Логотип
Шигърият

ЯРАТУ УЛ ЯЗДАН ГЫНА ТОРА

Луиза Янсуар 
 
* * *
Бу язга бер үпкәм юк минем – 
Елмая көннән-көн яктырак.
Сабырым сынганда...
Еласам...
Тик тора мөлдерәп... аптырап...
 
Ул бары яз гына. Нарасый.
Ул белми язларның бүтәнен:
Мин ничек таңнарда уянып,
Сагынып, күзләрең үпкәнем.
 
Һәм ничек сагыштан... үлгәнем,
Синнән соң яшәгән дәвердә.
Бу язга бер үпкәм юк минем.
Ул миннән,
Мин аннан – 
Бәхилләр.

 
* * *
Грустные люди мы друг без друга… 
Диана Арбенина 
 
Сине сагынып чыгам юлларга,
Сине сагынып керәмен кайтып.
Һәм чынаякка хуш исле җәйме
Ага челтерәп? Әллә соң вакыт?
 
Онытып тәмам барлыгын җирдә
Эш сәгатьләре, кеше сүзенең
Мин табам, кайтып, синдә үзеңнән,
Хәтта үземнән үзрәк үзеңне.
 
Моңсу бу җирнең моңсу икәве – 
Хәзер дә шул без. Тик ул моңсулык,
Икегә бүлгәч, яктыра төшә...
Шуңа кайтасың син дә – юксынып.
 
Ашыкмый гына. Кадерең тоеп.
Җилли чәчләрең. Күзләрең көлә.
Бүген. Шушында. Бар без.
Калганын...
Икебезгә бер – 
УЛ гына белә.
 
 
Гөлназ Газизова 
 
* * * 
Син киткән тарафтан җил исми.
Су акмый. Таң атмый.
Һичьюгы, юлыннан тайпылган мосафир,
Бер йотым су сорап,
Бусагам аркылы атламый.
Тып-тынлык.
Ә миңа бары бер сүз җитә. 
Сәламең булмасын,
Булмасын ул – миңа әйтелгән. 
Бары сүз. Бары ым. Бары бер ачыклык – 
Йокысыз төннәргә тезелгән.
Мин үзем сине бер сулышлык арага китердем.
Җылыга тартылды күңелем.
Чигәне ватардай акылым сулкылдый
Мин – сиңа, син миңа түгелен.
Ирек бир... Бер сулыш алырга,
Син киткән тарафтан тик хәбәр бирсеннәр.
Килсеннәр дә, карап күземә:
«Сагынмый!» – дисеннәр. 
 
* * * 
Ә кешегә... кеше кирәк икән – 
Салкын төндә өстен ябарга,
Эштән кайтып кергән чакларында
Ашын салып көтеп торырга.
 
«Миңа язган тиңем», – диеп дәшеп,
Иң яхшысын җирдә эзләмичә, 
Кирәк икән, кирәк кемдер берәү: 
«Үземнеке» диеп яшәр өчен.
 
Ә кешегә кеше кирәк икән – 
Салкын кичтә учак ягардай, – 
Сулар һава өчен сихәт булып, 
Эссе көндә яуган яңгырдай. 
 
Иптәш булыр өчен кеше кирәк:
Таңнар каршыларга җәйләрдә.
«Ә киләчәк шундый ерак», – диеп,
Һәр кич саен бергә чәйләргә.
 
«Кайтуыңны хәбәр ит!» – дияргә
Озатучы кирәк – сәфәргә. 
Ерак юлдан кайтып кергән чакта
Каршылаучы кирәк һәркемгә.
 
Чәчләреңнән сыйпап: «Син бүгеннән
Ялгыз түгел бит», – диюче кирәк. 
Көзләрендә җылы булсын өчен – 
Кешегә бит бары кеше кирәк.
 
* * * 
Кышның кыйпылчыгы,
Адашыпмы,
Кызыл таҗлар сыйпый буранда.
Алдануын кичермәгән – җете,
Басып тора өмет сагында...
...Язгы кардан эзләр салып барыш.
Бер-береңдә дөнья гизеп йөреш...
Әмма, белмим, нинди көтә сәяхәт.
Мине бу үтәли салкын яздан
Алып калган җылың өчен 
Рәхмәт! 


Эльвира ҺАДИЕВА

* * *
Синеңчәрәк – чакырмыйча – керде бер төн.
Һәм дәшмәде...
Келәмнәргә сеңгән кыргый шәүләң – күрде –
Көнләшмәде.

Синең исне саклар гөлләр арасында
Адашмады.
Толымнарым – син үргәннән, сүткән идем –
Тарашмады.

Керфегемдә яшең калган – мин белмәдем,
Сизелмәгән...
Ишетелде тик чың, һәм таң белән керде
Яз бүлмәгә...

Ул чакларда – беренче яз, онтылырлык,
Тоям тәмен...
Хәзер беләм инде чыңлап...
Горур төннең 
Өзелгәнен.

Һәм кызганмыйм, үкенмим дә төннәр кебек,
Җанны ярып...
Бөек горурлыктан нәни генә сөю хәтта
Мең югары!


Эльмира ҖӘЛИЛОВА
ЯРАТУ УЛ ЯЗДАН ГЫНА ТОРА

«Гомереңнең җылы җәе», – дисең,
«Минем җаным тулы көзге моңнар!»
Көзләр, дисең,
           Көзләргә ни булган?!
Көзләрнең дә матур көннәре бар!

«Җәйләреңне көзгә алыштырма,
Ашыкмале, – дисең, – бераз уйла!»
«Син – җәйләрдә!» – дисең,
                       Синсез булгач,
Җәйләрдә дә елак көннәр була.

Көзләрне – җәй,
Җәйләрне яз итү
Бары үзебездән генә тора!
Мин – җәйләрдә,
                       Син – көзләрдә икән –
Мәхәббәтнең үз язлары була!
Ярату ул яздан гына тора!!!

* * *
Гөрләвекләр кушылырлар төсле,
Бар җиһанны иңли яз җыры.
Мәхәббәтнең күз яшьләре булып,
Яшь чирәмдә калган таң чыгы.

Пар тирәкне кочып таң аттырдык, –
Сөю белән тулды бар болын.
Синле төнем хатирәсе булып,
Таң чыгында калган җан моңым.

Син бит минем күңелемә тулып,
Җырланмаган тәүге яз җырым.
Яратып та яр булалмый калган
Утка салган моңлы җан җылым!..

* * *
Йолдызлардан келәм чигәм.
Күккә күз сал,
Юл табалмый өзгәләнсәң әгәр.
Аз да, күп тә түгел. Безнең ара –
Яратудан яратуга кадәр!..

Зәңгәр күлдәй күзләремә чумган
Йолдыз нуры. Шуны эзләвеңме?!
Эзләмәдем, димә! Мин таныдым
Ай битендә калган эзләреңне!

Сине көтәм. Күңел капкаларын
Бикләү түгел, юктыр япканым да!
Яратудан яратуга кадәр келәм –
Өмет җебе энәм сапларында!.. 
           

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар