Юктыр, Айсылу уйлый идеме? Бомжлар хакында сөйләсәләр: “Һәркемнең үз язмышы үз кулында, үзләре сайлаган язмыш, нигә аларны кызганырга”, – дип кенә җибәрә иде. Ничек ялгышкан ул! Алай түгел икән шул, синең язмышың башкалар кулында калып, язмышыңны башка берәү бозарга мөмкин икән ләбаса! Менә, Гайшә белән икесе Нариманнан качып йөриләр. Кайчанга кадәр барыр бу мәче-тычкан уены?

Күпме генә җылы булмасын, вагондагыларның күңелләре тыныч түгел. Бәхетсезлек берләштергән өч хатынны да бер нәрсә борчый: аларга ничек тә ярый, бала нишләр? Нишләргә соң? Дөньяда күпне күргән Сәвия әби: “Баланы алып халык арасына чыгар идем, барып җитсәм дә, нәрсә кыра алам инде? Полициягә дә барып булмый. Сөйләгәнгә ышанмаслар, “бала урлагансың” дип утыртып куярлар, монысын булдырырлар. Фатирсыз калган өчен балалар талап үтерә яздылар. Бала белән аларга кайтып төшсәм, бәреп үтерерләр”, – ди. Тагын уйга калалар. Бераздан әби Айсылуны яңадан сөйләтә. Ахыргача игътибар белән тыңлаганнан соң: “Юк, сине җибәреп булмый. Авырлы хатынның өстеннән машина белән чыгып киткән кешегә берничек тә ышанып булмый. Эзләп тапса, тучны бетерәчәк сезне”, – дип кулын селти. Тагын нишләргә дип баш ваталар. Шундый көннәрнең берсендә Айсылу зур өмет белән: “Гөлниса! Дөрес аңлаган булсам, сине беркем дә судка бирмәгән бит. Бәлки, җитәкчең сине куркыткан гынадыр? Азмыни андый очраклар? Әле син качып киткәч көлгәндер. Син бит акча урламаган, махинацияле документка кул куймагансың. Әллә шәһәргә кайтып карыйсыңмы? Сине беркем эзләми, эзәрлекләми”, – дип Гөлнисаны тинтерәтә башлады. Бу фикерне Сәвия әби дә күтәреп алды.

Озын-озак фикерләшкәннән соң, Гөлниса кайтып килергә ризалашты. Аны Сәвия әби озата барырга булды. Кем нинди телефон номерын хәтерли, барысын да ятлады Гөлниса. Язарга ярамый, кем белгән әле булачак хәлләрне, саклану кирәк. Алда ни көткәнен белмәгәнгә, барысы да борчылды. Гөлнисаны дошман ягына баручы диверсант кебек әзерләүләреннән көлешеп тә алдылар. Шулай итеп, “разведчик”ны ике көн әзерләделәр. Киттеләр... Айсылуның Гөлниса өчен куркудан йөрәге сызды. Шәһәргә кайткач, аның белән берәр нәрсә килеп чыкса, гомере буе үкенеп яшәячәген аңлый иде ул. Тәвәккәлләмичә дә булмый.

Ике качкын урман читенә чыгып җиткәннәрен сизми дә калдылар. Чүплеккә җитәрәк Сәвия әби туктады. Күпне күргән әби әллә Гөлнисага ышанып бетми идеме, кызны: “Кара аны, Гөлниса, алдап китәргә уйлама. Сине монда сабый бала көтә, аны уйла. Вәгъдә – иман, диләр. Онытма! Өч көннән соң кабат каршыңа килермен. Мөмкинлек булса, Айсылуга кием-салым алып кил,” – дип озатып калды. Икесенең дә күңелендә ниндидер олы бер хис уянган, шул хис аларны яхшы гамәл кылырга, ярдәмгә мохтаҗ сабыйга булышырга өнди, көч бирә иде. Бу гамәлдән аларга берәр файда буламы-юкмы, монысында аларның эшләре юк, бу хакта уйламыйлар да иде.

 

((дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/ay-syluy-4)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ник куймыйсыз инде дэвамын?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Әкияткә ошый башлады.

      Хәзер укыйлар