Галимә, шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Рәзинә Мөхияр иҗаты укучыларга «Нәрсә булды миңа?», «Асылыма кайтам», «Күңел тәрәзәләрем» китаплары аша яхшы таныш. Шигырьләре хатын-кызларга хас ихласлыгы, җылылыгы белән күңелләрне яулый. Тирән фәлсәфә дә, сагыш-моң да, ярату да, өмет тә түгелә алардан. Шигъри юлларыннан ук тел, милләт сагында торучы, халык язмышы өчен борчылучы, «кирәк чакта имән мин», дип кистереп әйтә белгән Рәзинәне таныйбыз. Игътибарыгызга шагыйрәнең яңа шигырьләрен тәкъдим итәбез.
Төшләремдә күптән очканым юк,
Дөнья йөге тарта төшемдә дә.
Җылынасым килә, күккә очып,
Бураннарда йөреп өшимен дә.
Җылылыкны эзли җаным көн-төн,
Җылытырлык дәва – им-том җитми.
Җан авазым моңы кайтавазы
Үз-үземнән ары ерак китми.
Төшләремдә элек оча идем,
Канатларны җилләр сындырдымы?!
Бураннары, җиле, давыллары
Аллаһыдан миңа сынаудырмы?..
...Төшләремдә күптән очканым юк...
Баш бирмәгән горурлыгым
Үземә юлдаш әле.
Әнгам Атнабай
Идерергә тырышмагыз,
Горур башым имәм мин.
Кирәк чакта – каен кызы,
Кирәк чакта имән мин.
Сытарга да тырышмагыз,
Мин тиз генә сытылмам.
Сатлыкҗаннар җан асрый дип,
Горур җаным саталмам.
Аяк чалып маташмагыз,
Күктән очып үтәрмен.
Язмыш язган үз йомгагым,
Бары үзем сүтәрмен.
Шигырь язам, язам төшләремдә,
Төшләремдә мин бит шагыйрә.
Таңнар ата, илһам өркеп кача,
Өркеп кача язган шигырь дә,
Ярты җаным кала шигырьдә.
Дөнья мәшәкате, фанилыкның
Вак-төяге йота вакытны.
Килгән фикер, шигъри уй-хисләрем
Кире китә, алар вакытлы,
Тотып алып булмый якутны.
Шигырь язам бары төшләремдә,
Таң атуга төшләр югала.
Төшләремдә язган матур юллар
Офыкларга таба юл ала,
Энҗе бөртегедәй уала.
Мин генәме, әллә син генәме
Кыерсыту, рәнҗеш алганнар?
Пәйгамбәрләр күрке Ибраһимны
Янган утка бәйләп салганнар.
Мин генәме, әллә без генәме
Үз дәүләтен күптән югалткан?
Баскынчылар күпме ир-егетне
Кылыч-сөңге белән тураткан.
Мин генәме, әллә ул гынамы
Җир байлыгын күрми төшендә?
Хәерчеләр кулын сузып тора
Байлык тулы дәүләт эчендә.
Мин генәме, әллә сез генәме
Бу Рәсәйдә телсез калганнар?
Телен, динен саклыйм дигәннәре
Тел, дин өчен башын салганнар.
Илсез, телсез, динсез без кемнәр?!
Дөнья матур... ал күзлектән,
Ал күзлектән карасаң.
Каралыкны акка манып,
Караларын тарасаң.
Дөнья матур... өметләнеп,
Гел яхшыга юрасаң.
Бозландырып йөрәгеңне,
Телем-телем турасаң.
Дөнья матур... битарафлык
Күзлегеннән карасаң.
Этенә дә, бетенә дә
Ярый белеп ярасаң.
Дөнья матур...
Төнге тынлык. Бөтен дөнья йоклый.
Йоклый гамьсез, борчусыз тынып.
Йокламыйча шигъри сандугачым
Сайрый тагын җаныма кунып.
Төнге тынлык. Күзгә йокы керми,
Уйлар оча Галәм тирәли.
Уй корабы оча Җиһан буйлап,
Тукталышы әле күренми.
Заман кырыс. Иләкләре тимер,
Тимер иләк нидер гел или.
Горур җаннар заман иләгенә
Каршы тора, башын һич ими.
Заман кырыс. Акча алдан чаба,
Бәндәләре – аның артыннан.
Бар нәрсәне акча белән үлчәп,
Шаша кебек кеше акылдан.
Заман кырыс. Кода-кодагыйлык
Ялагайлык, ришвәт дөньясы.
Кыргыйлыклар бәйрәм иткән илдә
Гөнаһлармы аның йоласы?
Авыз, күзне ничек йомасы?!
Табигатьтә тезелешеп оча
Ел фасылы – вакыт кошлары.
Кешенең дә гомер фасыллары:
Язы, җәе, көзе, кышлары...
Гомер үтә диеп өзгәләнмә,
Сагышланма, йөрәк, сызлама.
Табигатьтә бар да исәпләнгән,
Һәр фасылның – якты яклары.
Күңелләрдә һаман сакланырлар
Ул көннәрнең якут чаклары.
Гомер үтә диеп өзгәләнмә,
Сагышланма, йөрәк, сызлама.
Татар авыллары –
Милләт сакчылары,
Телнең ачкычлары,
Әхлак баскычлары.
Заман давыллары,
Чорның кыраулары,
Илнең кануннары
Йота авылларны.
Кая дарулары,
Саклау чаралары,
Имләү яраларын
Татар авылларын?!
«Сөбханалла!» – дип карачы,
Күз тидерәсең инде.
Күзләрең дә, сүзләрең дә
Биздермәсеннәр иде.
Сокланып караганны да
Күтәрәлмим нигәдер,
Шиңеп калган чәчәк булам,
Күз кыравы тиядер.
Аллаһ биргән матурлыкка
«Машалла!» – дип карачы,
Ялгыш тиеп куймасын дим
Күзләреңнең карасы.
Калфаккаең йөзләреңә
Бик килешә, аппагым.
Матурлыгың, күркәмлегең
Кемнәр өчен сакладың?!
Татар кызлары калфаклы,
Калфаклары чигүле.
Яучылары кайчан килер,
Кемгә атлар җигүле?!
Калфакларның төрлесе бар:
Агы, күге, яшеле.
Җиткән кызлар калфак кия,
Күзләре бигрәк серле.
Калфаклары, калфаклары...
Гасырларны иңләгән.
Калфаклы кызларны халкым
Хан кызына тиңләгән.
Кешеләрне аңлау өчен
Кайвакытта гомер китә.
Кайчагында... тутырып бер
Карап алу – шул да җитә.
Кешеләрне аңлау өчен
Күпме тоз ашалып бетә.
Кайчагында... читтән генә
Күреп калу – шул да җитә.
Кешеләрне аңлау өчен
Көннәр үтә, еллар китә.
Кайчагында... сирәк кенә
Керфек сирпү – шул да җитә.
Кеше гомере ничә чордан тора?
Чордан чорга күпме барасы?
Һәрбер чорның елы, көне күпме,
Мизгелләрнең күпме арасы?
Мизгелләре коштай очып үтә,
Очышлары мәңгелеккә дип.
Тик берсе дә аның кабатланмый,
Очышлары чиксезлеккә бит.
Кадерләрен генә белеп булмый,
Җанга тезеп булмый мизгелне.
Үткән гомер никтер сагындыра,
Тотып калып булмый тезгенне.
Һәр мизгелнең,
һәр сулышның кадрен
Аңлау бәхете килә бик соңлап.
Аңлаганда үкенеч-югалтулар
Кайтавазы яңгырый чыңлап.
...Минем күңел нидән ясалгандыр?!
Артык нечкә, артык нәзберек.
Һич тә күтәрәлми авыр сүзләр,
Төшеп китә җиргә өзелеп.
Минем күңел нидән ясалгандыр?!
Артык тоя, артык нык сизгер.
Җылы сүздән үрелә күкләргә,
Канат үстерүләр бик тиздер.
Минем күңел нидән ясалгандыр?!
Әле җирдә, әле һавада.
Матур сүзләр генә әйтче миңа,
Күзләремә төбәп кара да.
Көтәм...
Сызылып алсу таң атуын,
Кояшымның назлы балкуын,
Нурларының тигез януын,
Гөлләремнең өскә калкуын,
Берөзлексез чәчәк атуын,
Чәчәк күреп йөзләр балкуын,
Җанда өметләрнең калкуын,
Сөюемнең тагын кайтуын,
Һәр кич саен кояш батуын,
Иртәгәсен таңның атуын
Көтәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк