Логотип
Шигърият

​Утлы хәбәр

Көтте кызый, мәхәббәтен көтте –
Яңгыр көткән кыргый дала сыман.
Коендырып чыкта тез башларын,
Чабып узды гөлләр арасыннан.

җитү кыздай оеп, йоклап ята
Яшел болын изүләрен ачып.
Кояш түгел, сөю күтәрелә! –
Офыкларга шулай тып-тын басып.

Чыклар кибә, күз яшьләре кибә…
Ялкынланып яна татлы сагыш.
Дәва булыр, таллар, кыз күкрәген
Дымлы яфрак белән капласагыз.

Син оялма, гаҗәпләнмә, чишмә,
Күреп кызның үзеңә иелгәнен, –
Тидерсен ул салкын суларыңа
үбелмәгән кайнар иреннәрен.

Сөю булып кояш күтәрелә –
Мәхәббәттән гүя утлы хәбәр.
…җиде диңгез кичәр иде егет
Шушы кызның барын белсә әгәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар