Логотип
Проза

Әни төсе-2

Ул, атын туктатып, як-яктан таныш урын, таныш билгеләр эзләсә дә, ак буран эченнән күңелгә җылы керерлек берни тапмады...

Дәвамы. Башы: Әнием төсе (syuyumbike.ru)

Шәмсенур хатирәләргә бирелеп бара-бара, сызылып таң атканын шәйләмирәк калды. Зәңгәрсу-кызгылт яктылык күңелгә җан кертте, бертөрле ямь өстәде. Җырлыйсы килеп куйды.

Шәмсенурның тавышы искиткеч моңлы иде. Печән өстендә ул җырлаганда дистәләгән чалгычылар туктый, аланлык өстендәге шаян көлке сүзләр тына, олысы-кечесе сихерләнгән сыман хәйран калып, бу якларда бер дә яңгырамаган борынгы җырларның сагышлы моңын тыңлыйлар иде. Ул үзәк өзгеч моң, ул аһәң аның йөрәгеннән генә түгел, әллә каян, җанының ерак серле бер почмагыннан челтерәп чыга, үзәкне өздерә.

Кыз чагында аны Казаннан җырчы булырга сорап килгәннәр иде дә бит, мәрхүм әнисе җибәрмәде. Ул җырлаган көйләрне Айбулаты тыңларга ярата. Җырга һәвәслеге булганга күрә, Шушма базарында тальян тавышын ишетеп, гармун сорап елаган улына җиләк саткан акчасына ике дә уйлап тормый гармун алып бирде. Авылда кем генә ачуланмады шуның өчен. «Ымсынып калмасын, өйрәнергә теләге булгач, өйрәнсен, җырларны тиз ота», – диде Шәмсенур.

Ул, Шушма базарыннан гармун алганын күзаллап, елмаеп куйды да тальян гармунга кушылгандай:

«Фитфелләүдә качы,
Фи кяфифә, фи кодрәте белән киселә.
Газиз генә җаным, шәриф тәнем
Синең өчен генә өзелә
», –
дип җырлап җибәрде. Кияүгә чыгып, авылыннан киткәндә, Чыршылы ягындагы тау итәгенә утырып соңгы тапкыр авылына карап җырлаган җыры да шушы булды. Үзе җырлады, ә моңсу күзләреннән энҗе-энҗе яшь бөртекләре тәгәрәде. Ни өчен моңланды Шәмсенур? Язмышы еракларга алып китеп баргангамы? Яшьлеге, туган ягы белән хушлашкангамы?  «Бигрәк җан өздергеч җырлыйсың, иркәм, бәхетең булса ярар иде», –  диде шул вакытта күз яшьләрен тыеп бәләкәй абыйсы. Атлар капыл гына чаптырып китеп барды, абыйсы күздән югалганчы озатып калды. Сугышка китәр алдыннан бәләкәй абыйсы килеп күрде үзен, әмма сугыштан әйләнеп кайтмады. Кайсы илләрдә, кайсы җирләрдә ятып калды икән, мәрхүм.

Кичү авылына барып җиткәч, Шәмсенур, атын бераз ял иттерергә дип, күптәнге танышлары Василий абзыйларына керде. Тамак ялгап, чәй эчкәннән соң кузгалды. Олы юлга чыккач, Акбәкәл дә җиңелрәк юыртты. Кибетләр ябылганчы өлгермәмме дип, үзе дә куа төште.

Булган акчасына ипи, чәйләр алып, Мәйсәрә апаларында кунып, икенче төннең иртәнге ягыннан кайтырга чыкты. Кичтән көйсезләнә башлаган һава иртәнге якка җиңелчә генә буранлап җибәрде. Әлмәттән ерагая барган саен, каршыга атлылар сирәгрәк очрады. Буран көчәя барды. Каршыга искән җил йөк тирәли бөтерелде, битләрне чеметтереп, күзләрне ачарга бирмәде. Акбәкәл, мышный-мышный алга атлап, тирләп чыкты. Нагорный авылыннан бер чакрым ара узгач, ат кинәт туктады. Акбәкәлнең шулай ял итеп ала торган гадәтен белгәнгә күрә, арыгандыр, малкаем, дип, Шәмсенур чанасыннан төшеп, камыт, ыңгырчакларны караштырды.

Кичүгә җиткәч, ял итәргә кабат Василий абзыйларына тукталды. Карт белән карчык ашап утыралар иде. Өстәлдә, тәмле хуш ис чыгарып, чуен чүлмәк белән кәбестә ашы тора. 

– Раздевайся, Шамсинур, щи будем кушать, – диде Василий абзый.

– Какой буран, какой буран, – дип аһылдады карчыгы.

– Ыжгыр буран, Вера апа, начар буран. Акбәкәл устал, лошадканы әйтәм. Чичас раздену лошадканы да приду.
Шәмсенур Акбәкәлне тугарып су эчергәч, алдына кырып-себереп капчык төбендә калган солыны салды, бераз печән куйды да өйгә керде.

Өстәлгә Әлмәт күчтәнәчләрен чыгарып тезгәч, кинәт кенә ашыйсы килүе бетте дә куйды. Тамагына ризык узмады. Күз алдына балаларының ачлыктан сулган йөзләре, моңсу күзләре килеп басты. «Нишләп яталар икән, бәбкәләрем. Бәрәңге булса да пешереп ашаганнармы, юкмы? Малларга азык салучы булды микән?»
Эченә бераз җылы кергәч, Шәмсенур кайтыр юлга җыена башлады. Карт белән карчык җибәрмәскә дип чат ябыштылар.

– Пропадешь, Шамсинур, детей сиротами оставишь, – дип ачуланды Василий карт.

Шәмсенур тезелешеп утырган алты баласын күз алдына китереп:

– Нельҗә, Василий абзый, Алла боерса, бог ярдәм итәр әле, – диде, шәлен рәтләп. – Там балаларга кушать надо, хлеба нету. Алар мамаларын дүрт күз белән көтә. Жалкы бит. Кайтып җитәрмен әле, Ходай бирсә. Немношко отдыхал, спасибо.

Шәмсенур толыбын киеп, чанага менеп утырды.

– Ай, Шамсинур, улясен же. Оставайся. Смотри какая пурга! – дип өзгәләнде карт. Шәмсенур моңсу гына елмаеп хушлашты да капкадан чыгып китте. Олы юлда берәүнең чана юлы сизелә иде. Ләкин үз авылларына таба борылгач, юл начарланды, ат бата-чума көч-хәл белән атлый башлады. Буран котырганнан-котыра барды. Кичүдән соң ун-унике чакрым ара узгач, тирән карны ярып барудан хәлсезләнгән Акбәкәл туктап-туктап ял итә башлады. Атның арыганын күреп, Шәмсенур, җиңел булсын өчен чанадан төшеп, бераз ат артыннан җәяү атлады. Ә буран туктарга җыенмый да, киресенчә, куәтләнә генә барды. Шәмсенур эченнән генә догалар укый-укый, Ходайдан ярдәм сорады. Ниһаять, ат манма тиргә батып туктады. Дилбегәне күпме тарткалап караса да, Акбәкәл кузгалмады.

Ашатырга печән генә дә калмады ичмаса дип кайгыга батып утырганда, башына бер уй килде. Ул капчыгыннан бер буханка ипине алып, ат каршына килеп басты да кулыннан гына ашата башлады.

– Мә, малкаем, аша, аз булса да көч кереп китәр. Аша, аша, рәнҗеп бирмим, балаларым хакына, кайтыйк кына. Адаша күрмик, – дип, балаларын иркәләгән сыман, муеннарыннан сыйпады. Акбәкәл әйткәнне аңлагандай, ипине ашап бетергәч тә урыныннан кузгалды, ләкин 300–400 метр да узмады, туктап, колакларын шомрайтты. Атның нидер сизенгәнен күргәч, Шәмсенур мылтыгын алды. Бүреләр булмасын тагын дигән уй миеннән яшен тизлеге белән узды. Күп уйлап тормыйча, корылган мылтыгын алып кырыйга төзәп атып җибәрде дә тирә-якка колак салды. Тик җил генә котырына, башка берни ишетелми иде. Авырсынып булса да, капчыгыннан ипи алып, тагын атына ашатты. Акбәкәл урыныннан кузгалды. Шәмсенур чана артыннан бата-чума: «Э-э, малкай, күп калмады, түз инде», –  дип, атка эндәшкәләде. Шунда күңеленә кинәт ниндидер шом, вәсвәсә килеп керде. Әллә инде ялгыш юлдан киттек дигән уй узды. Ул, атын туктатып, як-яктан таныш урын, таныш билгеләр эзләсә дә, ак буран эченнән күңелгә җылы керерлек берни тапмады.

Аз-маз ара узгач, тагын бер буханка ипиен ашатты. Акбәкәл, Шәмсенурның хәлен аңлагандай, алга ыргылды. Ләкин озакка сузылмады, ат тәмам хәлдән таеп туктады.

– Йә, ләгыйнь, атла инде. Калса, 10–15 чакрым ара калгандыр. Төн булганчы кайтып җитик. – Ләкин ат шактый арыган, алҗыган иде. Шәмсенур, чана тирәли әйләнеп чыккач, капчыкка тыгылып ипи алды да сулкылдап елап җибәрде. Җаны, бәгыре, бөтен тәне белән елый иде ул. Елап тынычлангач, Шәмсенур, өч буханка ипиен Акбәкәлгә ашатканнан соң, чанага утырган килеш уйга калды.

– Йә Раббым, тәнемә сихәтлек, күңелемә түземлек бир. Дөрес юлдан адаштыра күрмә. Исән-сау кайтып җитсәм, Фатыйма түтигә сәдака биреп, Коръән укытыр идем. Дөньяда җыен денсез, нәҗес кешеләр булмаса, бу кырда утырыр идеммени?! Нәрсә дигән әле китапта, ахыр заман алдыннан җир йөзенә әҗүс-мәҗүс белән гыйбрәннәр чыгып, бөтен дөньяны корытып, һәлак итеп бетерерләр, дигәнме? Гыйбрән дигәннәре, күрәсең, әнә шул җыен Искәндәр кебек кабахәт җаннардыр. Иманнары камил булса, коммунист башлары белән шулкадәр мәрхәмәтсез кыланмаслар иде. Башында кәпле-кәлимә зиһен, акыл булган власть алты балага бирелгән пенсия акчасын акыртып заемга аламыни? Налог диеп, үзләренә дә ашарга булмаган ятимнәрнең соңгы ризыгын талаган бәндәләрдә нинди иман, нинди изгелек булсын! Башларына ат типмәгән булса, ирең германда сугышып үлде дип, ярдәм кулын сузар урында таларлар идемени? Алланың каһәре генә суксын, Микулай заманында да бу кадәр интекмәгәннәрдер. Балаларының өс-башы бөтен, тамагы тук булса, рәхәтләнеп өйдә утырыр иде. Нинди кәсафәтле минутларда юлга чыкты соң әле ул? Язмышымдыр, – дип уйлады Шәмсенур. Әле ярый үзе белән Айбулатын алмады. Шәмсенур кул арты белән битендәге күз яшьләрен сөртеп алды да дилбегәдән тартты. Акбәкәл пошкыра-пошкыра алга атлады. Бераздан урман күренде. Урман эчендә тынычрак, юл да яхшырак булыр, дип, Шәмсенурның эченә җылы йөгерде. Дүрт чакрым урманны чыккач, биш кенә кала. Насыйп булса, кайтып җитәрбез, дип фикер йөртте ул. 

Буран тына төшеп, җепшек кар ява башлаганын ул тоймады. Ат бөтенләй эштән чыкмасын дип, һаман чана артыннан атлады. Җәяү кайту эчкә йөгерә башлаган суыкны да куып җибәрде. Көч-хәл белән бер чакрым үтүгә, ат тагын хәлдән таеп туктады.

Капчык төбендә калган соңгы буханканы алып, Шәмсенур икенче капчыкны да чишеп җибәрде. Бер ипине култык астына кыстырып, икенчесен кулына тотып, Акбәкәл каршысына барып басты.

– Бөтен ипиемне ашап бетерәсең инде, малкай, балаларыма ни диярмен. Алар да ач бит.

Ат, аны аңлаган сыман, ипине кабарга ашыкмады. Ул җитди итеп хуҗасына карап тора иде. Әллә кар бөртекләре эреп, әллә чыннан дамы, Акбәкәлнең күзләрендә яшь бөртекләре ялтырап китте. Шәмсенур атның муеныннан кочаклап, нәни балаларны үгетләгәндәй пышылдады: «Син – акыллы хайван. Арыгансыңдыр, аңлыйм. Миңа да җиңел түгел. Кайтырга кирәк бит. Мине анда алты балам ут йотып көтәдер. Ике атна инде эчләренә бер валчык ипи кисәге дә кергәне юк. Мә, аша, исән-сау кайтарып кына җиткер».

Акбәкәл, авызлыгын чылтыратып, башын чайкап алды да, иренеп кенә ипине ашарга кереште. Шәмсенур, бугазына килеп утырган каты төерне йота алмыйча, атының маңгаеннан сыйпый-сыйпый, икмәкне ашатты.

– Йә, малкай, кузгалыйк, караңгы төшкәнче урманны чыгасы бар.

Акбәкәл тартылып куйды да авырсынып урыныннан кузгалды. Бераздан үрле җирләр китте... Шәмсенур таудан түбән төшкәндә – утырып, үргә каршы үзе чананы этеште. Уйларына бирелеп, буран басыла төшкәнне дә абайламый калды. Аның башында үз кайгысы, үз уйлары иде.

Күңеленнән колхоз председателен, авыл советындагы тагын әллә кемнәрне рәнҗеп искә алды. Каргады, каһәрләде. Урманны чыккач, юл тагын начарланды. Акбәкәл көрт өелгән урыннардан сикереп-сикереп алды да алҗуыннан тезләнде. Шәмсенур куркуыннан коелып төшсә дә, үзен тиз кулга алды. Ат янына килеп аякка басарга ярдәм итте, чанага барып ипи капчыгына тыгылды. Икенче капчыкның яртысына җиткән иде инде. Ул, ачуыннан чыбык алып, бер-ике тапкыр җиңелчә генә атка сукты. Тагын йөз илле, ике йөз метр чамасы узгач, Акбәкәл кычкырып кешнәп җибәрде. Бу аның тәмам хәлем бетте, бара алмыйм, диюе иде. Шәмсенур, печән эскерте юк микән дип, тирә-якка күз салды. Ап-ак чиксезлектән башка бернәрсә дә күренмәде. Ник бер җан иясе, ник бер аваз булсын. Юл кырыенда бары җәй көне яшен суккан каен гына басып тора. Ни өчендер Шәмсенур аны хәтерләми. Әнә шул яшен суккан каен аның күңеленә шөбһә салды. Эченә жу-у итеп әллә нинди салкынлык йөгерде.  «И Аллам, әллә инде адаштым, – дигән уй бөтен җанын куырып алды. – Акбәкәл ялгышмас», – дип тынычландырды үз-үзен.

Ат сусаганнан кар ашарга кереште. 

– И Раббым, өзмә ризыкларыңнан. Бир түземлек. Калдырма ялан урталарында. Үземне кызганмасаң, газиз балаларым хакына дип ялварам... – Шәмсенур эченнән сөйләнә-сөйләнә ике буханка ипиен Акбәкәл алдына куйды да, якын-тирәдә кеше-фәлән булып ишетмәсләрме дип, мылтыгын һавага төзәп атып җибәрде. Кайтаваз булып яңгырарга тиешле тавыш янында гына йотылды.

«Кайталмасак нишләрбез? Җан кисәкләремнең күзләре тәрәзәдәдер инде, – дип, Шәмсенур үзенең гаҗизлегеннән, ялгызлыгыннан, җаны әрнүдән елап җибәрде. – Нигә соң бер миңа гына шулхәтле газап та хәерчелек. Ни өчен кешеләр бер-берсенә явыз, игелексез, миһербансыз? Җыен йомыкый имансызлар рәхәттә яшәп, җаныңны әрнетеп утыр инде шунда. Булыр микән бу михнәтнең азагы?»

Күшеккән куллары белән ипиен кочып тоткан килеш тормышка рәнҗеп елый-елый йоклап киткәнен Шәмсенур сизми дә калды. Бераздан һавадагы болытлар таралып бетеп, күктә йолдызлар җемелди башлады. Усал салкын төшеп, сиздерми генә үзе дә арып хәлдән тайган Шәмсенурның толыбы астына үрмәләде.

Ярты төндә Акбәкәл авылга кайтып җитеп, иң кырый йортның капкасы төбенә туктады. Буханка ипиен кочаклап яткан Шәмсенур мәңге уянмаслык булып йокыга талган иде.

...Айбулат февраль аеның фаҗигале төнендә әнисе кочагыннан алган ипиен сөлгегә төреп сандыкка салды. Әнисе төсе итеп саклаган тальян гармунда уйнап җибәрде. Гармун телләре җанны тетрәндереп әллә үксеп-үксеп елыйлар, әллә үзәкне өздереп җырлыйлар иде.  

Фото: Л. Маликова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар