Логотип
Шигърият

Әлфия Ситдыйкова шигырьләре

* * *

Гомер – йомгак. Сүтә-сүтә җебен 
Кем үр менә, кемдер туктала. 
Кем иелеп чишмә суын эчә, 
Кем кояшка үрелеп ут ала.

Аз булса да борчу килсә, кемдер
Яшен түгә иелеп тал сыман. 
Ә кемнеңдер дымлы күзләренә 
Сандугачлы алсу таң сыйган.

Әйләнә җир. Дөнья куласа шул, 
Куып җитеп булмый дөньяны. 
Сүтелсә дә йомгак, чуалмасын, 
Гомеремнең җырлы еллары.

* * *

Өннәремдә тоям, чынга аша 
Һәр мизгеле күргән төшемнең. 
Дөньялыкның кырыслыгы аша 
Яшәү мәгънәсенә төшендем.

Дошманнарым сөенмәсен әле 
Сыгылды дип барган юлында. 
Мин иелеп җирдән бәхет кошын 
Алдым бары кайнар кулыма.
 

Сорау


Тәү күргәндә уйламаган идем 
Уралырмын диеп серләреңә. 
Йөрәгеңне ачтым. Яра аша 
Ялангач җан бакты күзләремә.

Игезәкләр кебек безнең жаннар... 
Бәргәләнә язмыш кочагында. 
Тоташ уттан торган йөрәгемне,
Түзәрсеңме, салсам учларыңа?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Минем кунел хэлэтенэ аваздаш шигырьлэр! Бик тирэн мэгънэле хэм матур эшлэнешле. Авторга бик зур рэхмэт!!!

    Хәзер укыйлар