Логотип
Шигърият

Йөрәгеңнең ишеген ачып...

Татарстанның халык артисткасы, республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Луара Шакирҗанның «Үзем өчен генә...» дигән китабы басылып та чыкты, бик тиз генә таралып та бетте! Анда Луараның яшьлектә язган шигырьләре, тәрҗемәләре урын алган. «Үзем өчен генә язган күңел дәфтәре, куен дәфтәре... Безнең үсмерлек чорында – мәктәп елларында алар «мода»да иде. Күңелдә бөреләнгән тәүге хис-тәэсирләрне язудан башлана иде ул халәтеңә туры килгән шигырьләрне... Мөлдерәп каядыр түгеләсе килгән кичерешләрне язулардан тула иде ул дәфтәр битләре... Ә яшьлектәге күңел дәфтәрен кабат бер актару яшьлеккә кайтып килү кебек...» – ди ул китапка кереш сүзендә. Марина Цветаева, Анна Ахматова, Белла Ахмадуллиналар шигърияте белән илһамланып, алар фикерен, аһәңен үз йөрәге аша үткәреп, зур шагыйрә булып китәсе Лена апасына (Лена Шагыйрьҗан) ияреп, үзе дә сөю, сагыну, сагыш, моң тулы шигырьләр яза.

* * *
Буранлы бер февраль төнендә мин
Шигърияткә кереп адаштым.
Ерак еллар, шигъри юллар аша
Цветаева миңа эндәште.

Карлы давыл булып терелде дә
Өермәдә мине бөтерде.
Шашкын рифмаларда эредем дә
Ташкын булып актым ул төнне.

Рус шагыйре белән минем күңел
Гүяки бер җептән үрелгән.
Үз телемдә тездем ак кәгазьгә
Ул әйткәнне бәгъре түреннән.

Киләчәкнең бер кызына диеп
Багышлаган шигырь юлларын
Табып алдым буран уртасыннан...
Җылытасым килде кулларын...

Шәрә нервылары парә-парә
Бәргәләнә әйтерсең ташка.
Әй Марина, син Пушкин да түгел,
Есенин да түгел, син – башка...

...Тынды буран, ә рифмалар һаман
Бөтерелә кардай аңымда.
Рухи сеңлең булып өр-яңадан
Тудым сыман февраль таңында...

Рәхмәт сиңа илһам биргән өчен!
Синең шигърияткә ияреп,
Мин дә сыныйм үз каләмем көчен –
Пегас атын, имеш, иярлим.

* * *
Нинди наз күңелдә!
Тәүге кат түгел лә
Төн төсле бөдрәләр күрүем...
Моннан да чиярәк
Иреннәр күргән бар –
Ә гүя беренче үбүем.

Кабынды һәм янды,
Һәм сүнде йолдызлар...
Белмәссең – кайдан соң бу назлар?
Кабынды һәм янды
Төн буе янымда
Йолдыздан яктырак бу күзләр.

Җырның да төрлесен
Җырладылар миңа
Яктыртып кара төн пәрдәсен,
Нинди наз күңелдә,
Ташый ул, түгелә,
Нишләтим мин аны – белмәссең.

Әй назлым, әй җырчым,
Чибәр мут узгынчы,
Нишләттең син мине, әйт инде?!
Карурман – керфегең,
Бирче бер бөртеген –
Бердәнбер ядкарең ит инде...
Нинди наз, 
       Нинди моң,
         Нинди сер бу төндә!
           Йолдызлар биешә өстемдә...

* * *
Мәхәббәт нәрсә ул дисеңме?..
Үткен бер хәнҗәрме
Йә утлы әҗәлме?..
Давыллы диңгезме
Яисә ләйсәнме?..
Куй, зинһар, олыдан купмачы,
Ул – бары күзләрдәге тамчы...
Яисә җылысы кулыңның,
Йә исеме газиз улыңның...

* * *
Аһ, буш хыял – җелегемдә һаман!
Аһ, бу хыял – очам сиңа табан!
Нилның аръягына! 
Минем сөйгән ярым!
Илнең аръягына! 
Синең белән бары!

Күкрәгеңне түгел, йөрәгеңне
Итәр идем бишек, әмма ничек?!
Тәннәремне синең сыннарыңа
Өлге итәр идем телеп-кисеп...

* * *
Кояшны да каплый алдың,
Бар йолдызны учыңа салдың.
Йөрәгеңнең ишеген ачып
Керсәң иде сиңа качып.

Шашып, ташып һәм саташып,
Күтәрә алмый күз карашын,
Үксеп арыган сабый сыман
Сыенырга иде сиңа...

* * *
Күк гөмбәзе мең йолдызы белән
Төне буе җирне күзәтте.
Шаяртыпмы, әллә яратыпмы,
Йолдыз белән миңа күз атты.

Төн шикелле кара күзләреңдә
Җемелдәсен йолдыз, диеп, мин
Аның нурын сиңа бүләк иттем
Шаяртыпмы, әллә сөепме...

Ә син ялкынланып, юмартланып
Бар йолдызны җыеп алдың да,
Алсу нурга күмеп, гөлгә төреп,
Китереп куйдың тәрәз алдыма.

Кая илтә йолдызларны иртә,
Тулган айны кая качыра,
Дип сораучы булса, серен ачам:
Миндә алар, миндә барысы да!

* * *
Беләсеңме,
Синсез үткән һәр минутым
Юксындырмый,
Ә сындыра пар канатым.

Сизәсеңме,
Синсез үткән һәр сәгатем
Юксындыра,
Суындыра мәхәббәтем.

Белмисеңме,
Синсез үткән һәрбер көнем –
Сүнәр сөюемнең көле...
Килми калма, яме...
Яме!

* * *
Чынлап яратам, диюең
Ялганның чыны булган...
Сөям дип сайраган көең
Моң түгел, чыңы булган.
Син – мине ялганның чыны,
Чынның ялганы белән
Сөям, дип, чиксез сөям, дип,
Чикләрне үткән адәм,
Теге дөньяда да мәңге
Бергә булырбыз, дигән,
Күкләргә чөйгән адәм.
...Син мине сөймисең инде –
Сөю бәете тәмам.
Мәхәббәттән дүрт сүз калды,
Шуның белән вәссәлам.
               ...Син...
                      мине...
                           сөймисең инде...

* * *
Күзләреңне күлдән эзлим,
Тавышыңны – торналардан,
Синең кайтавазың калган
Куе аксыл томаннардан.

Болытларга җитәрмен күк,
Күрә алсам анда сине.
Кайтам диеп киткән җырың
Җилләрдәй җилкетә мине.

Кайтам, диеп киттең язда,
Көтәм, диеп хатлар яздым.
Томаннарда адашкандай
Булып кына яшьлек узды...

* * *
Кайчандыр мин сине көннәр буе,
Төннәр буе өзелеп көтә идем.
Юксынудан, хыялымда сине
Мең кат җыя... мең кат сүтә идем.

Кайчандыр мин сөю ялкынында
Яндым ялгыз, утсыз дөрләдем.
Яшьлек үткәч, ишегемә минем
Сагынып килерсең дип белмәдем...

Инде качам синнән. Ник икәнен
Миннән түгел, сора еллардан...
Сөю хакым хаклап, бер җылы сүз
Ничек табыйм сиңа, кайлардан?..

* * *
«Хәзер киләм», – диеп әйтеп,
Кая киттең?..
Эшеңдәге урын китек,
Өстәл китек...
Әкият белән сурәтләрдә
Җан дигәнең күккә аша!..
Синең җаның кайда икән,
Әй, җанашым?..
Киштәләрдә китапларың –
Манаралармыни изге,
Һәр юлыңда энҗе сүзең...
Кайда үзең?..
Кайда йөзең?..
...Бар да бетте.
Кая китте
Якты йөзең,
Җылы сүзең,
Кайда үзең?

* * *
Сез икәү һәрчак күз алдымда,
Сез икәү барасыз юлымда.
Сез икәү пар күгәрчен кебек,
Сез икәү гел минем уемда.

Сез икәү ай белән йолдыз күк,
Сез икәү яшисез гөлләр күк.
Сез икәү әйтерсең бер бөтен,
Сез икәү – сез минем айсыз төн...

Сез икәү – мәхәббәт-бәхеттә,
Сез икәү – сөю дә, нәфрәт тә...
Сез икәү – минем күз яшьләрем...
Сез икәү – мин синсез нишләрмен...

* * *
Мин сине кояшым диярмен,
Тик югалма болыт арасында.
Мин сине йолдызым диярмен,
Тик җемелдә төннең карасында.

Мин сине яшьлегем диярмен,
Без бергә яшьнәгән гөлләр бит.
Мин сине былбылым диярмен,
Тик менә сандугач көнләр бит.

Мин сиңа «әтисе» диярмен –
Бу сүздә җылылык, тугрылык.
Бу җиргә без нәсел калдырыйк
Яшәүнең дәвамы булырлык!

Мин сиңа, шәфкатьлем,
                              рәхмәт, дим,
Син булганга дөнья рәхәт, дим.
Кояш – тереклекнең асылы,
Кояшым, дип, тагын кабатлыйм.

* * *
Бәхетне һәркем тели.
Бәхет ул кояш кеби –
Кара төннәрдә күренми,
Ләкин беркайчан сүрелми.
Барыбер дә таң ата,
Болытны да тарата.
Бәхет ул – көтеп яшәүдә,
Бер сулып, кабат яшьнәүдә.

Теги: Шигырьләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар