Хикәя
Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/ak-paroxod-alyp-kitte
http://syuyumbike.ru/news/proza/ak-paroxod-alyp-kitte-1754156109
Вәсилә белән Илгиз биек баскычлардан аска, трюмга төшеп, каюталарына урнаштылар. Урнаштылар дип, Вәсилә кулында кечкенә сумка, Илгиз – аркасына аскан биштәрдән. Каюта бөркү иде. Герметик ябыла торган түгәрәк тәрәзәсе – иллюминаторы суга тияр кебек. Вәсилә сумкасыннан тамак ялгарлык бутербродлар чыгарды, «Куян күчтәнәче», дип көлеп, Илгиз дә әниләре пешергән көлчәне, авыл йомыркаларын өстәлгә куйды. «Җитеш әле, Вәсилә апа, авылга кайткандай булырсың. Икебезнең менә шулай ашап утырганны белсә, и сөенер әле әни», – дип, күңеле белән һаман авыл ягына каерды. «Монда су хлорлы икән. Йоталмый тордым. Безнең Мәктәп коесы суы түгел шул инде», – дип тә көлгән булды. Шул сүзләрдән соң Вәсилә: «Әйдә, булмаса, тәмле чәй эчик әле, апаем», – дип, энесен сыйларга буфетка алып кереп китте. Кекс, шоколад белән чәй эчкәч, өске палубага күтәрелделәр. Дулкыннарга, пароход артыннан калмый озата барган акчарлакларга, яшел ярларга, көймәләрдә балык тотучыларга карап, бертын табигать белән хозурланып утырдылар.
– Бу дулкыннарда безнең Сөннең дә суы бар бит, – диде Илгиз фәлсәфи уйларга бирелеп.
– Әйе... Сөн – Агыйделгә, Агыйдел Камага коя. Без Кама буйлап барабыз менә, – дип куйды Вәсилә дә. Ул да күңеле белән туган авылына очкан иде инде. – Сөннең яры бигрәк биек. Баскычлары да текә. Әнигә аннан су ташытмаска иде бит инде...
– Гөлсинә мәктәпкә киткәче үк иртүк көянтәләп су ташый анда. Әле эше күп –яланда бәбкәләр саклый, – дип, Илгиз төпчек сеңелләрен искә төшереп, елмаеп куйды.
– Ә Илдус нишли? – Вәсилә берәм-берәм туганнарын барлый башлады. – Роза апалар? Флүрә апага китүеңне хәбәр итә алдыгызмы? Озатырга кемнәр килде?
– Илдус каникулда колхозга эшкә кермәкче иде әле. Ул да мине озатырга барды. Өйдә ир-ат булып каласың, үскәнем, әнине тыңлагыз, булышыгыз, дип әйтеп киттем. Флүрә апа кайталмады инде. Бигрәк тиз булды бит! Роза апа белән җизнәй акча да бирделәр. Күршеләр керде, дуслар килде. Кадрия дә...
Илгизнең Кадрия турында бик тә, бик тә апасына сөйлисе килгән иде дә, никтер оялды.
– Кадрия дә озатып калгач, бигрәк күңелле булган инде алайса! Хатлары килә башлар әле менә! – дип, сизгер апасы егетнең күңелен күтәреп җибәрде.
Кара, Кадриягә пароходта ук хат язмакчы иде бит ул! Хәер, ул сагынычлы хат юллары күңелдә языла башлаган иде инде. «Кадриякәй, исәнме! Әле кичә генә кул болгап озатып калган идең. Инде сагына да башладым. Кулъяулыгың – йөрәк янындагы кесәмдә. Эч пошканда ул юаныч миңа. Төн буе сине уйлап чыктым. Ничек кайтып җиттегез микән? Синең имтиханга да әзерләнәсең бар иде бит. «Җәмгыть белеме»н дә «биш»легә тапшырсаң, институтка биш куллап алачаклар үзеңне! Их, Казан урамнарында бергә йөреп булмады инде... Ә мин су буйлап барам һаман. Инде таң атты. Бондюг, Чаллы, Красный Ключ, Алабугалар артта калды... Бик моңсу һәм ямансу...»
– Кая эләгүеңне тизрәк язып салырсың, яме, үскәнем!
Вәсилә апасы уйларыннан бүлде шулай. Алар югарыдагы палубадан түбәнгесенә дә төшеп әйләнделәр, пароход борынына да барып бастылар. Су тавышы, пароход артыннан күбекләнеп калган дулкыннар әллә кайларга җилкендерде. Ерактан күренгән урманнар, яшел болыннар исә тагын сүзне авыл ягына борды.
– Быел печән әзерләү миңа насыйп булмады инде... – дип көрсенеп куйды Илгиз. – Илдуска кала...
– Ярарсана, юкка хәсрәтләнмә әле, апаем. Мин дә кайтам бит каникулга.
– Кара, Вәсилә апа, кояш баеганы ничек матур күренә! Кояш су өстендә чайкала сыман. Авылда бит анысына игътибар да итмисең... Хәзер көтү кайтадыр инде... Әни, капка төбенә чыгып басып, сыер, сарыкларны каршылыйдыр... Аннан инде башлана...
– Кичке маҗаралармы? – дип көлде Вәсилә. Үзе дә шул кичке авылга эләккәндәй булды. Сораулар яудыра башлады.
– Безнең капка төбендә Санияттәй, Зәкияттәйләр, Гариф абзыйлар, Мөслимә апалар әле дә дөнья хәлләрен сөйләшеп утырамы? Клубка төшүче яшьләрне тикшереп калалармы? Бала-чага сыер сакларга чыгып китәме?
– И анда авыл гөжләп тора! Дөңгердәп матайлар уза, сәпитләрдә чабалар, аңгыраеп калган сарык бәрәннәре бәэлдәшә, соңарып басу ягыннан кайтучы Саматның аты пошкырганы ишетелә, кайда капка шыгырдый, кайда кызлар чыркылдый... Үзе бер концерт, билләһи!
Илгиз җанланып китте, үзе дә шул авыл киченә кайтып төшкәндәй булды. Әйтерсең менә хәзер, шушы шаукымнан файдаланып, арт капкадан тиз генә чыгып китәчәк тә Кадрияләр авылына җилдерәчәк. И-их!
...Еракта балкып утлар күренде. Пароход кычкыртып гудок биреп, җырлар, музыка яңгыратып, ярга якынлашты.
– Чистайга килеп җиттек. Иртүк Казанда булырбыз... – Вәсилә апасының сүзләре аерылышыр, саубуллашыр минутларны якынайтып, тагын чынбарлыкка кайтарды.
...Пароход пуф-пуф килеп юлын дәвам итте. Инде ярлар да күренми башлады. Горизонтта су, су, су... Һава белән су тоташкан инде әллә?
– Вәсилә апа, күр әле, бу суның иге-чиге юк икән бит! Ярлар да юк. Диңгез кебек! – диде егет шаккатып.
– Каманың Иделгә кушылган урыны шушы була инде алайса. Лаеш районы тирәсеннән узабыздыр. Каманың киңлеге 25 чакрымга җитә дип укыган идем. Чынлап та, диңгез кебек шул. Үзең дә диңгезче булмасаң әле... – Апасы тавышында шоммы, билгесезлекме, Илгиз өчен борчылумы – ниндидер аңлатып булмастай киеренкелек төсмерләре бар иде.
– Иртәгә Татвоенкоматта әйтерләр инде, – диде Илгиз.
...Иртәнге Казан. «Жуковский» пароходы гудоклар биреп сәламләп, Елга портына килеп туктады. Трапны куйдылар. Халык ярга ашыкты.
Каршылаучылар да дулкын булып трапка якынайды. Каршылаучылар булмаса да, Илгиз белән Вәсилә дә ашыкты. Берсе – менә хәзер военкоматка китәчәк, икенчесе кире кайтып китәр өчен кассага билетка йөгерәчәк. Ә хәзер алар трамвай тукталышына атлыйлар.
– Илгиз, апаем! Сау бул! Тизрәк кайт! Хатларыңны язып тор!
– Ярар, Вәсилә апа, кайтырмын! Язармын! Борчылмагыз!
Икесе дә күз яшьләрен бер-берсенә күрсәтмәскә тырышып, апалы-энеле бер тын кочаклашып тордылар. Вәсилә кечкенә малайны иркәләгән кебек энесенең аркаларыннан, битләреннән сөйде. Ул арада трамвай килгәне дә күренде.
– Киттем, апам! Хуш! Әниләргә сәлам әйт!
– Исән-сау йөр, апаем!
Аркасына биштәр аскан егет йөгереп барып трамвайга утырды. Район хәрби комиссариатында аңа иртән Татвоенкоматта булырга дигән повестка тоттырдылар. Елга портыннан Луковский тукталышына 7 нче трамвайга утырып барырга кирәген дә яхшылап аңлаттылар. Кызыл трамвай Казан урамнарына кереп югалганчы Вәсилә күз дә алмый карап калды.
(Ахыры бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк