Логотип
Проза

«Американ» кодалар

Раушания үзенең тормышка ашмастай хыялга бирелгәнен аңлады. Җитмәсә, әти-әниләре ул хыялны икенче төрле кабул итте, күршеләре – өченче төрле, авылдашлары – дүртенче төрле...

Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/amerikan-kodalar

Авыл җирендә мәҗлескә әйтелгән вакыттан бер сәгатькә соңрак йөрү гадәте турында диңгез арты кунакларын кисәтүче булмаган, күрәсең. Егетләр сәгате-минутында килеп керделәр. Ярый әле Зәлифә киенеп өлгергән иде. Ире олы улы кайтарып ташлаган буйлы кыска ыштанын алыштырганчы, кунакларны үзе каршылый торды. 
– Исәнмесез! Рәхим итегез! – дип башлады ул күтәренке тавыш белән. – Бәй, Хәсән әфәнде килмәдемени?
– Юк, ул килә алмавына сездән гафу үтенде. Аның янына Әхсән картәтиләрнең шәҗәрәсен белгән тагын бер бабай әфәнде килде, – диде яшь Әхсән.  
– Хәсән әфәнденең туганнарын табасы килә, – дип ачыклады Ринат та.

Зур кунакның килмәвенә кәефе кырылса да, Зәлифә сер бирмәде.
– Ул туганлык җепләрен барлаучылар соңгы көннәрдә аеруча күбәйгәндер инде, – дип елмайган булды. – Әйдәгез, егетләр, түрдән үтегез. Хәзер хуҗа үзе дә чыгар. 

Чыннан да, озак көттерми хуҗа чыкты. Хатыны кушканча, Америка әләмен хәтерләткән кыска ыштанын яхшы чалбарына алыштырса да, өстенә аксыл күлмәген түгел, ә сайлау вакытында коммунистлар партиясенең бушка таратылган кызыл футболкасын кигән иде ул.  

Егетләрнең йөзеннән елмаю шәүләсе йөгереп үтте. Әмма тыйнаклык саклап, алар моны күрмәмешкә салышты. Ә менә хатыны белән парлап кереп җиткән күршесе Мәгъсүм киресенчә:
– Охо, күрше! Нәкъ сиңа дип үлчәп тегеп алып килгәннәр бит моны.  Рухташлары икәнеңне белгәннәр! – дип «элеп» алды.

 Кунаклар буш кул белән килмәгән иде. Бик мулдан булмаса да, авылдагы бердәнбер кибеттән күчтәнәч кыстырганнар. 
– Рәхмәт, үзебездәгесен ашаган бар, – диде Җәвит моңа карата. 

Әхсән җилкә сикертеп кенә куйса да, Ринат, җирле халыкның йола-гадәтен яхшы белгән кеше буларак, махсус күчтәнәч дип, диңгез артыннан килгән вискины чыгарып утыртты.
– Менә монысы бераз безнеңчәрәк булыр, авылдашлар!

Соңгы сүзгә басым ясап, Әхсәннең күзенә туры карап әйтте Җәвит. Тик тегесенең исе китмәде:
– Ие, ие, – диде голливуд елмаюын салып тормыйча гына.

Башта сөйләшү ялганмыйрак, мәҗлес башланмыйрак торды. Күбрәк Раушания чит илдәге гореф-гадәтләр, андагы мохит турында сораштырды. Теге вискидан соң чиста бодайдан куылган «үзебезнең зәм-зәм суы» чыгып кунаклагач кына калганнарның да телләре чишелде. Дөрес, Әхсән хәмер белән мавыкмавын, гомумән, эчәргә яратмавын сөйләп маташты. Әмма чыннан да моңа ышандыра алмаячагын аңлагач,  Ринат өйрәткәнчә тавыш-тынсыз гына «мухливать» итеп утыра башлады.  Җае чыккан саен Мәгъсүм Җәвитне кыздырып торса да, Зәлифә сөйләшүне җайлап, табынның түгәрәклеген саклап килде. Иренең әледән-әле әйләнеп кайтып, Әхсән байны каберендә борылып ятарлык итеп сүгәргә ачкан авызын оста яба торды ул. Инде табын шактый кызгач, сүзләр белән генә су өстәп торып булмасын аңлагач, кунакларны мунчага җибәрде. Үзе шул арада сусыз мунчада күршеләрен «юындырырга» кереште. 
– Ни кылануыгыз бу? Табынның ямен җибәрер өчен кердегезмени? 
– Ә без нишләгән әле? – дип аптыраган булды Мәгъсүм. 
– Сизми дип уйлыйсыңмы әллә? Керә-кергәннән бирле Җәвитне сугыштырмакчы буласың бит. Эт өсләткән кебек сөяк ташлап тик утырасың. Безгә Америка кияве килгәннән көнләштегезмени? Биш кызыгызны урнаштыра алмауга эчегез янамы?

Эче генә түгел, вискидан соң ике бите дә ут булып яна башлаган Мәгъсүм «биш кыз» диюгә күкерт кебек кабынып китте.

– Әһә! Күрдеңме, Сабира! Ышанмаган булган идең.  Әхсән байныкылар килен эзләп килгән дип әйттем бит. Зәлифә башкаларга сиздерми-белдерми генә үз кызын биреп җибәрергә җыена. Тик кем кызы Америкага китәчәк, карап карарбыз әле!

Табынны караштырып-барлаштырып йөргән Раушаниянең кулындагы чәнечке-калаклары берьюлы шалтырап идәнгә килеп төште.
– Ни сөйлисез сез?!

 Гомерендә беренче тапкыр мондый ызгыш-талашка шаһит булган кызның күзләре шардай түгәрәкләнгән иде. Тик аны бу мизгелдә ишетүче дә, күрүче дә булмады.

– Ходайга шөкер, кызларыбыз алма кебек: берсеннән-берсе чибәр. Үз җиребездә дә үз насыйпларын табарлар. Никах сәгатьләре сукса, бер минут та артык тормаслар. Ә сез чыдый алмасагыз әнә Америкага түгел, марсианга кияүгә биреп, Айга җибәрегез.

Сөйләшүнең тәмам икәнен аңлатып, Сабира урыныннан торды. Тагын әллә ниләр әйтергә җыенса да, ир кеше буларак ноктаны үзе куя алмый калудан куркып бугай, Мәгъсүм:
– Әйдә, хатын, әйдә! – дия-дия Сабираны читкә этеп диярлек, беренче булып ишектән чыгып китте.

Күршеләре артыннан шапылдап ябылган ишеккә карап, шактый исереп алган Җәвит сузып җибәрде:
– Ай югары, ай югары... Айга менәсем килә...

Әнә шулай диңгез артында булуына карамастан, бер генә илнең сәясәтенә дә кысылмый тормаган Америка ике арада койма да тотмаган күршеләр арасына килеп керде. 

Иртәгәсен инде бу хәбәр «авыл яңалыклары хит-парады»ның беренче баскычында тора иде. Шуңа да Раушания клубка чыкканда капка алдында ук егетләрне очратуына аптырамады. Алар белән Лилия – Мәгъсүмнең төпчек кызы да бар иде.
– Әхсәннең сиңа әйтер сүзе бар, – диде ул ахирәте янына килеп. – Сез сөйләшегез, ә без клубка киттек.

Алар Ринат белән җитәкләшеп китеп баргач, Әхсән этенә-төртенә сүз башлады. 
– Раушания! Син бик сөйкемле... Юк, матур. Юк, бик чибәр кыз... Һәм син миңа ошыйсың. Бик ошыйсың. Әмма син белергә тиеш: безнең мөнәсәбәтләр ары таба да дуслык юлыннан гына барачак. Минем яратышкан кызым бар.

Раушания кычкырып көлеп җибәрде.
– Тынычлан, Әхсән! Син миңа ошамыйсың. Мин сиңа кияүгә чыгарга атлыгып тормыйм.
– Ошамыйм? Ничек? Ник???

Һич кенә дә мондый җавап көтмәгән егет башына суккандай исәңгерәп калды. Раушания кунакны үпкәләтүдән куркып тиз генә сүзләрен дөресләргә кереште.
– Гафу ит, мин алай дип әйтергә теләмәгән идем. Минеке гел шулай, туп-турыдан туп пошел. Әни дә әрли. «Телең аркасында берәр башыңа сугып китәрләр инде!»  – ди.  Юк, син миңа ошыйсың. Тик кеше буларак, кунак буларак кына ошыйсың. 
– Ә күршедәге әби бүген кергәч, башкача сөйләде. Кунакка алулар юкка түгел икәнен аңлатты.
– Америкада безнеке кебек авыллар юктыр шул...
– Юк.
– Бахырлар... Күршеләрдән башка ничек яшисез сез? 

Әхсән һаман ишеткәннәренә ышанмый иде булса кирәк.
– Син бит гел безнең тирәдә чуалдың...
– Чаулдым. Ә син үземә каратыр өчен дип уйладыңмы? – Кыз кычкырып көлеп җибәрде. 
– Ә ни өчен алайса?
– Турыдан әйтсәм ярыймы соң?
– Әлбәттә. 

Раушания үрдәккә суда йөзүнең ни өчен кирәклеген дөягә аңлатырга тырышкандай, кара туфрак та күрми үскән американга авыл халкының язлы-көзле юлсыз интегүен, җитәкчеләрнең бюджетта акча юклыгына сылтануын, «ил төкерсә, күл була, халык үзе җыярга тиеш» диюен ачынып сөйләде ул.  

Әхсән: «Ник җыймыйлар соң?» – дип сорап куйгач, башын иеп тынып калды.
– Америкадан түгел, айдан килеп төшкәнсеңдер син безгә...

Чыннан да, егет Раушания тасвирлаган проблеманы күрмәде. Начар яшәмиләр бит: яхшы йортлар, капка саен машиналар. Әхсән уйлаганча, суны көянтәләп ташымыйлар, утын ярып мич якмыйлар. Хәтта бәдрәфләре дә тышта гына түгел. Җитәкчеләрен дә начар димәс иде. Әнә бит бәйрәмдә хуҗалыкның алдынгы эшчеләренә бүләкләр өләштеләр. Лаеклы ялда булуларына карамастан эшләп йөргән үрнәк гаиләгә хәтта ат тапшырдылар.

Эх! Үзләрен мәртәбәле кунакларны каршы алыр өчен төзелгән махсус йортка урнаштыруларын, анда бәдрәфнең берничек тә тышта була алмавын, һәр икенче машинаның кредитка алынып, яңгыр яуса, бушка акча ашап ятучы «әрәмтамакка» әйләнүен ничек аңлатсың?  Ә ике йөз йортлы авылдан нибары биш кеше хуҗалыкта эшләп йөргәч, сәхнәгә менәр өчен генә махсус пенсиядәге алдынгы гаилә – Җәмилә әби белән Рәмис бабайны чакыруларына, башкаларга беренче Сабантуйда бирелгән бүләкләрен җыеп алып кабат тапшырганда, аларга басуда тотылган атларын штраф салмыйча гына кайтарып бирүләренә, чынлыкта хуҗалыкта күптән Сәмәркандтан килгән үзбәкләр лашман тартуына ничек ышандырсың? 

Раушания үзенең тормышка ашмастай хыялга бирелгәнен аңлады. Җитмәсә,  әти-әниләре ул хыялны икенче төрле кабул итте, күршеләре – өченче төрле, авылдашлары – дүртенче төрле... Шуңа да тәмам кәефе кырылып, яллары беткәнен дә көтмичә шәһәргә китеп барды ул.

Ә Америка кунаклары тагын атна-ун көнләп кунак булгач кына юлга җыенды. Ничек килделәр, шулай китеп бардылар дип булмый. Төн буе ишеп яуган яңгырдан соң авыл урамын атлап чыкмалы түгел иде. Кунакларга ак чалбарларын сызганып, ак туфлиләрен резин итеккә алыштырып, силсәвитнең УАЗына утырып чыгарга туры килде. Ә ялт итеп торган машиналарын район үзәгенә илтүче асфальтлы зур юлга кадәр тракторга тагып сөйрәделәр. 

Үзләреннән соң эзләре дә калмады дияр идең, терәлеп торган күршеләр – «американ кодалары» калды. Авыл җирендә күрше кешесе арасында ызгышып алу була торган хәл инде ул. Беренче генә булса да, болар белән дә шулай килеп чыкты. Эндәшмичә бер атналап йөргәч, утынлыкта очраштылар.

– Нихәл, күрше? Американ кодаңны озаттыңмы соң? – диде Җәвит тәмәке көйрәтеп утырган җиреннән.
– Нишләп минем кодам булсын? Синең кодаң бит ул, – дип җаваплады Мәгъсүм исе китмәгәндәй. Һәм гадәттәгечә үзенең бүкәненә килеп утырды. 

...Авыл тормышы үз җаена кайтып, берникадәр вакыт үтүгә, «Американ кодалары тәки авылга асфальт салдыра икән...»  дигән сүз таралды. Җитәкчеләр генә элеккечә «акча каралмаган» дип җавап кайтара. Хәер, озакламый хәлләргә ачыклык кертелер. Лилия белән Ринат туйларына Әхсәнне дә чакырганнар. Димәк, тагын Америкадан кунак кайтачак диюләре имеш-мимеш түгел, ә чын хәбәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар