Логотип
Шигърият

«Китәм инде... Үкенечсез, үпкәсез... Күкләремә рәхмәт әйтеп... Мин яратам сезне, кешеләр...»

МИН ЯРАТТЫМ, ЯРАТАМ, ЯРАТЫРМЫН... 


Илфак ШИҺАПОВ 

МИН ЯРАТТЫМ, ЯРАТАМ, ЯРАТЫРМЫН... 

* * * 

Берәр кайчан, чып-чын картлык килгәч, 

Чәчләргә чал кереп утлар сүнгәч, 

Газраилне көтеп тик ятканда 

Бер кат күккә менеп – бер кайтканда, 

Искә төшәр әле бу мизгелләр... 

Күз яшьләре, уйлап тилерүләр. 

Бер матур төш кебек булыр алар, 

Беткән булыр без үтәсе юллар, 

Һаман шулай агар агымсулар, 

Һаман шул ай җир-ананы урар, 

Без ятарбыз Газраилне көтеп, 

Тиле булган чаклар өчен нык үкенеп. 

Соңгы сулыш белән мин әйтермен тагын: 

«Мин яраттым, яратам, яратырмын...» 

 

* * * 

 

Берәр кайчан, бөтен юлны үтеп беткәч, 

Кемдер күктән: «Улым, тукта, җитте», – дигәч, 

Шуннан илче көтеп тик ятканда, 

Юкка яшәмәдемме дип уйлаганда, 

Искә төшәр әле бүгенге көн, 

Синең белән булган һәр изге төн. 

Бер матур төш кебек булыр алар, 

Син кочакта чакта саташулар, 

Бер үкенеч калыр бу язмыштан, 

Бергә була алмаган буш тормыштан. 

Шунда әйтер күкләр: «Очраштырдым. 

Очраштырдым, таныштырдым, кавыштырдым. 

Бар дөньядан куркып сөештегез, 

Кеше генә белмәсен тик», – диештегез. 

Үкенмәгез ул тормышны хак санагач, 

Кеше сүзе бәхеттән дә кыйммәт булгач». 

...Берәр кайчан бөтен юлны үтеп бетәм, 

Күктән: «Булды, улым» дигән сүзне көтәм... 

Җавап итеп күккә кычкырырмын: 

«Мин яраттым, мин яратам, яратырмын...» 


* * * 

Күккә карап сиңа телим теләк, 

Шуны сорый бүген минем йөрәк, 

«Бәхетле бул, акчаң булсын, димен, 

Булсын бик акыллы, яратучы ирең, 

Ул кичерсен синең гөнаһларны, 

Бәгыреңне читкә таратканны... 

Балаларың булсын сау-сәламәт, 

Һәр көн тоеп яшә җирдә рәхәт, 

Тәңрем! Ялгышлардан сакла аны, 

Гел яхшыдан булсын бар булганы, 

Эшең барсын, иреш хыялыңа, 

Ак җәймәләр синең юлларыңа...» 

Күккә карап сиңа бәхет телим... 

Кайсы теләк кабул булыр – белмим, 

Ләкин шуны беләм, һичбер сүзсез: 

Син бәхетсез булсаң – мин бәхетсез... 


* * * 

Яндырам күңелнең 

Иң нечкә кылларын, 

Буталды язмышлар, 

Адашты юлларым. 

Берни дә кирәкми, 

Бар тормыш – чүп кенә. 

Яндырам андагы 

Саташып сөюнең 

Иң изге булганын, 

Беренче булганын, 

Яндырам күңелнең 

Иң нечкә кылларын... 


* * * 

Яудырмас идем синең өстеңә яңгырлар мин, 

Җил тидермәс идем бу катлаулы юлларда, 

Әгәр әйтсәң йөрәгең синең миңа кирәк дип, 

Йөрәгемне алып бирер идем мин сиңа... 

* * * 

Бәхет дигән серле ул кош 

Бигрәк якын килгән иде. 

Мин ул кошны җиңел генә 

Тотам инде дигән идем. 


Тик... 

Булмады... 

Качты кошым – 

Минем гаеп белән түгел. 

Тик барыбер 

Гомерлеккә 

Сыгылды да... Сынды күңел... 

* * * 

...Булды инде, әйдә, тәмамлыйк, 
Үз юлыбызга кузгалыйк. 
Үтик инде әйдә йоласын – 
Тагын бер кат күңел еласын... 

 
Яраланган йөрәк – түз инде, 
Ярату ул бары – сүз инде. 
Бер кузгалган, әйдә, туктамыйк, 
Булды инде, әйдә, тәмамлыйк... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Да-а-а...

    • аватар Без имени

      0

      0

      йөрәк авырта искә алган саен Хәнияне, Илфакны...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Анда да бит эйбэт кешелэр кирэк

        • аватар Без имени

          0

          0

          Шундый талантлы кешелэр нигэ бэхетсез була икэн?шигырьлэрен дэ укенечле аянычлы язмыш

          • аватар Без имени

            0

            0

            Йорэк белэн яшэде. Эитэсе килгэнен курыкмый язды. Лэкин бик купне эшлэргэ олгермэде шул. Талантын ,Илсоягэ, сэхнэ йолдызы ясыйм дип биргэн сузен утэу очен эрэм итте. Ясады, аннары кирэге калмады. Йорэге кутэрэ алмады шул. Э нинди журналист иде

            Хәзер укыйлар