«Әдәбиятка заманча фикерли белгән, ил, халык, милләт язмышына битараф булмаган талантлы каләм иясе килде. Аның геройлары татар авылы, татар теле, татар йоласы өчен ут йотып яши...»
Язучы, шагыйрә Лилия Фәттахованы шулай бәяләделәр. Мәктәп, район мәгариф бүлеге, редакцияләр... Чаллы Башы авылы, Казан педагогика институты, Яңа Чишмә гимназиясе, «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау» газеталары, «Мәйдан» журналы, «Яңа Чишмә хәбәрләре» район газетасы... Лилия үткән юл әнә шундый тукталышлардан тора. Һәм һәркайсы үзенә бер мәктәп булган, иҗатына илһам биргән, уңышлар, җиңүләр белән сөендергән. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова, Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби премияләр лауреаты, «Танырсыңмы?», «Карурман миләүшәсе», «Ишет мине!» китаплары авторы. Лирик-психологик хикәяләрен, хис-кичерешләргә бай шигырьләрен укучылар һәрвакыт көтеп ала.
* * *
Шундый озак яшәгәнмен сыман...
Яшәмәгән дә күк...
Әйдә әле, тагын илле еллап
Сана әле, кәккүк...
Үтте инде башны артка борып,
Алга барган чагым.
Шуңа ла ул бик күп көннәремдә
Һаман бер үк чалым...
Ай кызыдай, Бәхет эзләренә
Читтән генә багу...
Төн пәрдәсен ачып куюга ук,
Дөнья – шундый чагу!
...Мин атлармын еллар-
юлларымның
Чын кадерен белеп...
Мизгелләрдән – көнгә такыялар,
Җанга сихәт үреп.
Яшәмәгән дә күк...
Яшик әле!
* * *
Ут алырга кергән кебек кенә
Аралашабызмы?
Бетмәс эшләр көткән кебек өйдә
Таралышабызмы?
Сүзебезгә җан өрергә теләп
Смайликлар китә...
Кабатланмас гомер мизгелләре
Кабатланып үтә...
* * *
Ә шигырьләр –
Шагыйрь күңеленең
Харитасы алар.
Кайсы юлдан чыккан?
Кая бара?
Кайда сазлык, таулар?
Гомеренең кайсы акланында
Нинди утта янган?
Кай тарафта сөю багы тапкан?
Кай сөюне танган?
Кемне аклап, кемне каһәрләгән? –
Кем хатадан хали?!
Бер карасаң, гап-гади зат кебек,
Бер карасаң – гали!
Юк, шигырьләр – вакыт харитасы,
Шагыйрь – бары юлчы...
Ул заманда син дә яшисеңдер,
Мәрхәмәтле булчы...
* * *
Ничә көннәр инде яктылыкның
Яктылыгын таныйм,
Яхшылыкның таныйм яхшылыгын,
Җылылыкның җылылыгын тоям...
Ямьлеләрдән-ямьле бүген дөньям –
Фанидагы оям.
Һәм...
Вакытның асылмалы күперенә
Утырдым да –
Көннән тәгам җыям.
Йотып калмак булам мизгел тәмен –
Җаныма тик тансык тәмнәр сыя...
Отып калмак булам
мизгел тынын,
Салмак көйгә аны салыр өчен...
Һәм кемнеңдер күңеленә үтеп,
Мәңгелектә шунда калыр өчен...
* * *
Син минем хыялда яралдың,
Мин синең хыялың идемме?
Хыялның мең дә бер юлында
Күрдең дә турылап килдеңме?
Мин синең барлыкны белдем шул –
Сакладым урының йөрәктә...
Пышылда, син кабат пышылда:
«Көттереп табылдың бигрәк тә...»
Бәхетле табылдык мин бүген!
Җир – Галәм юлында табылган.
Син миңа шулкадәр якынсың –
Хыялдан хыялга тап булган!
Сөю ул һәрвакыт хак юлда...
* * *
Мин сагынам сине рәхмәт белән,
Мин елмаеп сине сагынам.
Җаным бүген бәхет көен көйли
Һәм җибәрә синең ягыңа.
Эшең бүген гөрләп кенә барыр,
Киртәләрең булса – үтәрсең.
Йөрәгемә хәбәр ирештердең:
Сагына-сагына кайтып җитәрсең.
Шундый рәхәт уртак сагыну бу –
Биеп-биеп алам көткән чакта.
Мәхәббәтле юллар каршы алыр,
Мәхәббәтле юлдан киткән чакта.
* * *
Каршыбызда – иксез-чиксез дөнья,
Күпме ачыш алда. Яңалык!
Һаман да шул дөнья кебек иде –
Күпме төсләр белән яңарды!
Ничә башмак тузар икән юлда,
Ничә биштәр кочар иңнәрне?
Синең белән бергә чакта хәтта
Юлдаш итеп алдым җилләрне.
Чәчләремне тузгытсыннар әйдә,
Сыйпасыннар назлап битемнән.
Ачы җилдән син саклыйсың,
беләм –
Йөрәгеңне калкан иттең дә.
Синең белән дөньям –
түм-түгәрәк,
Минем белән сиңа дөнья – киң!
Син дә уйлап алдың микән,
иркәм:
Бер-беребезгә без бит
шундый тиң!
* * *
Иң кызыклы китап –
Син икәнсең!
Туктап булмый,
Укып туеп булмый.
Соңрак укыйм, диеп,
Читкә куеп булмый,
Нидер җитми диеп,
Шик тә куеп булмый.
Тел-бизәге камил,
Тема-сюжет – яңа!
Аерылып булмый...
Булмый гына!
* * *
Күз тидермә, дөнья, бу икәүгә.
Бәхетләре артсын диеп телә.
Сөенсеннәр әйдә, сөелсеннәр,
Бер бәхетне меңгә бүлә-бүлә.
Күз алмасы кебек сакла, дөнья,
Сөеп баккан бу икәүнең җанын.
Кер кундырмый, имли-имли сакла
Җаннарының Җирле –
фани чагын.
Күз нурларым диеп, сөеп кара,
Күз тимәсен, сөбханалла, диген.
Якты дөнья, нурлы дөнья ла син –
Юктыр хәзер моңа һичбер шигем.
* * *
Сизәсеңме,
Мин тырыша-тырыша
Дөньялыктан
Матурлыклар эзлим...
Күңел ярам
Ялкынсынган саен,
Матурлыклар белән
Энәм күзлим.
Ямаулыкны матурлыктан салам! –
Кемнәр откан
Сыкрап-сыктап яшәп?!.
Юк, мин түгел,
Минем җаным аша
Бүген шулай диеп
Күкләр дәшә.
Караңгының каралыгын аңлыйм –
Ул һәр йөзгә ягылырга тора!
Төн нәүбәте үткәч, көн уяна...
...Саба җиле табылырга тора.
Җиләс көндә – яңа гамьнәр исе.
Аклан тулы – тырыс-тырыс өмет...
Йә бер Аллам, арттыр ышанычны!
Йә бер Аллам, мәнсезлекне кимет!
* * *
Без дә бүген
Әни янына дип
Ашыга-ашыга
кайткан булыр идек...
Көтәр кешең –
Әни булган чакта –
Кайтуларның рәхәтлеген белдек.
Көтәр кеше –
Әни булган чакта
Без дә һаман бала идек әле,
Әни догасының ышыгында
Гомер буйлап бара идек әле...
Әни догасының ышыгында
Көннәре дә кояшлырак иде,
Тарткан йөгең – җиңел(е)рәк иде,
Кочар дөньяң – колачлырак иде...
Әни янына дип,
Без дә бүген
Күчтәнәчләр төяп кайтыр идек...
Рәхмәт тулы бер сөенеч шунда
Мең сөенеч булып артыр иде.
...Туган нигез һаман шулай көтә,
Әни генә хәзер юк шул анда.
Күчте Әни,
Яши Әни хәзер
Безнең догаларның ышыгында...
* * *
Җылы эздән атлап барам.
Менә инде!
Эзеңдә дә җылы калган.
Толып-толып.
Җылы өйдә наз-җылыңа
төрәсең дә,
«Эреп бетәм бугай инде», –
дим оялып...
Синең белән шундый җылы!
И хыялым!
И хыялый!..
* * *
Япь-яшь айны
якты сагышыма
урадым да
бәллү-бәллү итәм...
Яратуым сыман нарасый ул.
Син күрдеңме, иркәм?
Төпсез галәм
йөрәк тибешемне
ишетте дә тынды...
Сөенчегә –
йолдыз белән чиккән
кулъяулыгын сонды...
Юк ла инде,
бәхетемнән генә
күз яшемне сөртәм...
Тулган айдай йөзем.
Багам күккә...
Сизәсеңме, иркәм?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк