Хикәя
Фәнис ЯРУЛЛИН
Кеше күңеле – кара урман, дияргә ярата Мәүли. Ә эченнән уйлаганда: «Хатын-кыз күңеле карурман эчендәге чытырманлык», – дип тә өсти. Карурмандагы – чытырманлыкларны кем актарып чыккан да, андагы сукмакларны кем белеп бетергән. Алдыңны-артыңны карамыйрак йөрсәң, үз хатының күңелендәге чытырманлыкка җен-пәриләр кереп ояламас дип әйтә алмыйсың. Шуңа күрә – бу мәсьәләдә сак кеше. Үзе берәр яры китсә, гел көтмәгәндә кайтып төшә, кесәсендә һәрвакыт үз ачкычын йөртә, йозакны һичкем ишетмәслек итеп шыпырт кына ача. Аның бу кыланышларына хатыны бик үртәлә, бер өйрәтәм әле мин сине дип, һаман саен яный килә. Әмма мең төрле хәйләне җанына сеңдергән Мәүлине алай гына өйрәтә алырсыңмы икән? Ай-Һай. Һәрхәлдә, Мәүли үзен хатынына караганда күп тапкыр акыллырак дип саный һәм үзенең акылына үзе сокланып эчтән генә тантана итә.
Өч көнгә дип киткән командировкасыннан бу юлы тагын ул ике көндә кайтып төште. Гадәтенчә шыпырт кына ишекне ачып керде, иң беренче эш итеп шифоньерның һәм кладовканың ишекләрен ачып карады, анда ул-бу күренмәгәч, хатынының йокы бүлмәсенә узды. Тик хатынының урыны буш иде. «Әһә, – диде Мәүли, шикләренең рас килүенә шатлангандай, – эләктеңме? Инде хәзер нәрсә дип акланырсың икән?»
Ятып карады – күзенә йокы кермәде, урамнарны әйләнеп керде – урамда хатыны күренмәде. Хатынына нинди жәза бирергә икән дип озак баш ватты ул: «Аерып җибәрергә! Йөрсен шунда эт типкесендә. Аерган хатыннар янына ир-ат килеп йөрми, тагылыр дип курка. Әйе-әйе, аерырга. Ә юк, аерырга ярамый икән. Минем өстән кеше белән йөргәч, димәк, ул мине яратмый. Ә яратмаган кешедән аерылу сөенеч кенә. Төптәнрәк уйлап карасаң, иң каты җәза яратмаган кешең белән тору түгелме соң? Этләнсен, җәфалансын. Аермаска!»
Шундый карарга килгәч, Мәүлигә ничектер җиңел булып китте. Ул ныклап ачыгуын тоеп, кухняга керде, ут кабызып җибәрде. Ә анда, кухня өстәле өстендә, ак кәгазьгә эре хәрефләр белән язылган мондый язу ята иде: «Мәүли, күңелем сизеп тора. Син бүген кайтырсың. Мин дачага киттем. Иртәгә иртән минем яныма килгәндә суыткычтан ике банка тушенканы да алып кил. Зөмәрә».
Язуны укыгач, Мәүли ашыйсы килүен дә онытты: «Һы, дачага киттем дигән. Анда тагын да иркенрәк булыр дидеңмени? Кайту белән кил димәгән, иртәгә дигән. Карап карыйк, нишләп ятасың икән син дачада. Нибуч, япа-ялгыз көе помидорлар төбен йомшартып йөрмисеңдер».
Мәүли суыткычтагы ике банка итне һәм бер шешә коньякны олы портфеленең төбенә чумдырды да таң атканны да көтмичә такси яллап дачаларына сыпыртты. Ул бакчаларына барып җиткәндә унҗиде яшьлек кызлар бите кебек кызарып таң атып килә иде. Үз өйләренә якынлашкан саен Мәүли саграк атларга тырышты. Аяк астындагы коры куралар шыртлап сынса да сискәнеп тукталып калды. Йөрәге дөп-дөп типте. Әйтерсең ул кеше бакчасына кыяр урларга керүче малай.
Үзләренең зәңгәргә буялган ишекләре каршына килеп туктаганда тәнендәге барлык тамырлары кызыша башлавын тойды ул. Ә инде сарыга буялган бусага төбендә ап-ак ирләр туфлие күргәч, йөрәге мотоцикл моторыннан да яманрак тыкылдап тибәргә тотынды. «Капты асыл кош аягыннан. Ак туфлилеләр белән генә типтерәбез диген, ә? Минем туфлием кара шул. Размерым да кырык берле түгел, утыз сигезле генә. Әйтәм аны: «Синең, Мәүли, аягың бигрәк бәләкәй, хатын-кыз аягы кебек кенә, сиңа ярарлык туфли табуы да кыен», – дип сөйләнә иде. Менә алып аяклыны тапкан инде».
Ул нишләгәнен белештермәстән йөгереп барып винтель борынына озын капрон шланг тоташтырды да кранны ахырына тикле борып, ачык калган форточкадан өй эченә су сиптерергә тотынды. «Өсләренә салкын су коела башлагач, нибуч, әллә кая китә алмаслар. Оясына су тулган әрләннәр шикелле шәбәрешеп килеп чыгарлар. – Ул үзенең уйларыннан чак көлеп җибәрмәде. – Менә шунда сезнең белән сөйләшә белербез инде без. Кырык берле туфли кигән сөяркәң каршымда шуышып йөрер. Шулай, җанкисәкләрем».
Мәүли шлангны кысыбрак тотып суны көчлерәк агым белән аттыра башлады. Тик өйдән шылт иткән тавыш та ишетелмәде. Болай да эш барып чыкмагач, ул чиксез гайрәтләнеп ишекне үзенә таба тартты һәм шунда гына аның йозакта икәнен күреп алды.
Мәүли хәлсезләнеп бусага төбенә утырды. Аның өс-башлары шактый юешләнгән иде, тәне калтырый башлады. – Баскыч астыннан кармалап ачкычны алды һәм өйгә керде. Өйдә матраслардан, мендәрләрдән шыбырдап су агып тора, идәндә көймә белән йөрерлек, стена обойлары мәлҗерәгән иде. Бары тик ишек артында эленеп торган Зөмәрәнең иске бумази халаты гына юешләнмичә калган. Мәүли үзенең чыланган киемнәрен салып, хатынының халатын бөркәнде, пычранган туфлиләрен ачу белән тышка тондырды һәм аякларына озын кунычлы резин итекләрен киеп кире тышка чыкты. «Нишләргә? Каян эзләргә бу хатын аламасын? Әллә соң кайсы яктан кергәнен алмагач артына посып күзәтеп ятаргамы? Юк, алай барып чыкмас. Вакытында тотмасаң, соңыннан мең хәйлә табып үзеңне гаепләргә дә күп сорамас. Хатын-кыздан барын да көтәргә була».
Һәм Мәүли хатынын эзләп китте. Гөнаһны борын төбендә эшләмәсләр, болар ерактарак булырга тиеш дип, ул турыдан-туры Идел буена – катерлар, көймәләр торган җиргә юл тотты. Ә бу вакыт Мәүлинең хатыны Зөмәрә, төнлә ялгыз кунарга куркам дип, ахирәте Исламияләрдә төш күрә-күрә йоклап ята иде. Тәрәзәдән кергән шаян кояш нурлары аны кытыклап уяттылар.
– Оһо, – диде ул киерелеп, – озак йоклаганбыз. Минем көнче күбәләгем килеп җитмәде микән? Чыгыйм әле. Юкса…
Ул тиз-тиз киенеп тышка чыкты. Ашыга-ашыга кайтып килгәндә, бөтен бакчада чибәрлеге һәм инсафлыгы белән дан казанган Гандәлифләрнең капка төбендә иренең утыз сигезле кара туфлиен күрде дә катты да калды. Бу туфлиләрне ул берничек тә ялгышмый инде. Чөнки ул аларны үзе алган иде. «Менә сиңа командировка. Менә сиңа инсафлы кыз Гандәлиф. Әйтәм аны Мәүли гел минем арттан шпионлык кылып йөри, үзенең арты чиста түгел икән. Үзе бозык кеше бүтәннәрдән шикләнә инде ул. Ә мин, дурак, яратканга көнләшә дип йөрим. Ярата пычагым. Ирләр мәхәббәтне аңлый белә торган җаннармыни алар. Ну, ярый, күрсәтим әле мин сиңа Зөмәрәңнең кем икәнлеген».
Нәрсә күрсәтергә тиешлеген Зөмәрә үзе дә ачыклап җиткермәгән иде әле. Ул иренең Гандәлифләр капка төбендә ятучы туфлиеннән күзен ала алмыйча озак кына карап торды, аннары катгый бер карарга килеп, кызу-кызу Гандәлифләргә таба юнәлде һәм су буеннан арып-алҗып, күпме эзләп тә хатынын таба алмыйча кайтып килүче Мәүлие белән маңгайга-мангай бәрелеп тукталып калды.
– Әһә, – диде Мәүли тешен кысып, – кайтасыңмы? Ак туфлиеңне озатып кайтасыңмы?
– Әһә, – диде Зөмәрә дә бөеренә таянып, – кайтасыңмы? Кара туфлиең кайда? Командировкадамы? Оятсыз. Чибәр кызлар кирәк булган икән. Пешкән алма кебек хатының гына ярамый башлаган. Җитмәсә, әллә кемнең иске халатын ябынып, күз дә йоммый каршымда басып торасың. Гандәлифнең егете килеп куып чыгардымы әллә?
Зөмәрә Мәүлигә авыз ачарга да ирек бирмәде. Ул артык ярсудан ире өстендәге иске халатның үзенеке икәнлеген танырлык хәлдә түгел иде. Хатыны сулыш алырга туктамасмы дип көтеп-көтеп карады да, өмете акланмагач, үзе һөҗүмгә күчте Мәүли.
– Иң яхшы аклану чарасы – үзең һөҗүм итү дип уйлыйсың инде син. Әмма мине алай гына алдый алмассың.
Телләр күк күкрәтте, күзләр яшен уйнатты. Берсе дә бирешергә теләмәде. Сыер дуласа – аттан яман, ир дуласа – эттән яман, дигән әйтемне болар һәр икесе дә акладылар. Хатыны – ирен, ире хатынын гаепләде. Кире какмаслык дәлил итеп ишек төбендәге ак туфли белән кара туфли телгә алынды.
Әнә шулай дөнья шаулатып өйләренә кайтып барганда аларның каршысына уң колагы ак, сул колагы кара бер көчек килеп чыкты. Көчек кемнеңдер мех эчле йомшак чүәген эләктергән иде. Ул төймәдәй түгәрәк күзләрен Зөмәрә белән Мәүлигә тутырып бер карап куйды да, чүәген тартып ала күрмәсеннәр дигәндәй, терек-терек чабып агачлар арасына кереп югалды.
«Азат хатын», № 4, 1979 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк