Хикәя
– Роза апа, җизнәй! Илгиз абый армиягә китә! Иртәгә үк!
Гөлсинә бәбкәләр саклаган җиреннән йөгереп кереп әйтте бу хәбәрне. Үзе менә-менә елап җибәрер сыман. Әллә ничек көтелмәгәнчәрәк яңгырады шул бу яңалык. Илгиз абыйны бит көзгә калдырганнар иде инде. Башка егетләрне май аенда ук алып киттеләр. И кыен булыр инде авылдан берүзенә генә чыгып китүләр. Утка-суга төшәрдәй булып, озату мәҗлесе ясарга әзерләнеп йөргән Мөхлисә апа да, эшне каян, ничек башларга белми тәмам каушап калып, безгә кереп җитте. Ире инде күптән гүр иясе. Олы кызы Флүрә башка районда укыта, кечерәге Вәсилә Алабуга пединститутында укып йөри, Илдусы белән Гөлсинәсе әле мәктәп укучылары гына: улы тугызынчыны, кызы бишенчене бетерде.
– Их, Кадриясе дә бит кыюсыз. Теге, Сәфәр кызын әйтәм... Безгә килеп табын әзерләшә торган түгел. Бәлеш тә тыгарга, аш та салырга кирәк... – дип өзгәләндеул. – Раза, булмаса, син бәлешкә ит турый тор инде, – дип сеңлесенә, ягъни безнең әнигә дәште.
– Ярар, түткәй, үзеңне бетермә әле. Токмачын да кисәрмен, бәрәңгесен дә әрчермен... Зур бәлеш тыгарбыз мичкә... Тиз лә ул! – Әнинең йомшак тавышы барысын да тынычландыргандай булды.
Без бала-чагага кызык та, көтелмәгәнчә дә, никтер ямансу да. Илгиз абый мәктәптән соң Минзәләдә шоферлар курсында укып йөрде, колхозда эшләде. Сөйгән кызы – күрше авылныкы, интернатта торып унынчыда укый. Исеме Кадрия. И ошый инде шул кыз безгә! Үзе чибәр, битләре сипкелле, озын чәчләрен артка өеп куя, маңгай чәче киселгән. Нәкъ «Баллада о солдате» киносында уйнаган Жанна Прохоренко инде менә! Без аны Гөлсинә белән үзара гына «җиңгәчәй» дип йөртәбез. Үзенә «Кадрия апа» дип эндәшәбез. Эндәшәбез дигәч тә, алай сөйләшеп йөргән юк ла. Каршыга очраса, оялып кына: «Исәнмесез-з-з», – дип үткән булабыз. Ул да Илгиз абый сеңелләре икәнебезне белә, әлбәттә! Безгә ничектер башкачарак карый кебек. Елмаеп: «Исәнме, акыллым!» –дип җавап бирмәс иде инде. Әтинең матаен сорап торып, Илгиз абый берничә тапкыр Кадрия апаны авылларына да илтеп куйганы бар.
...Менә ул армиягә озату көне. Бакчалар шәмәхә, зәңгәр сиреньнәргә күмелгән. Һәр тарафта баш әйләнерлек хуш ис: чәчәк исе, яшел чирәм исе. Мөхлисә апаның ачык тәрәзәсеннән урамга бәлеш исе таралган. Рафаил абыйның гармуны, бер көйдән икенчесенә күчә-күчә, кемнәрнедер елата, берәүләрне җырлата.
Түгәрәк күл әйләнәсен
Бергәләп үттек.
Син кайтырга,
Мин көтәргә вәгъдә бирештек...
Яшьләр Әлфия Авзалованың яңа җырын отып алган, шуны җырлыйлар.
Кыр казлары китте тезелеп,
Син дә, бәгърем, киттең,
Бик ямансу иттең,
Мин озатып калдым өзелеп...
Кадрия апаның дус кызлары Ләйсән, Әлфияләр Илгиз абыйны биюгә чакырып, аны култыклап, алмаш-тилмәш бөтереләләр. Кадрия апа ак кофтадан, кара итәктән. Елмаерга тырыша, ләкин иреннәре дерелдәп, күзләрен яшь пәрдәсе каплый. Үзе һаман бәләкәй кыз кебек егетенең кулларын җитәкләгән. Илгиз абыйның да күзләре кызарган... Менә ул Кадрия апаның яшьләнгән күзләреннән сөртә, ипләп кенә кызны кочаклагандай итеп, киң күкрәге белән аның нәфис гәүдәсен ышыклый. Кадрия апаның җилдә уйнаган чәчләре Илгиз абыйның битләренә тиеп-тиеп китә... Без, кино караган кебек әсәренеп, аның ахыры көтелмәгәнчә яхшы тәмамлануына өметләнеп, бу икәүдән күз дә алмыйбыз. Һәр хәрәкәт, һәр караш әллә нинди серле, мәгънәле тоела.Их! Илгиз абыйны алып китәсе машина килмәсен иде! Могҗиза булып, китү көнен озаккарак кичектерсеннәр иде!
Кояш инде өйләне узып, ындыр арты бакчаларына таба авышканда капка төбенә әрҗәле машина килеп туктады. «Әҗәкүл пристане», «Казан пароходы» дигән сүзләр колакка керә. Берсе Илгиз абыйны кочакларга ашыга, берсе кулын кыса, кемдер аркасыннан сөя. Әти белән әни дә шунда. «Бигрәк игелекле бала», «Акыллы егет», «Юллары уң булсын!» дигән сүзләр кабатлана. Халык машина янында гөж килә.
– Командирларыңны тыңлап кына йөр, апаем!
– Хатларыңны язып тор!
– Улыкаем! Сакла үзеңне! Хатларыңны язып тор! Исән-имин әйләнеп кайт берүк! – диде Мөхлисә апа юл биштәренәкүчтәнәчләр сала-сала. Мичтән чыккан ипи дә, Сәрби әби белән пешергән төш тә, каклаган каз кисәкләре дә җай гына кереп урнашты. –Ай-һай, апаларың гына кайталмады инде. Белми-күрми калалар... Бигрәк күз ачып йомган арада булды ла...– дип уфтанды ул,ак яулыгын тагын да кыса төшеп бәйләп.
– Ярар инде, әни... Бетеренмә ул чаклы. Барам да кайтам инде. Күз ачып йомганчы үтә ул вакыт. Танымый да торырсыз әле кайткач!
– И улым! Берүк шулай булсын! Аллаһым ярдәменнән ташламасын!
...Әнә Илгиз абый җитез генә машинага сикереп менә. Кадрияне дә көчле куллары белән җиңел генә күтәреп алып үзе янына утырта, озатырга килгән яшь-җилкенчәк тә машина әрҗәсенә чүмәшә. Машина кычкыртып кузгала. Түбән оч борылышына җиткәнче капка төбендә кул болгап калган кадерле кешеләрнең сулышын, җылысын тоя ул.«Сау бул, әни! Хушыгыз, кадерле туганнарым! Яхшы күңелле күршеләр, исән-сау торыгыз! Туган авылым, көт, кайтырмын!»
Әйтәсе килеп тә, тел очында калган шул сүзләре күңелендә ургып, егетне әллә нинди бер сагыш дулкынына төрә.
* * *
...Кадрия, Илгизгә сыенып, әле күзләрен йомды, әле егетнең беләгеннән кысып тотты, яшь аралаш елмайгандай итте. Их! Вакытны туктатасы, шушы санаулы сәгатьләрне озакка сузасы иде. Күңеле белән бергә йөргән кадерле сукмакларны барлады кыз. Әле кайчан гына урманга каен суы эчәргә бардылар. Тимер тырнак болынында Илгиз күлдән төнбоеклар өзеп бирде. Кадрия унынчыны тәмамлауга, икәүләп Казанга китәргә хыялландылар. Кадрия – педка, Илгиз авыл хуҗалыгы институтына керә, имеш. Ә военкоматтан килгән повестка бөтен хыялларны чәлпәрәмә китерде. Кая җибәрерләр Илгизен? Ничә елга? Ник бер аңа гына килгән бу чакыру? Ник Илгиз берүзе генә китә? Кадрия алда булачак чыгарылыш имтиханнары турында да, авылларына бүген караңгыда ничек кайтасын да уйламаска тырышты. Мөмкин булса, ул егете белән армиягә үк тә китәр иде.
– Илгиз!..
– Әү, акыллым!
– Хатыңны пароходта ук яза башла, яме! Мин көн саен, сәгать саен көтәчәкмен! –диде Кадрия өзгәләнеп.
– Есть, товарищ капитан! – дип шаярткан булды егете. Икесе дә көлеп, киеренкелекне, аерылышу газабын кугандай иттеләр.
Яшьләр төялгән машина, Актанышны узып, Әҗәкүлгә якынлашты. Җыр, гармун тавышлары тынып тормады. Кадрия, ашыгып, ак кечкенә сумкасыннан чиккән кулъяулык алды да Илгизнең түш кесәсенә салды. Кадрия чәчләренең хуш исе, җил алып килгән сирень чәчәге исләре – барысы да шул кулъяулыкка сеңгән иде. «Сине хәвеф-хәтәрдән сакласын! Бергә чакларны искә төшереп торсын!» – дип пышылдады да кыяр-кыймас кына егетнең битеннән үбеп алды Кадрия. Илгиз аны күтәреп алып әйләндерде, «Кайтуымны көт, Кадрия!» – дип, битләреннән, чәчләреннән үпте. Яраткан кешеңнең кочагыңда булуы, аның йөрәк тибешен тою рәхәт тә, бу кадерле минутларның инде вакыты беткәнен аңлау үзәк өзгеч сагышлы да иде.
Агыйделдә дулкыннар уйнады. Су өстендә ай, йолдызлар чайкалды. Пристань утлары балкып яна иде. Яшьләр яр буена көн дә кичке уенга чыга, ахрысы. Җыр, бию, шаян сүзләр тынып тормый. Тальян гармун тавышы үзәкләрне өзә.
– Егетләр, Уфадан пароход тиздән килеп җитә!
– Казанга баручылар, кыймылдый башлагыз!
(Дәвамы: https://syuyumbike.ru/news/proza/ak-paroxod-alyp-kitte-1754156109)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк