Логотип
Шигърият

Җир белән күк арасы

Бүген без шагыйрә Илсөяр Иксанова хозурында. Әнә тәрәзләренә кыш бизәк сарган, Казанын ак буран күмгән. Әкияттәй серле тылсымлы кич… Ә без әйтерсең бөтенләй башка дөньяда – Җир белән Күк арасында! Җирнең сәях бер юлчысына, самим бер кызына ияреп, каурый болыт булып күккә ашабыз, тамчы булып гөлгә тамабыз... Җәяүле бураннар белән узышып, язга ашкынабыз, зәңгәр күзле кыңгырауларны сагынабыз. Шагыйрәнең хыял тулы, хисләр тулы халәтен үзебезнең җанга күчерәбез.

Февраль

Зәмһәрир суыклар,
Җәяүле бураннар,
һәм тәүге тамчылар –
Яз алда.
Бу – минем халәтем:
Хыялым, өметем, –
Ышанып яшәвем язларга.

* * *
Минутлап саныйм синнән соң
Үткәргән көннәремне.
Төннәрне саныйм,
Төшемә
Син кергән төннәремне.

Вакытны саныйм син киткәч
Килгән сагышлар белән.
Гомерне саныйм сөюдә
Синле табышлар белән.

Санасаң, санамасаң да,
Өмет – таң чыгы гына.
...Бәхетләр явар дип көттем,
Тамды тик тамчы гына.

Бәргәләнү

Йә күккә ашыр җанымны,
Йә җиргә төшер, Ходам!
Бер очып китәр күк булам,
Бер калыр төсле булам.
Күкләрдә – ябалдашларым.
Җирләрдә – тамырларым.
Күкләрдә – сагынганнарым.
Өзелеп калырларым
Җирләрдә.
Бәргәләнә җан
Җир һәм Күк арасында.
Ике дөньяның сагышы
Бер йөрәк ярасында.

* * *
Мин бу җирнең сәях бер юлчысы,
Мин бу җирнең самим бер кызы.
Тормыш дигән мең аһәңле көйнең
Кабатланмас серле кубызы.

Авазымда очкын чәчеп чапкан
Тулпарларның тояк тавышы.
Дала җилләренең сызгыруы,
Ком агышы, 
              гомер агышы.

Һәм сагышы ерак гасырларның,
Әльвидагы сүнгән өметнең.
Киләчәккә күчәр аһәңнәрне
Хәтер өне белән өреттем.

Серле кубызы мин яшәешнең, –
Авазымда гаме елларның.
Сәях бер дәрвише
Бөтерелеп
Еллар аша узган юлларның.

Кышкы канәферләр

                              Гомерлек дусларга
Туган көндә алсу канәферләр –
Минем ап-ак туган көнемдә.
Кышкы алсу канәферләр булып
Яшисез сез минем күңелдә.

Урамнарны бөтереп буран йөри –
Җәй сурәтен сызып тәрәзгә.
Тамчы хисләр тама күңелемнән,
Бал тамгандай алтын кәрәзгә.

Ул хисләрне мин дә, бал корты күк,
Тамчы-тамчы җыям бу җирдә.
Алсу канәфердән алган хисләр
Җәй җылысын сала күңелгә.

Шуңа да бит ап-ак кышларымда
Өшеми дә туңмый бу җаным.
Ап-ак кышта алсу канәферләр –
Бер бизәге минем дөньямның.

Мин бит сезне җаным өзелеп сөям, –
Өзә күрмәгез тик бәгырьне.
Канәферләр,
              кышкы канәферләр
Җәйге чәчәкләрдән кадерле!

Мин – хатын-кыз

Каурый болыт булып күккә аштым,
Тамчы булып тамдым гөлләргә, –
Йә, кемнәрнең җаны кипкән иде,
Җылы яңгыр кирәк кемнәргә?

Язгы үлән булып күтәрелдем,
Яфрак булып шыттым бөредән, –
Йә, кемнәрнең ачылмаган язын
Ак кыраулар сугып өлгергән?

Ал таң булып офыкларга кундым
Һәм көн булып төштем өзелеп.
Шагыйрь, диеп сокландылар 
               бар да, –
Мин хатын-кыз идем иң элек!

Таң туганда

Йөрәгемә сөю кагылганда
Ал биләүгә төренеп атты таң.
Сабый таңга карап пышылдадым:
Мин яратам сине,
Яратам!

Син киткәндә миннән мәңгелеккә,
Ак томанга төренеп атты таң.
Томаннарга карап кабатладым:
Мин яратам,
Барыбер яратам!

Ә аннан соң күпме таңнар атты, –
Мин аларга берни әйтмәдем.
Һәр таң миңа яңа көн китерде, –
Яшәсен дип синең ядкарең.

Исемеңне бүген яд иткәндә,
Моңсу шатлык булып таң сыза.
Кара төнне ал таң итә алган
Бу мәхәббәт – гаҗәп могҗиза!

Әни, әни...

Йомшак кына елмаюлы йөзең
Күз алдыма килә таңнарда.
Әни, әни, еллар кирәк булды
Синең күңелеңне аңларга.
Әни, әни, кадерлисе килә,
Җитмәгәндер кебек җылыбыз.
Бер кайгыга, бер шатлыкка салган
Мең төсмерле гомер җырың без.

Йомшак эндәшүең ишетәм күк
Тынлыгында туган нигезнең.
Әни, әни, ничек өзелә үзәк! –
Үзәгебез идең син безнең.
Әни, әни, кадерлисе килә,
Җитмәгәндер кебек җылыбыз.
Бер кайгыга, бер шатлыкка салган
Мең төсмерле гомер җырың без.

Йомшак кына карашларың калган
Тәрәзләрне сөртәм тын өреп.
Синең күзләр төсле тәрәзәләр
Безне көтә һаман тилмереп.
Әни, әни, кадерлисе килә,
Җитмәгәндер кебек җылыбыз.
Бәгыреңне гел сызлатып торган
Мең төсмерле гомер җырың без.

Сагыну

Урамда көз.
Күзем тәрәзәдә.
Күз алдымда үткән көзләрем, –
Мәктәп юлы,
Нәни кызым бара,
Шаян яфрак үбә эзләрен.
Күзләремне алмый карап калам,
Борыла да чаттан, югала.
Кызым минем,
Чаттан борылдың да
Чыгып киттең ерак юлларга.

Урамда яз.
Күзем тәрәзәдә.
Истәлекләр язгы ташкындай.
Үсмер кызлар көлә чырык-чырык, –
Язга алгысына-ашкына.
Кызым минем,
Кыска язларыңны
Йөгреп кенә үттең шикелле.
Күз алдымда – алкын бөдрәләрең,
Кояш үпкән битең –
Сипкелле.

Урамда җәй.
Күзем тәрәзәдә.
Юкәләрдән татлы бал тама.
Машинасы белән өй каршына
Җиткән кызым кайтып туктала.
Кызым минем,
Әле кай арада
Дөнья куар чагың җитте лә?!
Сизеп торам,
Күңел җилкәннәрең
Чиксез киңлекләргә җилкенә.

Урамда кыш.
Күзем тәрәзәдә.
Казанымны күмә ак буран, –
Әкияттәй серле, тылсымлы кич,
Үзәк өзгеч моңсу
Буш урам.
Кызым минем,
Син яшәгән ерак,
Җылы ул илләрдә җитмидер
Кышын – буран,
Җәен – яшел урман.
Миндә – сагыш,
Синдә – җирсүдер.

Җәй калган аланда

Хозурланып йөрим көз иркендә, –
Урман. Тынлык. Уйный яфрак.
Гомеремнең алтын фасылына
Кереп барам.
Бераз ятрак...

Бераз гына...

Ятрак бу халәт.
Көн авышкан. Офык аллана.
Сары капкан урман уртасында
Килеп чыктым яшел аланга.

Яшел алан.
Үтеп киткән җәйнең
Бер кисәге калган көзләргә.
Могҗизамы?
Күз алдында кинәт
Фасылларның төсе үзгәрә.

Ап-ак ромашкалар әйтерсең лә
Сизми калган җәйнең үтүен.
Зәңгәр күзле кыңгыраулар көтә
Күбәләкләр кунып китүен.

Күбәләкләр кунмас, –
Тылсым булмас.
Дөрләп яна урман.
Көз инде.
Ә җәй посып калган бу аланда.
...Мин таныдым анда үземне.

Бүгенем

Бер карадым күккә,
Бер карадым төпкә.
Күкләр болыт иде,
Төпләр тонык иде.

Болыт артларында
Бәлки, бардыр Ай да.
Бәлки, Кояш анда,
Бәлки, кургаш анда.
Бәлки, төн пәрдәсе,
Давыл әвәрәсе...
Күкне тарткан болыт
Шомлы пәрдә булып.

Тонык төпкелләрдә

Бардыр үткелләр дә.
Бардыр биеклек тә,
Бардыр бөеклек тә.
Ни булса да анда
Калган бары канда.
Төпкә яткан инде,
Упкын япкан инде.

Күк йөзләре – болыт,
Офыкларда – томан.
Өметкә җан өреп
Күккә карап торам, –
Ертып таң томанын
Көтәм көн туганын.
           
* * *
Дөнья матур.
Гомер бер генә.
Күңелеңә Кояш эл генә!
Сакла Кояшыңны,
Сүндермә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар