Ипле-җайлы, бераз шаян, бераз төртмә телле, кайчак моңсу, балалыгын югалтмаган, һәрвакыт ихлас һәм гади, үзенә генә хас яктылык, җылылык бөркелә үзеннән...
Әнкәй диеп, Сөн диеп өзелеп тора, яратыгыз туган илебезне, яратыгыз туган телебезне дип, мәхәббәтсез яшәү ярамаганлыгын искәртә... Роберт абыйны – шагыйрь Роберт Миңнуллинны ничек инде танымыйсың ди! Күңелләребезгә ул шулай кереп калган... «Шигырендә шагыйрь алдый алмый, Ышаныгыз, кызлар, шигырьгә», дип ымсындыра да бөтереп алып кереп тә китә шигырьләренә... Татарстанның халык шагыйре, күренекле әдип, балалар язучысы, җәмәгать эшлеклесе. Җанны иркәләп, җырлары яңгырый. Хис тулы шигырьләрен укыйлар. Яттан сөйлиләр. Ә шулай да үзе җитми җаннарыбызга! Сагындыра Роберт абый!.. Әйткән сүзләре, кыю фикерләре, туган телебезнең һәм милләтебезнең киләчәген кайгырткан шигырьләре, лирикасы... Шулкадәр якын икән безгә Роберт абый!..
Хатлар укыйм.
Кат-кат укыйм
Мин Әнкәйнең хатларын –
Әнкәйнең, гади Әнкәйнең
Даһи тәгълиматларын.
Гади татар хатынында
Каяндыр ул даһилык?!
Хатларының һәр юлыннан
Сизелә илаһилык.
Хатлар укыйм.
Юк, ул хатлар
Гап-гади генә түгел.
Каян барсын да сыйдырсын
Гап-гади генә күңел?!
Хат кына да түгел алар,
Ә теләкләр, догалар.
Ул теләкләр, ул догалар
Коръәндә дә юк алар.
Чистарам шул теләкләрдән,
Аның күңел утыннан.
Том-том хатлар. Һәрбер хаты
Шигырь кебек укылган.
Укып кына калырмынмы?
Сүзен сүзгә ятлармын
Әнкәйнең миңа язылган
Ана тәгълиматларын!
Юкка янып йөрмә, егет,
Яратмыйм сине, дисең.
«Сөям» дигән сүзләреңә
Бик китми, дисең, исем.
Ялындыр, әйдә, кыландыр,
Үкенерсең азактан.
Тик мин дә сер бирмәм, кызый,
Коткар, димәм, газаптан.
Сизми дә калырсың әле
Миңа күз атканыңны.
Син бит үзең дә белмисең
Мине яратканыңны!
Кызлар шигырь тыңлый.
Шигъриятне
Яратырлар икән шулхәтле:
Яраталар алар Есенинны,
Яраталар бугай Зөлфәтне...
Кызлар җырга гашыйк,
Эчтән генә
Шагыйрьләрнең гашыйк үзенә.
Шигырьләрдә –
Сөю,
Бәхет,
Газап,
Ә үзәкләр кылдай өзелә.
Онытылып шигырь тыңлаганда,
Нишләтергә белми җаннарын,
Бер үзләре генә белә кызлар
Йөрәкләре ничек янганын!
Шагыйрьгә дә,
Кызларга да язган
Мәхәббәттә газап чигәргә...
Шигырендә шагыйрь алдый алмый,
Ышаныгыз, кызлар, шигырьгә.
Киткәндә, оялып кына,
Битемнән килеп сөйдең.
Керфек очларың чыклардан
Чыланган иде синең.
Нигә инде яшьләреңне
Яшерәсең, җүләрем?
Соң, алар бит яшьләр түгел –
Мәхәббәт энҗеләре!
Гомерлеккә китү түгел,
Боекмачы, күз алмам.
Инде синсез мин үзем дә,
Мин үзем дә түзалмам!
Сине мәңгегә калдырып
Китәргә җитмәс көчем.
Китүләрем сине ныграк
Сагынып кайту өчен!
Тәрәзәдән көзге белән
Шаярткан кыз син идеңме?
Шаяртып кына артымнан
Кар аткан кыз син идеңме?
Түгелмени?
Ах, гафу ит...
Урамнан үткәндә өскә
Су сипкән кыз син идең бит.
Нарасый күңел дөньямны
Ут иткән кыз син идең бит.
Түгелмени?
Ах, гафу ит...
Күктәге ак йолдызларны
Яраткан кыз син түгелме?
Садәлегең белән мине
Караткан кыз син түгелме?
Ах, гафу ит...
Син миңа бик кирәк, җаным,
Су кебек, һава кебек!
Янымда синең булуың
Миңа бер дәва кебек!
Син миңа гел кирәк, җаным,
Көн саен, сәгать саен!
Син һәрчак кирәк буласың
Юк кына сәбәп саен...
Янымда гына басып тор!
Кирәкми бер сәбәп тә...
Янымда син булсаң гына
Мин бөек бер халәттә!..
Җитә миңа бер сулышың,
Җитә күз карашың да...
Мин үземне күрәм, җаным,
Синең күз карасында...
Син – минем кыюсызлыгым,
Син – минем кырыслыгым.
Син – минем шаулы яшьлегем,
Бүгенге тынычлыгым!
Син – минем елмаюларым,
Шатлыклы күз яшьләрем.
Яратуымны аңлата
Кайчакта сүз дәшмәвем...
Ярый әле син янымда,
Син – минем сабырлыгым.
Синең өчен генә язам,
Син – минем шагыйрьлегем.
Син бит минем гомеремнең
Мәгънәсе һәм асылы...
Килә генә әле безгә
Чын мәхәббәт фасылы.
Син – минем җырлы, сагышлы,
Мәхәббәтле көзләрем...
Күңелемдә йөргәннәрне
Яздым инде, түзмәдем.
Мәхәббәттә кануннар юк.
«Ярат мине» диялмыйм.
Мәхәббәттә горур шул мин,
Башны түбән иялмыйм.
Йөрәк кенә әрни, әрни...
Авыр сине югалту.
Авыр сөюдә алдану,
Нигә инде югалту?!
Белеп торам: бу әрнүләр
Барыбер бер китәчәк.
Сине Ләйлә итмәсә дә,
Мине Мәҗнүн итәчәк!
Мәхәббәттә кануннар юк.
Тик менә хәзергесе...
Шулай да буласы килә
Кемнеңдер кадерлесе...
Син – кызык кыз...
Сөйләшкәндә
Кызара ал яңакларың...
Гаҗәп кебек моңа кадәр
Берәүне дә яратмавың.
Син – кызык кыз...
Очрашканда
Сөйләшәсең көлеп кенә,
Үз бәяңне белеп кенә,
Сер бирмәгән кебек кенә.
Син – кызык кыз...
Аңлый алмыйм:
Дәүме соң син, нарасыймы?
Шушы чагың сабыйлык һәм
Олыгаю арасымы?
Ә шулай да ышандырмый
Берәүне дә яратмавың.
Син – кызык кыз...
Сөйләшкәндә
Ник кызара яңакларың?..
Кларага
Гомер буе сине сөйдем...
Син – һаман сер, син – тылсым.
Син бит миңа, миңа гына
Насыйп булгансың...
Булсын!
Димәк, Ходай үзе кушкан,
Үзе шулай теләгән:
Сине – миңа, мине – сиңа,
Сиңа гына тиңләгән!
Синнән дә матурларны мин
Тапмадым, табалмадым.
Дөресрәге, мин аларны
Эзләп тә карамадым.
Һәркемнең үз матуры бит,
Һәркемнең үз гүзәле.
Синең гүзәллегеңә дә
Йөрәк көчкә түзәле!
Кайчак сөю давыллары
Алсалар да бөтереп,
Дөньяның бар матурларын
Булмый сөеп бетереп.
Матурлар ул меңләгән дә,
Миндә мең йөрәк түгел.
Миңа, җаным, синнән башка
Беркем дә кирәк түгел!
Минем кебекләр, әлбәттә,
Һәркемгә дә эләкми...
Хәер, мин дә синнән башка
Беркемгә дә кирәкми.
Арагызда гел булалмам,
Китәрмен беркөн...
Китүемне, бәлки әле,
Сизмәс тә беркем.
Мин булырмын сез белмәгән
Чит-ят якларда.
Бәлки, кайтып та йөрермен
Мин кайчакларда.
Югалтмагыз, арагызда
Бик сирәк булсам...
Шигырьләремнән табарсыз,
Бик кирәк булсам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк