Логотип
Проза

Ак пароход алып китте (ахыры)

Илгизнең күз алдында хәрефләр йөгереште. Кат-кат укыды ул хатны...

Ахыры. Башыhttps://syuyumbike.ru/news/proza/ak-paroxod-alyp-kitte

                          http://syuyumbike.ru/news/proza/ak-paroxod-alyp-kitte-1754156109

                          http://syuyumbike.ru/news/proza/ak-paroxod-alyp-kitte-davamy

Илгизгә бу көн берсеннән-берсе шаккатмалы яңалыклар әзерләгән булып чыкты! Хәрби комиссариатта тагын бер кат медицина тикшеренүе узгач, аның хезмәт итү урыны билгеле булды. Владивосток, Тын океан хәрби-диңгез флоты. Өч елга китәчәк! Бу хәбәрне җиткерүче офицер Илгизне җилкәсеннән кагып, мактап та куйды әле. Флотка бөтен кеше дә эләгә алмый, физик яктан көчле, сәламәт булган, авылда әйбәт гаиләдә тәрбияләнеп, эшләп үскән, тырыш, дисциплиналы, көчле ихтыярлы егетләр генә бара, дип күңелен үсендереп җибәрде. «Мин сиңа ышанам, егет!» – диде. 

Илгиз үзе белән китәчәк Олег, Марат белән дә танышты. Аларны алырга килгән хәрби вәкил белән ерак юлга кузгалдылар. 

Тимер юл станциясендә Казан–Свердловск поездына утырдылар. Арча, Кукмараларны да үттеләр. Туган якның урман-кырлары күз алдында артка шуыша барып, ераклашканнан-ераклашты. Можга, Янауллар, Пермь өлкәләре күзгә чалынып, ул арада вагон тәрәзәсеннән яңа җирләр, яңа станцияләр күренде. Күңелдә Кадриягә языласы хат юллары тезелә башлады.

«Кадрия сылу! Сиңа поезд вагоныннан сагынычлы сәламнәремне юллыйм. Мине озатканда белгән кебек җырлап калгансыз икән, ак пароход алып китте, моряк итте, дип... Мине Владивостокка  хәрби-диңгез флотына җибәрделәр. Дөньяның иң озын тимер юлы буйлап атнадан артык поездда барачакбыз икән. Казаннан Владивостоккача 9 меңләп чакрым диделәр. Син имтихан тапшырып йөргәндә анда инде күптән караңгы төшкән булыр. Җиде сәгать аерма. Иң булган егетләрне флотка алалар дип тә әйттеләр әле военкоматта! Менә без нинди!.. Хатларны барып җиткәч күп итеп язармын. Кызганыч, син адресымны белмичә,  җавап та яза алмыйсың бит әле. Сагындым үзеңне! Сине күрмәгәнгә атна гына түгел, ел үткән кебек булды инде... Имтиханнарны тапшырып бетергәнсеңдер инде. Аттестат та алгансыңдыр. Инде Казанга институтка җыенасыңдыр. Уңышлар телим сиңа, Кадрия!» 

...Поезд алга чаба. Көн арты көн, шәһәр арты шәһәр... Илгизгә география дәресләре аша гына таныш таулар, елгалар, шәһәрләр... Омск, Томск, Новосибирск, Чаны күлләре, Бараба далалары, Красноярск, тайга урманнары... Иркутск белән Бурятия чигендә инде планетаның иң зур, иң тирән күле Байкал җәйрәп ята. Зәп-зәңгәр! Иге дә, чиге дә күренми! Әнә, белгән кешеләр әйтә:  озынлыгы 620 километрларга сузылган, урыны белән киңлеге  70 чакрымнарга җәелгән, ди! Кемнәрдер суга чумып чыгарга да өлгерә. Поезд тагын томырылып чаба. Ләкин юлның очы да, кырые да күренми һаман. Чита, Биробиджан, Хабаровск, Уссурийск... Их, озын юл ялыктыргычка да әйләнә икән шул.
...Һәм, ниһаять, ул Владивостокта – Тын океан шәһәрендә! Өч яктан да Япон диңгезе сулары белән уратып алынып, гөмбәз сыман сопкалардан  ярымутрау ясап утыручы бу шәһәрдә диңгез исе, җил исе...  Илгиз хәйран калып шул манзарага сокланды. Ару-талчыгулар да онытылды. Хәзер инде ул Кызыл байраклы Тын океан флоты матросы. Өстә – ак-зәңгәр буйлы тельняшка, ул безнең илнең хәрби-диңгез флоты флагы кебек,  башта – ак бескозырка, аякта ботинкалар. Гәүдә – төз, адымнар – ышанычлы. Шушы матур кыяфәтендә төшкән фотосын ул һичшиксез Кадриясенә, әнисенә, туганнарына җибәрәчәк.  Ә шулай да энесе Илдуска тизрәк бер рәсемен җибәрергә булды. Әнисе төшенә керде бит. Никтер уйчан күренде ул. Әллә Илгиз сагынганга, әллә әнисе аның өчен борчылып йөри инде... Хатлар озак йөри шул...  Фото артына: «Әнинең сүзен тыңла, үскәнем. Аңа булыш!» – дип язды.

...Чираттагы хатында Кадрияне үзләренең корабле белән таныштырырга булды. 

«...Кадрия, күз алдыңа китер: Крейсер диңгезгә чыкты. Анда инде башка ритмдагы тормыш, башка режим. Куелган бурычларны төгәл аңлап, профессионалларча үтәргә кирәк. Өйрәтү тревогалары тәүлекнең теләсә кайсы вакытында. Йокы өзек-төтек кенә, вахталар арасында гына. Монда безне, яңа килгәннәрне «килька», «салага» дип йөртәләр. Безнең кубрикта җыеныбыз «килька»лар инде. Бер ел хезмәт иткәннәр – «карась»лар. Капитанны «кэп» дип йөртәбез үзаралай. Камбузда ашыйбыз. «Марс»ка да менәбез. (Анысы корабльдәге мачта була инде.) Давыл чыкса, кораб чайкала, кубриктагы бөтен нәрсә оча башлый. Егетләр «эт вальсы» башланды дип көләләр. Менә бүген дә бик нык селкетә әле. Кәгазь, ручкалар очып төште. Була торган хәл...»

...Кадриядән хат килгән көн чын бәйрәм кебек булды инде. Сагынам, дип язган! Төшләрендә Илгизне күрүен язып җибәргән! Ничек хезмәт итүе белән кызыксынган! Кыз Казан пединститутында, химия-биология факультетында укуын, тулай торакта яшәвен, күңелле студент тормышын яратып тасвирлаган. Илгиз хатны укыганда үзен дә Казан урамнарында йөри, театрларга бара кебек хис итте. Кайткач, һичшиксез укырга керәм дип үз-үзенә сүз бирде. Ә җавап хатын болай язды.

«Тын океан ярларыннан сәлам, Кадрия матурым!

Туган якны, сине уйламаган, искә алмаган көнем юктыр. Мин китәр алдыннан бер матур җыр чыккан иде. Аны радиодан да җырладылар. Син ул җырны хәтерлисең микән? «Диңгезче хаты» дип атала. Синең хаттан соң шул җырны күңелдән генә көйләп йөрим. Сүзләрен тулысынча язып җибәрәм. Безгә бик туры килә ул.

«Хезмәтең ничек?» – дип,
«Нишлисең кичен?» – дип,
Сорап язасың син хатыңда.
Яктыра ак төннәр,
Була борчу көннәр,
Яза алмыйм сиңа барсын да.

Усал җилләр уйный,
Күктә йолдыз булмый,
Диңгез шаулый давылга тарып.
Ләкин диңгезчеләр
Каушап чигенмиләр –
Кораб йөзә дулкыннар ярып.

Диңгез чикләрендә
Ярсу җилләренә
Керфек какмый торабыз сакта.
Синең күзләреңне,
Җылы сүзләреңне
Хәтеремдә тотам еракта.

Кадрия, бу җыр белән монда егетләр дә кызыксынды әле. Ни турында, диләр. «Песня моряка» дип, эчтәлеген сөйләп бирдем...»

* * *
...Кадриядән сирәк кенә хатлар килеп торды. Кыз инде өченче курска җитеп, киләчәк тормышы турында җитди уйлана башлаган, инде читләшкән дә сыман... Илгизне күп нәрсәгә өйрәткән, чын ир-егет итеп чыныктырган армия хезмәте дә үзенең экваторын узып китте. Ерак походлар, чит гаваньнар,чит илләр, катлаулы хәрби заданиелар... Ул гади матростан старшина дәрәҗәсенә күтәрелде, партия сафларына кабул ителде. Дембельгә дә санаулы көннәр калды. Ә армия хезмәтен тутырып кайтырга чыгар алдыннан көтелмәгән хат килеп төште.
«Казаннан сәлам! Исәнме, Илгиз! Бу хатны үзең кайтканчы тизрәк язып салыйм дидем. Очрашып булмас. Күзгә-күз карап сөйләшергә дә мин әзер түгел. Дөрес аңла! Син – әйбәт, бик әйбәт егет! Ләкин без бергә була алмыйбыз. Мин инде бүген-иртәгә югары белемле укытучы, ә син әле институтка җыенасың гына... Мин озак уйландым. Үземә гашыйк күп егетләрне кире бордым. Әмма Шамил белән уй-фикерләребез бер булуын, аны яратуымны аңладым. Синең белән дуслашып йөргән, сине уйлап төн йокыларын калдырган,  армиягә озатып калган мәктәп укучысы Кадрия белән бүгенге Кадрия арасында җир белән күк аермасы! Хыяллар, өметләр, ихлас хисләр, гашыйк булып йөргән көннәрем еракта-еракта – томаннар артында сыман. Әйтерсең ак пароход үзе белән алып китте аларны... Шамил миңа тәкъдим ясады. Без бергә ерак чит өлкәгә укытырга китәчәкбез. Миңа үпкәләмә, ачуланма да. Язмыштан узмыш юк. Күрәсең, шулай язылган булган. Ә синең бәхет алда әле! Син шәп егет, Илгиз! Җавап язма. Хуш!..» 

Илгизнең күз алдында хәрефләр йөгереште. Кат-кат укыды ул хатны. Тәмам ятлап бетерде. Кадрияне кичерергә дә тырышып карады. Үткәндәге Кадрияне – бала-чага итеп, бүген хаты килгәнен – үз бәясен белгән җитди кыз итеп күз алдына китерде. Кәефе шактый кырылды. Әмма сынмады, сыгылмады. Түзәргә! Сер бирмәскә! Кайту белән институтка әзерләнергә! Укырга, укырга!  Военкоматта озатып калганда нәрсә диделәр? «Көчле рухлы, кыенлыкларга бирешми, алга куйган максатына кыю бара торган чын егетләр флотта хезмәт итә», – диде бит офицер. Ә Илгиз җебеп төшә, сыната торганнардан түгел! Ак пароходта бөреләнгән хыяллары җилкән булып аны яңа офыкларга, зур юлларга, җиңүләргә әйди иде.          
  

 
    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар