Бездә Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган җырларны яраталар. Шигырьләрен яттан беләләр. Алай гынамы, үзләренеке итеп сөйлиләр һәм җырлыйлар! Шагыйрь өчен шуннан да зур бәхет булырмы? Гади һәм халыкчан, ихлас һәм ягымлы, шаян һәм якты шигырьләр... Үзләре үк җырлап тора! Җанны назлап, салмак кына, җай гына тирбәтә, тирбәтә дә... Рәхәт бер халәткә күчәсең. Газиз Әнкәй – һәрчак янәшәңдә. Агыйделе-Сөне, таллар-өянкеләр, ак каеннар, ак күбеккә баткан юргалар... Кызлар күзли күзләр... Сагыну да, моң да... Бар да сыйган шуларга.