Руслан әйткән назлы, җылы сүзләр күңелне җилкендерә. Ялгыз йөрәккә йомшак сүз – җан җылысы кебек...
Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak
Эльмира башка ир-егетләрдән килгән хатларны «корзина»га җибәрде дә, Русланга үзе турында яза башлады. Кызның бернәрсәне дә яшереп калдырасы килмәде, тормышын да ничек бар, шулай тасвирлады: тумышы белән авылдан булуын, әти-әнисенең фермерлык эше белән шөгыльләнүләрен, институт тәмамлап китапханәдә эшләвен, 21 яшендә гаилә корып та, бәхет таба алмаганын язды. Психологлар юкка гына, уй-кичерешләрне кәгазьгә төшерергә кушмыйдыр: гади генә нәрсәләр язуына карамастан, күңеле бушана баруын сизде ул, күзеннән яшьләр бәреп чыкты.
Танышырга теләк белдереп язган егетне тормышта күреп белмәсә дә, аңа барысын да язасы, күңелен ачасы, эчен бушатасы килде. «40 яшь тулып узса да, чын мәхәббәт барлыгына ышанып яшим. Мине аңлардай, тормыш юлын кулга-кул тотынып узарга әзер булган ышанычлы ир кешенең табылуына өметемне өзмим», – дип тәмамлады хатын Эльмира. Русланның җавабы озак көттермәде: «Дөресен әйткәндә, шундый чибәр кыздан җавап алуыма күңелем ышанмый. Гәрчә, йөрәгем белән җавап көтсәм дә... Минем танышу сайтларында хатын-кыз белән аралашу практикам юк, кияү буларак яңа гына төркәлдем, синең анкетаң битараф калдырмады. Ир кешене аңлый белүче, шатлыклы минутларда гына түгел, авыр чакларда да янәшәдә атлаган, ярату сәләтенә ия булган хатын-кыз белән танышырга күптәннән хыялланам. Минем өчен гүзәл затларда – акыл, эшкә уңганлык, чисталык-пөхтәлек беренче урында тора. Интернеттан язышу урынына реаль тормышта аралашуны хуп күрәм. Әгәр теләгең булса минем номерыма хәбәр яз, яисә үзеңнекен күрсәт, элемтәгә чыгармын».
Эльмира, нәрсә булса шул булыр дип, Аллаһыга тапшырды да, таныш булмаган ир кешегә шәхси телефон номерын язып салды.
Руслан, әйтерсең, хәбәр генә көткән кебек – биш минут та узмагандыр, кызның кесә телефоны шалтырады. Мәскәү егете Руслан иде бу, аның номерын Эльмира бер карауда ятлап, күңеленә салып өлгергән иде.
– Сәлам, Казан кызы. Мин синең тавышыңны ишетүемә бик шат. Ничек хәлләрең? – дип дәште бәрхет тавыш.
Кызык инде бу тормыш... Әле кичә генә бертөрле булып тоелган күңелсез көннәр яңа буяуларда уйный башлады. Бер сәбәпсезгә елмаясы, шаярасы килә. Эльмирадагы үзгәрешләрне эштәгеләр дә сизде. «Әллә гашыйк булдың?», «Берәр егет белән таныштың ахрысы, безгә дә сөйлә?» дигән сораулар яудырып үзәккә үтә башладылар.
Коллегаларның сорауларына җавап бирмәде Эльмира, Мәскәү егете белән танышуын сер итеп сакларга булды. Аллаһ сакласын, ачылып китсәң, күз тидерерләр дип курыкты ул. Очрашмаган килеш тапканыңны югалтуың да бар.
Моңа кадәр дөньяда барлыгын да белмәгән кешенең күңел почмагына кереп оялавы кайчандыр тоеп та онытылган йөрәк хисләренең кабаттан кабынып китүенә бер сәбәп булды.
– Син юкка гына китапханәдә эшләмисеңдер. Тәртипле, зыялы булуың сөйләмеңнән аңлашыла. Сүзләрең дә китап кебек. Укыйсы, аңлыйсы килә, – диде телефоннан сөйләшкәндә Руслан.
– Китап укыган кеше болай тиз мактамый, – дип җавап бирде Эльмира.
– Дөрес. Мин укыган китаплар күптән буш калган иде. Син яңасын ачтың, – дип җавап бирде яңа танышы.
Руслан әйткән назлы, җылы сүзләр күңелне җилкендерә. Ялгыз йөрәккә йомшак сүз – җан җылысы кебек.
Мәскәү егете белән язышу, телефоннан аралашу ике айлап дәвам итте. Яңа танышы аңа һәрвакыт игътибарлы булды.
Йокыдан уянып телефонны кабызуга Русланнан матур сүзләр, теләкләр вацапка килеп ирешкән була: «Таң йолдызым, уяндыңмы? Уңышлы эш көннәре телим сиңа. Зәңгәр күктә балкып янган якты кояш кебек йөзеңнән беркайчан да нур сүнмәсен», «Дөньядагы иң матур, иң акыллы гүзәл кызга Мәскәү каласыннан кайнар сәлам. Очрашуыбызны сагынып көтәм», һ.б, һ.б...
Руслан бик кызыксынучан, Эльмираның эчке дөньясы, кичерешләре, проблемалары белән кызыксынып торды. «Нинди китап укыйсың?», «Авылны сагынасыңмы?», «Казанда ял итәр өчен кайда йөрисең?» – дип тә сорый. Теле шома, йөгерек, әдәби.
Үзе дә сизмәстән Эльмира Русланга тартыла, ияләшә башлады. Бу егет аның күптәнге танышы, дусты кебек. Бәлки, узган тормышта алар бик якын – яратышкан пар да булганнардыр? Руслан аның йөрәгенә хуҗа булды. Ятса да, торса да Мәскәү егете кызның уеннан чыкмады. Күңелендә өмет уятты. 40 тан соң үзеңә тиң яр табу зур проблема, диләр. Чөнки ир-егетләр бу яшьтә инде өйләнгән була. Ялгызларның күбесе йә аерылышып алимент түли, яңадан законлы никахлашырга курка яисә яман гадәтле була. Хатыны үлеп тол калган иргә юлыксаң гына.
Эльмираның әбисе әйтмешли, бәхетең йокламасын. Кешегә ничә яшь булмасын, Аллаһыдан вәгъдә җитсә, күңелең көткән кеше каршыңа үзе килеп чыга икән.
Кичке чәйне эчкәндә дә Русланнан язмалар килмәсә, нәрсәдер җитмәгәндәй була башлады.
Бер кичне Руслан видеочат аша болай диде:
– Сине хыялымдагы хатын-кыз дип хис итәм. Минем өчен син – тынычлык.
– Хыяллар чынбарлык белән очрашкач, какшарга мөмкин, – дип җавап кайтарды Эльмира.
– Чын хатын-кыз куркытмый, ә юата. Син – шундый.
Мәскәү егетенең назлы сүзләренә ышанды Эльмира. Очрашу, күрешү мизгелләрен күп тапкыр күз алдына китерде. Тормышта Руслан тагын да әйбәтрәк, аның затлы ир булуына иманы камил иде...
(Дәвамы бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Давамы кайда бар?
0
0