Логотип
Шигърият

Розалар

Ак розалар өздем берәмтекләп, Розаларның исен кем сөйми?

Тәүфикъ Камалиев

Ак розалар өздем берәмтекләп,
Розаларның исен кем сөйми?
Һәм шуларга кырау тимәсен дип,
Соң кайсыбыз инде көрсенми?!

Мин охшаттым сине
Яз башында
Кар астыннан чыгып сак кына, 
Ачылам-ачылам диеп торган гөлгә,
Омтылганы хәлдә яктыга.

Өздем-өздем ап-ак розаларны, 
Синең өчен аны өзәм мин;
Сеңлем итеп назлап, сөеп карыйм,
Син розалар кебек гүзәл, дим.

Берни булса хәзер кызарасың,
Ә үзеңдә күпме дәрт һәм наз!
Елмаюлар җанны җылыта төшсен,
Наз дигәнен чайпалт, түк бераз.

Гел очратам роза чәчәкләрен,
Утыралар җилдә сибелеп.
Арасында бигрәк берсе ошый.
Шунысына дәшәм, сеңел, дип.

Рәсемдә: шагыйрьнең хатыны Роза ханым Мулланурова. 1963 ел.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар