Соңгы вакытта ирен еш күрә ул. Бүген дә уяныр алдыннан гына төшенә керде. Ире, аның яныннан торды да, кулына балта алып, бура бурый башлады...
– Әнием, уян, күзеңне ач, үлмә инде, әнием, үлмә. Безнең ашыйсы да килми, күзеңне генә ач, үлмә!
Айбулат селкеткәнгә уянып китте, күзләрен зур ачып, аптырап, янында утырган улына карап торды, аннан соң төш кенә күргәнлегенә шатланып куйды.
– Әти, нигә елыйсың?
Айбулат ышанмыйча күзләрен тотып карады. Чыннан да, күз төпләре яшьләнгән икән. Ул, елмаеп, бер кулы белән улын кочты.
– Әбиеңне төшемдә күрдем.
– Әти, миңа да күрсәт әле әбине, – диде 3 яшьлек улы Раил.
– Күрсәтеп булса икән, улым.
– Ә нигә еладың?
– Сорама, тиз картаерсың.
Айбулат, урыныннан торып, әнисенең кияүгә чыкканда Куакбаштан алып килгән сандыгы янына чүгәләде. Заманында матур итеп бизәкләп ясаганнар үзен. Ялтырап торган калайлар белән кагылган. Зәңгәр сандыкны әнисе үзе дә ярата иде. Айбулат сандык төбеннән сөлгегә уралган төргәкне алып өстәлгә куйды да сак кына ачып кулына алды.
– Мин беләм, бу ипине әбием Әлмәттән алып кайткан.
– Әйе, улым, ул чагында Салават абыең кадәр генә идем. Менә бу сөлгене бабай сугышка кадәр Чирмешән Сабан туенда көрәшеп алган. Күрәсеңме, нинди матур. Әнә бизәкләрен ничек чиккәннәр, – дип күрсәтте ул ипи төргән сөлгене.
Тышта ап-ак кар ята, зәмһәрир салкын. Нәкъ илле бишнең февралендәге сыман кояш офыктагы кызгылт томанга килеп кергән. Күрше йортларның морҗасыннан ургылып-ургылып төтен чыга.
...Шәмсенур, Айбулатның әнисе, киез итекләрен киеп, малларга азык салырга җыена иде.
– Кызым, әйдә, син дә киен, каян печән саласын күрсәтермен, – диде ул 16 яшьлек олы кызына, – иртәгә караңгыдан китәсе.
Малларга су эчертеп, абзарга ябып куйганда, улы Расих ат җигеп кайтып керде. Атны тугарып, алдына печән салып, җылы сарайга урнаштыргач, Шәмсенур, чана үрәчәсенә таянып, күңеленнән юлга алырга тиешле әйберләрне барлады. «Әз булса да, солысы бар. Һәммәсе урынында кебек», – дип уйланып торганда, күрше хатыны Гөлҗамалның тавышы сискәндерде.
– Уйга калдыңмы?
– Менә, юлга хәстәрләнәм, Гөлҗамал абыстай.
– Көннәр генә, раббым, матур булсын.
– Исән-сау барып кайтсак, ай ярым, ике айга җиткерер идек. Теге юлы алып кайтканым да бәрәкәтле булды.
– Чәй-фәлән очрамасмы дип, акча керткән идем, Шәмсенур.
– Туры килсә алырмын, Гөлҗамал абыстай.
Гөлҗамал чүпрәккә бәйләп тоткан акчасын Шәмсенурга сузды.
– Ун тәңкә, сәдакага килгән ие.
– Алланың рәхмәте, халык онытмый үзеңне.
– Җанында иман булган кеше, Шәмсенур, гомерлеккә игелекле. Ирләребез исән булса, алты яшь балаңны калдырып, илле чакрым арага син барыр идеңмени ипигә.
– Илаһым бер, үзебез исән-сау булыйк. Сөләйманым үлгәнгә дә ике ел узды, – дип көрсенеп куйды Шәмсенур.
– Ул да шул, сугыштан кайтканнан бирле исәнлеккә туймыйча тәки гуспитәлдә калды, мәрхүм, – диде Гөлҗамал абыстай.
– Әйтә торган ие. Сугышның тәмугыннан узганнар озак яшәмәсләр, дия торган ие. Чыннан да шулай. Синеке кайтып, бер ел да узмады, үлде. Наһарның – өч, Минҗамалның – минекеннән бер ел алда, – дип тезеп китте Шәмсенур.
– Син, ичмаса, аз булса да яшәп калдың.
– Кешенеке кештәктә, үзеңнеке йөрәктә, диләр. Гуспителеннән кайтты да китте, кайтты да китте. Мәрхүмкәем, соңгы тапкыр Чирмешәнгә самолетка илтә барганда: «Башка балаларыңны үз итеп, Айбулатны шук диеп кыерсыта күрмә. Ул үзеңә охшаган, мәрхәмәтле, йомшак бәгырьле», – диде.
Ике күрше моң-зарларын сөйләшкән арада, күк гөмбәзе зәңгәрсу караланып, төн төшә башлады. Һавада йолдызлар калкып чыкты. Гөлҗамал абыстай күршесенә хәерле юл теләп чыгып китте.
Шәмсенур самовар куеп, алты баласы белән сукыр лампа яктысында мичкә тәгәрәткән бәрәңге ашап, чәй эчте дә, иртүк юлга чыгасын искә алып, балаларын йокларга салды. Дүрт кыз бала, гадәттәгечә, сәкегә әниләренең җылы кочагына елышты. Айбулат белән абыйсына урын җитмәгәнгә күрә, идәнгә җәя торган булсалар да, бу юлы ул, әрсезләнә-әрсезләнә әнисе янына ятарга сорады. Шәмсенур да, иренең әйткәнен исенә төшреп, Айбулатны янына салды.
Иртәнге 4 тә Шәмсенур торып чәй куйды, кичтән калган салкын ике бәрәңге белән тамагын ялгагач, балаларына карап торды. Алар, нарасыйлар, барысы бергә тезелешеп йоклап ята. Өсләренә ябылган фуфайка, юрганнарны рәтләп, һәрберсенең битеннән үбеп чыккач, Шәмсенур, иң олы кызы Гөлсинәне уятып, ниләр эшләргә икәнен өйрәткәннән соң, юлга кузгалды. Бүре-фәлән килеп чыкса дип, фонарен кабызып алдына куйды. Ул аны, һәрхәлдә, бүредән куркудан түгел, юлда иптәш булыр өчен ала торган иде. Толыпка төренеп утыргач, мылтыгы белән тула оек балтырындагы акчасын капшап карагач, бисмилласын әйтеп, дилбегәне какты. Акбәкәл җиңел генә атлап китте. Авылдан чыккач, ат үзе юырта башлады. Тирә-якта тып-тын. Һавада йолдызлар җемелди. Шәмсенур йолдызларга игътибар иткәндә һәрвакыт гаҗәпләнеп, исе китеп карый. Каядыр еракта, кеше акылы белән дә үлчи алырлык булмаган ераклыкта бардыр, бәлки, безнең кебек җан ияләре. Анда да шулай ачлы-туклы яшәп газапланалар микән?
Шәмсенур, ат пошкырганга уйларыннан арынып, мылтыгын тоткан килеш караңгылыкка текәлеп, колак салды. Тын. Акбәкәл әкрен генә юыртуын белә. Шәмсенур, мылтыгын кочаклый төшеп, хатирәләргә бирелде.
Соңгы вакытта ирен еш күрә ул. Бүген дә уяныр алдыннан гына төшенә керде. Икесе дә Куакбаш тавы башында утыралар икән. Шәмсенур бала чагыннан ук ярата иде Чишмә тавын. Тауның итәгеннән генә Бадрак ягыннан агып төшкән елга уза. Шәмсенурларның өе Садыйк бабасының мәдрәсәсе белән янәшә. Имеш, мәдрәсәнең өстендә ниндидер нур балкый. Ире, аның яныннан торды да, кулына балта алып, бура бурый башлады.
«Яхшыга булсын, илаһым», – дип уйлап куйды ул. Куакбаш сулары, Куакбаш җирләреннән аерылганына да егерме ел вакыт узды. Күпме гомер агып киткән, күпме шатлык, күпме хәсрәт, ә бәхетле булмады. Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла, җил алсын күңелдән. Нинди көферлек уйлап барам. Алты балам бар, барысы да, Аллага шөкер, исән-саулар. Бәхет түгелмени бу? Раббым, үземне, балалларымны яман сырхаулардан сакла. Үсеп җитәрләр дә менә дигән кеше булырлар. Күкташ нәселендә юлдан язган әшәке кешеләр булмады, ә тирә-якта укымышлы, мулла, хәзрәт, ахун булулары белән дан тоттылар. Булган туганнары Куакбаш, Чәчеле якларында калдылар, тик аның ризыгы гына, күрәсең, монда булган. Хәзер аңа Куакбаш түгел, Почма якынрак.
Килеп биш ел тордымы, фин сугышы башланды. Шул сугышка киткән Сөләйманы кырык өчнең ахырында бер күзе сукыраеп, таякка таянып кайтып керде. Аннары вафат булганчыга кадәр госпиталь дә госпиталь. Үлгән чагында бер кашык су бирергә янында кеше дә булмаган дип әрни иде Шәмсенур. Үткән бөтен гомере дә аның шулай гел авыр, әрнүле уза иде.
(Дәвамы: Әни төсе (syuyumbike.ru))
Фото: Маликова Л.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Уф аллакае Тында алмый укып чыктым,исэн йорсен,балалары халкына Аллаhым сакласын узен,Эмин.
0
0