Хикәя
Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/ak-paroxod-alyp-kitte
Әнә ул Илгизне алып китәсе ак пароход, кичке Агыйделгә бер ямь өстәп, җыр-музыка яңгыратып, якты утлары белән балкып, дулкыннар ярып, Әҗәкүл пристанена якынлашты. Эдуард Хильның җыры якынрак ишетелә башлады.
Как провожают пароходы?
Совсем не так, как поезда...
Аны Зыкинаның «Течет Волга»сы алыштырды:
Издалека долго – течет река Волга...
Яр буенда гармунга кушылып җырлаган яшьләр тавышы пароходтан агылган җырларны күмеп китә иде.
Ак пароход алып китте
Иркәмне еракларга.
Алып китте, моряк итте
Ил чикләрен сакларга...
– Моряк булырсың микән син дә, Илгиз? – Кадриянең соравына борчылу да, сагыну да, егетен беркая җибәрәсе килмәү дә, тагын әллә ниләр сыйган иде.
Ә кызлар өздерә генә җырлап:
Ак пароходтан сорадым,
Кайчан кайтыр иркәм, дип.
Идел буйларында кабат
Очрашыбыз микән, дип...
«Жуковский» пароходы причалга якынайды. Су чайпалган, пароход механизмнары эшләгән тавышлар ишетелде. Капитанның «Приготовиться к швартовке!» дигән командасы яңгырады. Матрослар трапны куйдылар. Менә хәзер шул трап кына туган җир белән бәйләп тора сыман. Кая җибәрерләр Илгизне? Ниләр көтә аны? Аһ, авыр икән лә озатып калучылар белән саубуллашу! 18 яшьлек егетнең йөрәге сулкылдап куйды. Траптан инде халык эчкә уза башлады. Илгизне әле дуслары кочаклап күреште, әле энесе аерылышасы килмичә бер тын аңа сыенып торды, Кадрия яшьле күзләре аша елмайган булып, башын егетнең җилкәсенә салды. Ул шушы сурәтендә ничә көннәр, айлар Илгизнең төшләренә керер әле!
– Алабугага, Вәсиләгә срочный телеграмма сугарга кирәк! Каршыласын Илгизне. Күреп калыр, ичмаса, – диде берсе.
– Абый, Вәсилә апа каршылар сине! – диде дулкынланган Илдус.
– Вәсилә апа килсә әйбәт була инде, – дип куйды Кадрия дә җанланып.
Бу хәбәр күңелен җылытып җибәргәндәй булды Илгизнең. «Иртәгә апа белән күрешәчәкмен. Бөтенләй дә япа-ялгыз булмыйм әле», – дип эчтән юатты үзен 18 яшьлек егет. Хәзер пароходның трюмында төн чыгар да... Юк, палубадан төнге Агыйдел, күктәге йолдызлар белән серләшер ул. Кадриясе турында уйлар. «Мине сагынганда айга кара, мин дә күзләрем талганчы шул айга төбәлеп торырмын. Ай сердәшебез булсын...» Ул Илгизгә соңгы очрашуларында шулай дип тә пышылдаган иде бит. Их, Кадрия! Каласың! Озаккамы аерылышырбыз?..
Ул озатучыларга кулын изәп, соңгы кеше булып траптан атлады.
– Палубага, чык, Илгиз, палубага! – дип кычкырды ярдагылар.
«Прощание славянки» маршын уйнатып, «Жуковский» акрын гына кузгалды.
Йөрәкне телгәләп, ярдан тагын теге җыр яңгырады.
Ак пароход җавап бирде,
Көтә белгән түзгән дип.
Аерылсагыз вакытлыча,
Күрешерсез тиздән, дип...
Җыр да, чәчәкле косынкасын җилфердәтеп болгап калган Кадрия дә ерагая, ерагая барып, бөтенләй күренмәс булдылар.
* * *
Имтиханнарга әзерләнеп йөргән Вәсилә, никтер эче пошып, институт тулай торагының беренче катына – хатлар куела торган өстәл янына ашыкты. Хатлар алфавит буенча тезелгән тартмаларга салына, телеграммаларны өстәлгә куеп калдыра почтальон. «Ш» хәрефле бүлкәдә Шакировага хат күренмәде. Чү! Телеграмма! Вәсиләгә! «Встречай пароход «Жуковский» Илгиз» диелгән. Кыз бер мәл кая сугылырга, эшне нидән башларга белми аңгыраеп торды. Аннары утлы күмер тоткандай телеграмманы эләктереп бүлмәләренә йөгерде. «Имтиханнар... Тарих... Пароход» сүзләре миен бораулады. Казанга китүче пароход бит бу!Ярый әле бүлмәдәш кызлары ушлы булып чыкты. Кайсы акча биреп торды, кайсы җайлы босоножкиларын кидерде. Кыз томырылып Алабуга пристанена чапты. Ул каты йөгерүдән тыны куырылып килеп җиткәндә пароход киткән иде инде... Каушап калган Вәсилә чарасызлыктан елап җибәрде. Нишләргә? Ярый кассир хатын күреп алып, тиз генә хәленә керде.
– Елама, сеңлем. Хәзер пароходны куып та җитәрсең, узып та китәрсең. Метеорга билет ал. Берсут пристанена төшәрсең, – диде.
Унбиш минуттан студент кыз метеор салонында утыра иде инде. Дулкыннар ярып, ул алга томырылды. Зәңгәр Кама өстендә акчарлаклар уйнаклап очты. Су өстендә баржалар, көймәләр калды. Яр буенда утырган балыкчылар калды. Зур булып күренгән ике палубалы ак пароходны – «Жуковский»ны да узып китте метеор. Суга, дулкыннарга карап бара торгач, Вәсилә дә тынычлангандай булды. Озакламый ул энесен күрәчәк! Аны Казанга кадәр озата барачак! Имтиханнарын ничек тә тапшырыр әле. Илгизне озату мөһимрәк! Күрешәлмәсәләр, бик үкенечле булыр.
Менә метеор причалга килеп туктады. Дулкыннар уйнаган Камасы, озын төз наратлары белән каршы алды Берсут. Пароход килеп җитмәгән иде әле. Вәсилә тиз генә кассага йөгерде һәм үзенә дә Казанга кадәр билет алды.
Якынлашкан пароходның гудок тавышлары ишетелде. Вәсиләнең йөрәге урыныннан кубардай булып тибәргә кереште. «Илгиз! Балакай! Мин монда! Күрешәбез, Алла бирса!» – дип кабатлады ул үзалдына.
Әнә «Жуковский! Вәсилә, чыдый алмыйча, әле причалга трослар ыргытканчы ук пароходка таба йөгерде.
– Илги-и-из! Ишетәсеңме? Мин монда-а-а!
– Илги-и-из! Төш тизрәк!
Пристаньга халык чыга башлады.
– Вәсилә апа?! Син ничек монда?
Егет үз күзләренә үзе ышанмыйча, апасы кочагына ташланды.
– Ә мин Алабугада шундый көттем сине! Озак көттем. Пароход кузгалып киткәнче... – диде ул апасына сыенып. – Синдер дип, әллә нинди апаларга каршы йөгердем. Күрешә алуга өметем өзелгән иде инде. Телеграмма барып җитмәгән дип уйладым. Белсәң ничек кыен икәнен...
Вәсилә тыела алмыйча елап, егетне тагын да кысып кочаклады, аркаларыннан сөйде.
– Илгиз апаем! Мин барыбер килдем менә. Метеорда куып тоттым сине! – диде дә, энесенә билетын күрсәтте. – Хәзер синең белән Казанга ук китәм. Икәү бергә китәбез!
– Чынлапмы? Менә сюрприз! Их, апам! Булдырасың син! – Илгиз сөенеп, якын итеп апасына сыенды.
Апалы-энеле алар траптан пароходка уздылар.
(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/ak-paroxod-alyp-kitte-davamy )
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк