Логотип
Проза

Алчәчәк белән Гөлчәчәк

Талантлы язучы һәм журналист Роза Камалетдинова-Мулланурова «Сөембикә» укучылары өчен күптән таныш, үз, якын. Аның әдәбият-сәнгать кешеләре турындагы язмалары, аларның иҗат портретлары һәрчак көтеп алына. Хикәяләре – җылылыгы, матур теле, тормышчан булуы, хатын-кыз кичерешләрен тирән аңлап язылуы белән әсир итә. Язучы әйтерсең оста психолог, төс-буяуларыннан яктылык таралган рәссам, зирәк фәлсәфәче...

Янган күл буенда уздырыштан иртә-кич сайрашкан бакаларның колак тондырырлык җырын тыңлап, тәпи йөри башлауга каз-үрдәк саклап, күлмәк итәкләре белән ташбаш сөзеп, иреннәре чабырганчы кәҗә сакалы, кузгалак, юа, кукы ашап, Газзә чишмәсеннән ярыша-ярыша көянтәләп су ташып, кишер, чөгендер утап, эшләп-ныгып бер авылда үсте алар. Агылый белән Тагылый дип йөртәләр иде аларны. Алар да алар, дим... Алар дигәнем Айсинә белән Гөлфирә – икесе дә Чүкечбаш кызлары бит инде.

Хәер, сез бит әле Чүкечбашны да белмисез булыр?! Безнең авылның ике урамы койган да куйган – нәкъ менә чүкеч инде. Озын булып буйга сузылганы безнең урам, гүя сабы, ә кыскарагы – аркылы ятканы, гел чүкечнең үзе инде. Буй урамны икегә бүлеп – Югары оч һәм Түбәнбаш дип тә атыйлар әле. Кемдер кайчандыр җиңел кулдан шундый атама таккан. Бер телгә кергәч, хәзер инде беркем дә ник шулай аталган дип төпченеп маташмый. «Кая киттең?» – «Чүкечбашка менеп төшәм әле», йә булмаса, «Югары очтан кайтып килешем», – дип кенә җиффәрәләр.

Зур да түгел, кечкенә дә түгел бу авыл... Урман-сулары белән дә әллә ни мактанырлыгы юк. Читкә киткәннәрне сагындырып тилмертә, ерак юлларны якын итеп тартып кайтара торганы – туган туфрак дигән тылсымлы сүз, капка төбенә озата чыккан, елап калган әти-әни дә чылтырап аккан чишмәсе генә. Эчәр сулары читтә тәгаенләнгәннәр исә, тешләрне сындырырлык сап-салкын, кәүсәр суыдай татлы-тәмле чишмә суын, сагынмакта авызга тәм кертә дип, берәр пластик шешәгә тутырып алалар да бәхет эзләргә читкә чыгып китәләр.

Айсинә белән Гөлфирә дә көннәрдән бер көнне юл биштәрләренә китап-дәфтәр тутырып, «Укырга, кеше булырга!» дип, шау-шулы, кайнап торган калага юл тотканнар иде. Мөгезсез сыерлар сыман, медицина институтына барып кермәкчеләр иде. Әмма имтихан алучы борынлы абзыйларның мондаен авыл ипиләренә исләре китми икән. Үзләре ише авыл боламыклары мул булып куерган коридорларда этенеп-төртенеп йөргәләп карадылар да, ничек очынып килеп кергән булсалар, шундый ук тизлектә очып чыгып та киттеләр. Гөлфирәбез беренче имтиханнан ук төшеп калды. Ә Айсинә – башлы кыз, мәктәп горурлыгы – имтиханын әйбәт бирсә дә, конкурстан узмады.

Аның әтисе Вәгыйз абзый заманында колхоз кәнсәләрендә баш бухгалтер иде. Зәмзәм суын чишмә суыннан артыграк күреп, ахырда зур гына суммага растрата ясап, түләп котыла алмаячагын аңлап, бер яңгырлы кара төндә авылдан чыгып ук шылды. Гөл кебек хатыны кызын кочаклап ялгыз утырып калды. Айсинәсе тырыш, булдыклы да, әмма атасыз үскән балаларга хас сыйфат – горур тәкәбберлек аны да читләтеп үтмәде. Ярлы тәкәббер диләр андыйларны. Чит-ятлар белән уртак тел табу гаять читен аңа. Ә Гөлфирә, укырга әллә ни һәвәслеге булмаса да, чырыш. Аралашучан. Сүзгә кесәгә керүне белми. Уен-көлке, мәзәк сүзгә исе китә, авызы колагына җиткәнче ерылырга тора. Холкы да, гәүдәсе дә уйнак-җиңел аның. Ишле гаиләдә үскәнгәме, әрсезлеге дә җитәрлек. Егет-җилән белән тиз таныша, ике-өч авыз сүз алышуга үз була белә. Аерылсалар, елап утырмый. Җиңел яши, диләр андыйлар хакында.

Чүкечбашның хәтфә үләннәре төшләренә кереп йөдәтсә дә, ник икесенең берсе авылга кайтып китү хакында сүз кузгатсын!

– Икенче елга ныграк әзерләнеп... – Айсинәнең икеләнеп торуы Гөлфирәгә ошамады. Язмыш атын үзеңә иярләргә, дилбегәне үз кулыңа алырга кирәк.

– Авылга кайту турында хыялланма син! Сыер койрыгына бер тагылсаңмы? Гомергә аерыла алмыйсың. Кыз баланың бәхете – ирдән уңу! Шәбрәк кияү табу хәстәренә керешергә кирәк, кызый! Чын ир-егетләр мыжгып торган берәр җылырак җиргә елышырга кирәк безгә!

– Ай-һай, мыжгыганнар арасында булырмы асыл зат...

– Тапкансың хыялланыр нәрсә! Бик беләсең килсә, хатын-кызга асыл заттан битәр асылташ тансыграк. Акчаң күп булсамы? Их, яши белер идем мин! Укымышлы-зыялы ирләрнең базары төшкән заман бит хәзер. Гаделлек дип бугаз киерүчеләр пычагымны да кыра алмый. Гаярь ирләр заманы килде. Акча, мал таба торган шәп егетләр очрасамы...

Озын-озак эш эзләп мәшәкатьләнмәде, базардагы әллә төрек, әллә таҗик абзыйның бер «нокта»сына сатучы булып ялланды Гөлфирә.

– Җыен эшмәкәр базар тирәсендә кайнаша. Яңа байлар заманы ич. Максатка якынаю бу. Шомарырга, эш җаена төшенергә кирәк. Аннан... күз күрер.

Эштән арып-йончып кайтса да, кәефе төшкән чагын күрмәде аның Айсинә.

– Сатсаң-сатмасаң да көненә шулкадәр акча кереп бара. Йөргән аякка йон иярә. Кирәк әйбереңне арзанга сатып ала белү үзе осталык сорый. Менә бу костюм-чалбарны Гөлфирә күпмегә алды дип беләсең?

– Мең тәңкә бардыр, – диде Айсинә, дустының күңеле булсын өчен генә мактыйсы итте. Андый чачаклы-чуклы нәрсә аның үзенә бушка бирсәләр дә кирәкми югыйсә. Ә Гөлфирәнең күзләре очкынланган. Көзге алдында әйләнә-тулгана, зифа буй-сынына сокланып туялмый.

Белмәдең, дускай! Мин бит аны ярты бәясенә – арзанга сатып алдым. Сатулаша-сатулаша җан тиргә баттым дисәң дә була. Әмма алдым!

Ә Айсинә, эш эзләп йөри-йөри алҗып беткәч, бер хастаханәгә юк кына хезмәт хакына санитарка булып урнашкан иде.

– Тапкансың инде эш! – дип борынын җыерды Гөлфирә бу хәбәргә. – Ни тияре юк, ни... Мир пычрагы җыярга. Нык ялгышкансың, кызый. Әйдә минем янга. Абзый мине зуррак кибетенә күчермәкче була.

Кулы, чыннан да, эшкә ятмый аның. Купшы киенергә, уйнарга-көлергә булсын аңа. Ә калганы... Икесенә арзанрак булыр дип, бер әбинең почмак бүлмәсенә фатирга кергәннәр иде. Аш-су хәстәрләү Айсинә өстендә. Идән-сәке юу түгел, ашаган савытын да чайкап куймый Гөлфирә. Ә теле тик тормый:

– Хәзер хастаханәдә кем ауный? Җыен хәерче. Юк, ахирәткәем, чирле-чорлы белән язмышымны бәйләп, фәкыйрьлек баткагына бату кызык түгел ул.

– Әлләкем түгел инде беребез дә! Кеше көе көйләүче. Шунысы бар, миңа рәхмәт әйтәләр.

– Коры рәхмәт белән ерак китеп булмый шул, дускай. Бүген берсе мине эт итеп сүгеп китте әле. Юньләп текмәгәнсез күлмәкне, ди. Әйтерсең мин тегеп утырган аны. Юк, барыбер затлы тауар арасында кайнашу – авыру көе көйләү түгел инде. Ошый миңа сату-алу. Син менә бу соры итәгеңне ни хакка юнәттең?

– Күрдең ич, мин үзем тектем аны. Синең итәк хакының яртысын түләп, күңелемә ошаган тукыма алып, тектем дә кидем. Ә күз камаштыра торган җете төсләрне нигәдер сөймим шул. Гафу итәсең.

Ял көннәрендә, Агылый белән Тагылый кушаматын акларга теләгәндәй, икәү җитәкләшеп җәяүлеләр урамын урап кайталар. Танышам дип, сагыз сыман сыланырга торган бәйләнчек егет халкын өнәми шул Айсинә. Ә Гөлфирә, күрәсең, аннан яхшысынмый, әлегә ул да ялгыз. Әмма моңа эче поша булыр.

– Карале, икебезгә бер бизнесмен ияртә алмыйбыз. Авыл гыйбадлары, – дип, дустының тетмәсен тетә. – Хәер, безнең сыман җәяү йөрмидер шул алар. Иномаркада элдертәләрдер. Куып тота торганмыни... Өметсез шайтан шулай да!

Ә беркөнне базардан кайтышлый ул базык гәүдәле, саргылт чәчле егет ияртеп кайтты. Бизнесмен ук түгел икән түгелен. Мастер гына әлегә.

– Бу – Дамир. Якташ дисәң дә була. Күлмәк сайлаша торгач, якын итеп тә өлгердем үзен. – Чия төсле иреннәре арасыннан ап-ак тешләрен ялтыратып, Гөлфирә рәхәтләнеп көлә дә көлә. Ә Дамир дигәннәре кызның бөдрәләнеп иңнәренә сибелгән чәчләреннән, алма битеннән күзен аера алмыйча, айның ундүртенче кичәсе сыман балкып, ишек катында тик басып тора. Айсинә дә яңа эштән кайткан, бәрәңге кыздырырга гына йөри иде.

– Ташла табаңны! Булмаса булган икән дип, урам әйләнеп кайтыйк. Получка алган көн, берәр кафеда сыйланырбыз! – дип, егет мут елмаеп, кызларны җилтерәтеп урамга алып чыгып китте.

– Эсселәтеп җибәрде әле. Туңдырма сатмыйлармы икән?

Егет, Гөлфирә авызыннан туңдырма сүзе чыкканын гына көтеп торгандай, чаттагы кибеткә кереп юк булды. Кызлар бер-берсенә мәгънәле караш ташлап көлешеп торган арада, өч «Эскимо» тотып каршыларына килеп басты.

– Алчәчәк белән Гөлчәчәк диярмен сезне! – дип, якын итеп көлде. – Алчәчәк белән Гөлчәчәк күңелсез чәчәк түгел! Сез ничек уйлыйсыз, кызлар-йолдызлар?!

Аның уң ягыннан, юктан да кызык табып көлә-көлә, Гөлфирә атлый, Айсинә, кыенсынып, читкәрәк тартыла. Егет янәшәсендә бару аңа да рәхәт.

– Дамир шундый юмарт. Бая кафега кердек. Сыйландык. Эчәсем генә килә. – Гөлфирә сөйли. Тәмле сулар, сыра сатыла торган почмактан узганда:

– Ресторан дигәннәрен дә күрәсе килә бер, – дип куя.

Егет сиздерми генә көрсенгәндәй итә. Алай да сер бирәсе килмиме:

– Анысы иртәгәләргә. Акча баса торган станокны кич эшкә җиккәч... – дип көлә. Керделәр ресторанына да. Айсинә, оялып, алдына куйганны да кабар-капмас утырды, ә Гөлфирә, рестораннарда сыйланып йөргән байбичәдәй:

– Кысла дигәннәреннән дә авыз итәсе килә, – дип чытлыклана. – Тик бака боты белән сыйлый күрмәсеннәр тагын! Безнең Янган күлдә күп алар күбен.

– Күл яна димени?! – дип гаҗәпләнде Дамир.

– Бик тә коры килгән бер елны суы кибеп беткән дә төбендәге торф яна башлаган. Шуннан калган атама ул, – дип ачыклык кертте Айсинә. Ә Гөлфирә:

– Французлардан калышмый ресторан ачарлык байлык бар бездә, кем белә, баеп та китәрбез. Айсинә булыр шеф-повар, мин администратор. Дамир...

– Бака боты сатып байыйсылар бар икән әле! – Дамирның сүзгә куәт бирәсе килде бугай. Тик Айсинә, укшый язып, мәҗлеснең ямен җибәрүдән шөлләп, ризыкка кагылу түгел, карарга да куркып, ахыргача оялып утырды.

Һай! Бер таба бәрәңгене кетердәтеп куырып, авыз тутырып ашауга җитәме соң? Дамир да ярата икән бәрәңге. Ни дисәң дә, авыл балалары шул.

– Ә син хастаханәңдә берәр яңа татарны кармакка эләктермәдеңме әле? – дип, көн саен төрттерә ахирәте. – Кара аны, эләктерсәң, эрерәген каптыр, яме!

– Кармак белән маташырга вакыт юк әле, – ди Айсинә. – Хастаханәдә чир генә эләктереп була диюче син түгелме әллә? Кияүләр качмас, бәхетне янә сынап карарга исәп, – ди дә дәреслекләргә каплана. Гөлфирә уенча, буш хыял – институтка укырга керү өмете җылыта аның җанын.

Әмма институтка икенче елны да керә алмады ул. Гөлфирә моңа шаккатмады. «Исең киткән икән иске чикмәнгә», дию белән чикләнде. Аның каравы, буш хыяллар белән баш катырмый, тормышның тәмен тоеп, булганына риза булып яши белә ул. Берсеннән-берсе купшырак, бизәкле-чачаклы киемнәр сатып ала. Ул хәзер модалы киемнәр бүлегендә эшли. Кысан почмакта яшәү килешми дип, иркенрәк фатирга күчте. Ияләшкән җир, эшемә дә якын дип, Айсинә иске фатирда калды. Гөлфирә белән икесе каланың ике читендә яшәсәләр дә, ял көннәрендә очрашырга тырышалар. Әллә Дамир теләге бу, өчәүләп җәяүлеләр урамын урап кайту гадәтен ташламыйлар.

Егет аларны Алчәчәк белән Гөлчәчәк дип кенә йөртә. Никтер икесен дә бердәй якын күрә. Аз сөйләшсә дә, мәгънәле сүзләр кыстырып, әңгәмәне җанландырып җибәрә, Гөлфирәнең күзенә генә карап тора торган күндәм егет Дамирның әллә нинди сөйкемле сөяге бар, күрәсең, чакырсалар һаман аларга иярергә әзер Айсинә. Кайчак үзен-үзе дә аңламый. Кешегә чыккан кояшта кызыну була түгелме соң бу?! Тик нишләсен, ул япа-ялгызы бу калада. Хастаханәдә яраталар үзен, чөнки авырулар язмышына, чиренә битараф түгел ул. Эшли-эшли медицина көллиятендә белем алды. Дәвалаучы табиб булу хыялыннан кайтканы юк. Китапханә, эш, әбинең бәләкәй, әмма уңайлы почмагы.

Очрашулар да еш түгел инде. Дамир кызларны берәр кафега алып кереп сыйлый. Сөйләшеп туймыйлар, көлешәләр дә тагын таралышалар. Бөтен серен ачып бетермәсә дә, аның да укырга, белем алырга талпынганын, бәлки шуңа күрәдер, Гөлфирә белән чәчләрен чәчкә бәйләргә ашыкмауларын тоемлый Айсинә. Сабыр, тыныч холыклы егет каты эчемлекләр белән мавыкмый. Гөлфирәнең яхшы ат кебек башын артка ташлап, рәхәтләнеп көлүенә мөкиббән, ахрысы. Мәгъшукасының үзен дөнья тоткасы итеп тоеп, кычкырып, үз сүзен сүз итәргә тырышып сөйләшүенә дә исе китми. Мәхәббәт сукыр була диюләре хак, күрәсең. Гөлфирәнең кыланмышлары хәтта Айсинәнең дә ачуын китерерлек чакта да мыек астыннан көлемсерәп кенә куя. Теләсә ни такылдавына да битараф, ахры. Айсинәнең үзенә Дамир кебек акыллы, тәртипле, иң мөһиме – мәхәббәтле егет очрамый шул никтер. Хәер, үз эченә йомылган кыз моңа артык әһәмият бирми. Өчесе очрашканда да күп сөйләшми. Аның егете түгел ич. Ияреп йөргән көне. Кунак итеп кенә тоя ул үзен бу калада. Чакырылмаган кунак! Ә кунак тыйнак булырга, үз урынын белергә тиеш.

– Бәхетең бар синең, дускаем. Күрәм, эшләр туйга таба тәгәри, – диде беркөнне Айсинә, Дамир машина тотарга читкәрәк киткән арада. 

Гөлфирә кычкырып көлде. Көлүе ихлас түгел, ниндидер ят аһәң бар иде тавышында. Мыскыл да түгел ул, кимсетү дә, ниндидер гаҗизлек...

– Туй, туй! Ә туйдан соң тукмакмы? – Юка иреннәрен бөрештереп кискен сүз әйтте. – Дамир бүген өйләнер иде дә, ашыкмыйм әле. Өч тиенне дә көттереп бирә торган заводына чатырдап ябышкан бит тәки. Үз эшен ачарга кодалыйм, ризалашмый. Куркамы? Белмим. Кыюсыз. Җебегән. Югыйсә эш мәне белгән ир-атка нинди офыклар ачыла бит. Кулы да, уе да чиста, имеш... Әйтерием...

– Тукта әле. Яратасыңмы соң син Дамирыңны?

Гөлфирәнең көләч йөзен болыт каплады.

– Ярата-яратмый... Нә-нәрсә соң ул ярату? Җигүле тимер аты да кешнәмәгән егет кем соң ул? Андыйларның бу заманда кыйммәте...

– Нинди кыйммәтләр турында сөйлисең син? Кеше булсын! Алайса ник баш катырып йөрисең?

– Баш катыру түгел, тормыш итәргә өйрәтү бит бу. Заманы башка, елгырлар, үткеннәр, көрәшчеләр кирәк!

– Җаныңның ваклыгын сылтама заманга...

– И-и, синең шул булыр инде! Бай, мул тормышта рәхәтләнеп яшисем килә минем. Матурлыгым бар. Аны арзан хакка сатып әрәм итимме, үкенеп яшимме? Карыйм әле мин. Үлчим. Офыкта әллә нинди... Эзләгән таба. Мин дә...

– Беләме соң Дамир синең уй-теләкләреңне?

– Каян белсен? Ул матурлыкка гашыйк. Ә матурлык корбаннар сорый.

Чыннан да, чибәр иде бу мизгелдә Гөлфирә, сердәшенә гаҗәпләнеп карап торды. Андый ук җүләр түгел бит ул, янәсе. Матур һәм явыз икән бит ул.

Әмма аның уен укыгандай, Гөлфирә дәвам итте:

– Дамир миңа кирәк. Әлегә кирәк. Ул мине ярата. Саклый. Иясез әйбергә теләсә кем кул сузарга тора. Янымда сөйгән яр – егетем булгач, сөйкемсезләр, сөймәгәннәр миңа килеп бәйләнә алмый. Бик беләсең килсә, минем трамплин ул. Басма, ягъни мәсәлән! Спортчыларга ераккарак, биеккәрәк сикерү өчен бик тә кирәкле нәрсә ул трамплин дигәннәре. Ә менә син уйла һәм колагыңа киртләп куй: ир кешене ничек кулга төшерергә, тыңлаучан, үзеңнеке генә итәргә дигән әзер фән бармы дөньяда? Юк шул. Аны һәр хатын-кыз үзе таба, хыялында тудыра, барлыкка китерә. Үзе! Фәкать үзе генә! Хатын-кыз сере ул!

Чәчәкле җәйләр тиз уза. Агачтагы яшел яфраклар да сиздермичә генә саргая. Берән-сәрән очкан яфракларны җил әллә кайларга очыртып алып китә. Күбесе аяк астында ятып та кала. Алтын яфраклар очканда күңелле, әмма кәүсә шәрәләнеп калгач, күңелгә дә суык үрмәли. Шундый көннәрнең берсендә Айсинә күптән күрешмәгән дустын эзләп, Гөлфирә торган фатирга килсә... Ишек төбендә чак кына Дамир белән маңгайга-маңгай бәрелешмәде.

Дамирны танырлык та түгел. Сөмсере коелган, олыгаеп киткән, хәтта гәүдәгә дә кечерәеп калган кебек. Айсинәне күрүгә җилкәсеннән эләктереп алды да җилтерәтергә тотынды. Кыяфәте... Күзләре аларган. Аның мондый чагын күргәне булмагангамы – кыз каушап югалып калды.

– Нишләвең бу? Нәрсә булды? Нишлисең син?

– Ха! Нәрсә булганын белми, имеш! Сез бит икәү... Икәү... сүз куешып! Миннән көлеп йөргәнсез ич!

– Кит әле! Ни сөйлисең син?

– Аңламый, имеш. Син бит аның сердәше, якын дусты. Авылдашы. Әйт, кая китте? Кем белән? Ник... – Айсинәне башыннан аягына кадәр мыскыллы карашы белән коендырды. Әйтерсең, өстенә чиләге белән салкын су койды.

Авыр кулын кызның җилкәсеннән алды. Хәлсезләнеп таш стенага сөялде. Кызганыч иде аның төс-кыяфәте.

– Берни аңламыйм.

– Аңламыйсың?! Бай кияү каптырырга кармак салып йөргәнен дә сизмәдең инде! Юк ла, ни сөйлим мин? Ул мине юри ирештерә дип уйладым. Ялгыштым. Кичә үк «мерс»ка утырып качкан аэродром кадәр фуражка кигән сөяркәсе белән! Кул изәп озатып калдыңмы...

– Юк, юк, тагын бер кат юк! Ике атна инде күргәнем дә юк. Берсен дә!

Һәрчак шат күңелле, уенчак ир-егетне мондый халәттә күрү тетрәндерде кызны. Курку-калтыравын җиңеп, аяк очларына басып, үрелеп егетнең тамчы яше тәгәрәгән яңагын сөртмәкче иде. Сихерләнгәндәй туктап калды. Күзе мөлдерәмә яшь белән тулы баһадир үпкәләгән сабый бала кебек кызганыч та һәм... ымсындыргыч якын да икән аңа! «Елама, балам!» дип нарасыен күкрәгенә кыскан ана кебек кочаклыйсы, яратасы, юатасы иде аны!

– Дамир! Дустым! Кадерлем! Ышан... кемдер китте дип дөнья бетмәгән бит! Син әле үзеңә насыйп ярны очратырсың. Бик бәхетле булырсың. Син бит... Син! Синдәй егет солтаны җиңел акыллы, җилбәзәк кызлар өчен... кайгырып маташамы? Юлына ак җәймә, диген дә, тынычлан. Шуны бел, бу уенда минем чыннан да катнашым юк. Сиңа каршы хәйлә-тозак коруда гаепләсәң, бик нык ялгышасың. Мин бит, мин... – Йөрәгендә айлар, еллар буе кайнаган уй-хисләрен берьюлы, бер кызган көе чыгарып салырга теләгәндәй тирән сулыш алды. – Чүкечбаш, Янган күл бакалары белән ант итәм, синдәй кияүне югалткан кәләш – шыр тиле. Кадереңне белмәгәннәргә сарылма!
Үз-үзенә – әллә кыюлыгына, әллә әрсезлегенә шаккаткандай, ике кулы белән күзләрен каплады:

– Синдәй егет карасамы? Беркайчан, беркайда... ташламас идем. – Әйтте дә, үксеп, килгән юлына – кирегә чапты. Артына борылып карамый кабаланып күпме йөгергәндер, берзаман артында лап-лоп атлап берәүнең чапканын, куа килгәнен аңлап, хәле китеп туктап калды. Борылып карау кая? Әмма бөтен тәне, бар булмышы белән сизде-тойды, бу Дамир иде. Куып җитсә ни әйтәсен белми иде әле. Йөрәге ашкынып, ярсып типте.

– Ташламыйм, дидең дә... Качасың!

– ...

Кызның яшькә манчылган бәләкәй учларын дәү кулларына алып ирененә тидерде. Җылысын йөрәгенә сеңдерергә теләгәндәй, тынып, беркавым дәшми торды, аннан уттай янган яңакларына куеп, пышылдап кына әйтте:

– Алчәчәк белән Гөлчәчәк күңелсез чәчәк түгел... Күңелсез шул!

– Алчәчәк гөлчәчәк була алмас. Әмма... һәр гөлнең үз төсе, үз исе!

– Һәм үз яме! Балкып янган гөлчәчәкләр җәлеп итә башта күңелне. Күз төшә акка. Тыйнак, төссез күренгән чәчәк-гөлләрнең ямен, гүзәллеген аңларга...

– Вакыт кирәк.

– Юк, вакыт кына түгел. Минем ише ачыгавызларга иренен бик каты итеп пешерергә кирәк булгандыр. Җилбәзәк икәнен белгән көе, ышанып йөргәч соң...

– Үкенмә. Баш ярылып күз чыкмаган. Иш ишкә тартыла, үз ишен эзли.
Көзге яфраклар сиздерми генә, әкрен генә сабагыннан аерыла. Ботагы белән хушлашырга теләмәгәндәй, мәһабәт агач тирәсендә әйләнә-бөтерелә. Әйтерсең, баш иеп, күпмедер гомер биргән агачына рәхмәт әйтергә тели.

Өзелеп төшүләре җиңел түгелдер. Әмма үзен яралткан табигатькә, ризыклы иткән җиргә, сулар һава биргән күккә рәхмәтле булу... яшәү кануны шулдыр, ихтимал. Бөтерелеп уйный-очалар да кипшергән, корыган яфраклар янына шым гына төшеп ята алар. Икенче язда уянмаслар, туфрак булып шушы җирне ашларга язган аларга. Әмма яшәделәр бит! Кояш көлде, җилләр иркәләде, шифалы яңгырлар юды. Ул яшәде! Кошлар сайравын тыңлап хозурлану үзе ни тора! Ә яшәлгән гомер өчен рәхмәтле булырга кирәк.

– Рәхмәт! – диде Дамир да елмаеп. Беренче кат күргәндәй, кызга текәлеп, гаҗәпләнеп һәм... яратып карап торды. Әйе, әйе, яратып! Монысын җаны-тәне белән сизде кыз. Оялып башын түбән иде.

– Сукыр булганмын! Күзем ачылды. – Дамир, елмаеп, Айсинәне үзенә табарак тартты. – Тыйнак матурлыкны күрергә күңел күзең кирәк. Рәхмәт сиңа!

– Ә рәхмәт... ни өчен?

– Матур сүзең, дөньяда булганың өчен. Кабатлап әйтсәнә. Чын булса әгәр...

Агачлар арасында икәү бер урындыкта кысылып утыралар икән. Кыз тынычланган иде инде. Битләре генә пешкән алсу алмадай кызарып-янып чыккан. Ә күзләре... йолдыз булып нурланып янып тора инде әллә?!

– Уйнап сөйләшә белмим мин. Чын! Мин сине беркайчан... Ташламам!

Аннан соң да инде агачлар җиде тапкыр яфрак ярды. Җиде мәртәбә җир ап-ак юрганга төренде. Каеннар кабат яфрак койды. Кошлар бала чыгарды. Айсинә дә, ниһаять, укуын тәмамлап табиб дипломы алды. Ире аңа һәрдаим олы таяныч булды.

Көзге шыксыз салкын бер кичне кемдер каты итеп аларның ишеген какты. Хуҗабикә кер үтүкли, әби икенче бүлмәдә бала-чага белән әвәрә килә иде. «Әтиләре кайтты!» – дип, җиңел генә йөгереп килеп ишек ачса... Кеш тун кигән, затлы хушбуй сөртенгән купшы ханым серле елмаеп каршысында басып тора.

– Гөлфирә! Син түгелме соң бу? Ярабби! Югалган дус!

– Айсинә! Көчкә эзләп таптым үзеңне! – Ул, чакырганны көтмичә, үкчәле итекләре белән тып-тып басып эчкә узды. Тунын салып урындык аркасына ташлады. Чиста, җыйнак бүлмәне күздән кичерде.

– Берни үзгәрмәгән! Берни! Бар да элеккечә! Шул ук бүлмә, дисәм... Яңа җиһазлар күренә. Фатир хуҗаң – әби исәнме соң әле?

– Исән! – диде Айсинә тыелып кына. Якташының хәбәр-хәтәрсез килеп төшүе дә, тәкәллефсез кылануы да каушаткан, сәерсендергән иде аны.

– Дөнья гизеп, илләр-җирләр күреп сәяхәттән кайтты апагыз. Ә син... Иске бер тиен кебек һаман шул ук фатирда. Алмачуар атта җилдереп ханзадә килеп чыкмасмы дип көтеп гомер уздырасың инде, ә?!

«Иске бер тиен кебек!» Кайсыбыз иске бер тиендер әле?!

– Көтмә, кызый! Ханзадә әкиятләрдә генә буладыр ул. Менә мин дә хыялга алданып... Яндым мин, кызый. Утырттылар тегене. Көчкә котылдым. Һай, авыз суын корытып аны ник сөйләп торам соң әле. Мин сиңа йомыш белән, кызый. Теге чакта миңа үлеп гашыйк егет бар иде ич әле? Йомыкый гына. Элек фатирда торган карчыктан сораштым. «Өйләнде, аяк итен ашап эзләп тә йөрмә!» – дигән була. Өйләнсә, аерылыр, минәйтәм. – Ул шашкан кешедәй кычкырып көләргә тотынды. – Табарга кирәк миңа шул иске ярны. Мәхәббәт искерми ул. Аннан... майлы калҗа – маям да җитәрлек бәхет ишекләрен ачтырыр өчен...

– Дамир кайтканчы чәй эчеп алыйк! Эш күп, бик арып кайта. Бистәдә йорт салып ятабыз. Бүген түбәсен ябып бетерәбез, дигән иде Дамир...

– Дамир?! Әллә теге йомыкый...

– Йомыкый димә. Бүтән Дамир ул. Егет солтаны! – Айсинә кунак алдына ризык, кайнар чәй куйды, шыпыртлап әйтте:

– Чү! Әкренрәк! Безнең ташбашлар йоклап китмәгәндер...

...Әкият арты әкият сөйли торгач, әби үзе йокыга оеды. Ә игезәк малайларның йоклап китү төшләренә дә кермәгән иде әле. Әтиләре соңарды, түбәне ябып бетерсәк, яңа йортка күчәбез дип ымсындырган иде бит. Ишекне кысып куеп, кунак утырган бүлмәне күзли шаяннар. Кәттә киемле чибәр генә апаның әниләрен кочаклап, буяулы керфекләреннән кап-кара яшьләрен агызып, җен майларын түгә-түгә кайчаннан бирле елап утыруын һич төшенә алмый гаҗиз булганнар иде алар...

Теги: Проза Хикәяләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар