Ренат Харис турында сүз барганда, Тукаебызның мәгълүм юллары искә төшә: «Мин бит ... саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит...» Әйе, Ренат Мәгъсүм улы Харисов – Ренат Харис та нәкъ шундый күпкырлы шәхес. Киң җәмәгатьчелеккә ул шагыйрь булуы өстенә дәүләт эшлеклесе, сәясәтче буларак та билгеле. Берничә чакырылыш рәттән Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган, биш ел Дәүләт Советы рәисе урынбаса-ры булып эшләгән еллары рес-публикабызда милли күтәрелеш чорына туры килде. Татарстанның дәүләт символларын да аның җитәкчелегендәге комиссия раслады.