Луиза – мәктәп елларыннан ук җитлеккән шигырьләре белән әдәбиятка килеп кергән шагыйрә. 1998 елда, Питрәч районы Янсуар мәктәбен тәмамлаганда ук «Күзен ача умырзая» исемле шигырь китабы дөнья күрә. Аннары шигырь сөю-челәрне «Болан кызы», «Мин күкләргә кайтам», «Без җан өргән учак», «Сөт» китаплары белән сөендерә. Анна Ахматова, Белла Ахмадуллина, Борис Пастер-нак, Сергей Есенин, Федерико Гарсиа Лорка, Рэй Брэдбери әсәрләрен тәрҗемә итә. Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия, «Белла» халыкара премия-се, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты. Иң соңгы уңыш-ларының берсе – «Минем чәчем җиде толым» тарихи-биографик романы. «Мин язмыйча тора алмыйм. Бу минем галәм белән диалогымның бер форма-сы», – дигән сүзләре үзен дә, иҗатын да тирәнрәк аңларга ярдәм итә.
Яңгыр юа яшьле яңакларын
Ватанымның.
Ә мин тыңлап торам:
Биләвемнән алып кәфенгәчә –
Җирне.
Күкне.
Безне.
Шундый йолам.
Учларымнан сулар эчерәмен.
Назлар эчерәмен иренемнән.
Сулышымны бирәм –
Кемнәр инде
Өмет өзгән тәмам терелүдән.
Миндә кояш туа.
Һәм ай бата.
Кайтавазлар булып тарих кайта.
Һәм мин язам каным белән җиргә.
Һәм мин язам кара белән акка.
Антларын да язам.
Дауларын да.
Гел бер алар:
– Без – башкача...
Башка!!!
Һәм карыйлар куеп кулын кашка...
Һәм җитәләр кайсыдыр бер башка...
Яңгыр юа яшьле яңакларын
Ватанымның.
Ә мин үбәм, үр(е)леп.
Антым да шул.
Тәүбәм.
Иманым да.
Читлегем дә.
Һәм – мәңгелек хөрлек.
Кануннардан югарырак булган.
Ераграк шигарьләрдән –
Хәрам!
...Ничә тамчы яшең барын беләм.
Ничә бөртек балаң барын – әрәм...
Әкрен генә сулыш ала Галәм.
Ромашкалар тибрәлә җилдә.
Бер күренеп, кабат күмелеп.
– Сез нишлисез, оланнар? – диеп,
Чыккан алар гүя терелеп.
«Яратамы», «яратмыймы» дип,
Ак таҗлары йолкынган дәвер
Онытылып әле җитмәде...
Инде кемнәр артык соң хәзер?
Мин хәтерлим, тыңла, и хәтер:
Ромашкалар үскән далада,
Маңгаеннан үпте әбкәсе:
– Бәхет бир, – дип, – шушы балага...
Йөрәгендә – үскән иленең...
Суын эчкән туган җиренең...
Догаларын аннан пышылдап,
Учларына уды игенен.
Никадәр пот тозын ашады.
Кизләвенә битен тигезеп,
Күрсәтмичә яшен... елады:
– Син – йөрәгем, – диеп, – игезем...
Ромашкалар тибрәлә җилдә.
Ромашкалар тибрәлә илдә.
– Сез нишлисез, оланнар? – диеп,
Бер килерләр микән...
(Кем?!)
Телгә...
Мин ышанмыйм ромашкаларга.
Алдаша ич алар, алдаша.
Аның кабере өстендә инде
Резедалар үсә ләбаса.
Нинди гади син. Һәм нинди гали.
Нинди тыйнак. Нинди акыллы.
Мин белмим дә, башка төрле булып,
Башны әйләндергән чагыңны.
Сабыр гына сыйпап битләремнән,
Тамырымда сулыгып яшәдең.
Мин артыгын шуңа кычкырмадым.
Мин артыгын шуңа дәшмәдем.
Шапырынып, берни дауламадым.
Урманнарга киттем – ышыкка,
Кемдер давыл тутырасы килеп
Ымсынганда – комсыз – бушлыкка.
Нинди зирәксең син. Һәм кирәксең.
Ипекәй күк. Яңа сауган сөт.
Мин кычкырып исмең беркемгә дә
Әйтә алмый торган чын бәхет.
Йөрәгемме сулый?
Бу туфракмы?
Җил үтәли йөри. Гел үтәли...
Үз тәкъдирен күрми, фанилыктан
Ай, китәлми беркем... Ай, китәлми!
Канда ага шаулар, ага даулар...
Канда ага – яратуым, назым...
«Бу афәттән исән чыгарбызмы?!» –
Әнә шулай хафаланган язым.
Ә күрәчәк көтә башка чатта.
Ул гел көтә көтелмәгән җирдә.
Мин күкрәгем ачам давылларга.
Мин кычкырам бер тавышсыз җилгә.
Һәм ул йота зарымны да минем.
Бәхетемне. Өметемне.
Барын!!!
«Тагын нәрсә саклыйсың бар монда?
Кемнәр өчен җан бирергә калдың?!»
Шулай ди дә. Йөри ул үтәли.
Йөрәгемнән узып.
Сызып-сызып.
Мин туфракның үбәм җепселләрен.
Баш очымда шул ук –
бер йолдызлык.
Ул бер.
Мин бер.
Ил бер.
Һәм бер – Дөнья.
Барыбызга безнең.
Җил үтәли...
Үз тәкъдирен күрми, Мәңгелеккә
Халыклар да хәтта, ай, китәлми.
Йөрәгемме сызлый?
Бу туфракмы?!
Исеңдәме, яшьләремне үптең,
Бу нигезең, диеп, бу, дип, сөтең.
Мин учларым ачтым.
Очты – лачын.
Берни дә юк хәзер. Ап-ак төтен.
Тамырдагы сутлар күтәрелеп,
Йөрәктәге җырлар уянганда,
Мин белмимен нәрсә кирәклеген
Эзәрлеклим, дигән «уяуларга».
Буяуларга – күптән төсе качкан.
Башлау кирәк иде яңабаштан
Бу гасырны нәкъ бер гасыр элек...
Корбаннары никтер – чиктән ашкан.
Исемдә гел: рәшәләрең үптем.
Һәм тиңләдем җәннәт белән сине
Мин, Ватаным.
Учтан очты – былбыл.
Берни дә юк. Ап-ак томан инде.
Я буду любить тебя после войны.
«Мандолина капитана Корелли»
Гади генә сүзләр яме.
Гади генә төсләр яме.
Балачагым җырулары.
Думра моңы, гөсләләре.
Гомеремнең кыл уртасы –
Ике ярны тоташтырган.
Иң беренче таң келәүе:
Җирне үбеп, кояш торган!
Елмаюың ирендәге –
Шундый газиз, шундый тәмле...
Үбеп алам, кояш кебек,
Тылсымлы бу мәхәббәтне!
Сөт тәме дә, көл тәме дә –
Мин бу тәмне яхшы беләм.
Бабамнарның каберендә
Телгә килә кыяк үлән.
Сөйли, сөйли белгәннәрен,
Тамырыннан сулар менә.
Менә хәзер, бу мизгелдә
Кемнәр исән? Кемнәр үлә?
Гомереңнең кыл уртасы –
Тоташтырган ике ярны.
Һаман да бер җырны җырлый
Гөсләләре, думралары.
Җәбер белән мәрхәмәтнең
Гел янәшә йөрүләрен.
Җирне кочып, эңгер керә –
Мин көйлимен кич келәүен.
Һәм орынам яңагыңа –
Җөйләренә бу афәтнең.
Күз яшенә әверелеп,
Тамып төшә... мәхәббәтең.
Артык гади булса,
Кадере юк җирдә –
Яратуның.
Тик син
Ботарларга бирмә!
Артык гадел булса,
Кадере юк җирдә –
Дөреслекнең.
Эл дә
Калдыр бизгәк җилдә.
Артык ихлас булса,
Кадере юк җирдә –
Кешенең дә.
Эттәй
Типкәләнә илдә.
Исеме һәм даны.
Ә аннары җаны
Факел булып яна.
Яктыртсын дип, бераз,
Уты сүнеп барган
Җәһәннәмгә элеп
Куячаклар аны.
Ярату ул пышылдап та дәшмәү:
Исбатларга кирәк икән аны.
Борылу һәм үзәннәргә китү,
Ап-ак бүзгә төреп дымсу җанны.
Һәм туфракка сеңгән җылы канны
Багышлау ул:
Яласын ач киек...
Җәһәннәмнең уртасына керү:
– Тик кичерү коткарачак! – диеп.
Шундый бөек «без гап-гади» дигән
Бәндәләре...
Диварлар – дәү, биек...
Ярату ул – сиздерми дә яшәү:
Җирне сирпеп төшкән
тәү нур кебек.
Фото: Юлия Калинина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк