Логотип
Шигърият

Эзлә мине сирень исеннән

Студент чагында ул үзе белән: «Мин шаян, уйчан, үҗәт, тыңлаучан һәм максатчан кыз», – дип таныштырган иде. Шагыйрә, журналист Дания Нәгыймгә яңа сыйфатлар өстәлә бара: ул тырыш, җаваплы, эзләнүчән, оештыру сәләтенә ия, иҗатта яңа үрләр яулый. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ш. Маннур, М. Җәлил исемендәге премияләр лауреаты, «Галәм агачының яфрагы мин», «Бөртекләп җыелган гомер» китапларының авторы.

***
Кеше гүя – чүп үләне бары.
Кеше гүя – җиргә ашлама...
Бу тормышта намус кайда бетеп,
Шайтанилык кайда башлана?

Тормыш – уен. Нибарысы уен!
Кулдан-кулга оча тубыбыз.
Көннәр шундый чуар-чуар безнең,
Төннәр куе, төннәр тып-тыгыз.

Тузан, тузан... Үпкәләргә тулды,
Буып алды сулыш юлларын...
Без, ахрысы, берни сизми калдык,
Белми калдык башка юл барын.

Йөрәгемне сыгып карадым мин,
Өзек-өзек шигырь коела...
Кара төндә туй итәләр анда...
Тормыш – уен. Шулай тоела...

Бер кочакла әле

Бар дөньямны онытырлык итеп,
Күченерлек итеп җиһаннан,
Бер кочакла әле...
Юкса, болытларны
Аралап мин һичбер чыгалмам.

Назлы итеп мине куйныңа ал,
Кочкан кебек песи баласын.
Ничек шулай берни дәшми генә
Юатырлык сүзләр табасың?

Җылың тоеп учак дөрләп янсын,
Көнләшсеннәр заман яшьләре.
Йөрәгеңнең юатуын иштеп,
Тып-тып тамар кайнар яшьләрем.

Меңенче кат димә. Тәүге тапкыр
Кочкан кебек коч син кабаттан.
Синең сулыш битем сыйпаганда,
Уңа төшкән хисләр яңартам.

Йөрәгеңнең тибешләре күчсен 
Күкрәгемнең иң-иң түренә.
Синең күзләр җиһан көзгесе күк – 
Җанда үскән гөлләр күренә.

Уймак кызы сыман тоям үзем
Кочагыңа сеңеп беткәндә.
Синең сулыш мине озата барыр
Сират күперләрен үткәндә.

Бер кочакла әле...

Башың куяр тезләр

Синең сүзләр әнкәң йөрәгенә
Ничә тапкыр утлы ук атты?
Күпме әнкәң догалары таудан
Тәгәрәгән ташны туктатты?

Синең куллар әниеңнең кулын
Ничә тапкыр назлап сыпырды?
Ничә еллар әнкәң озата килде
Күзләр аша күргән сукырны.

Тезләнердәй чаклар күп булса да,
Тезлән бары әнкәң каршында.
Язмыш тозы йөрәгеңә тулса,
Әнкәң аңлар сүзсез барсын да.

Бер көн килер – башың куяр тезләр
Югалырлар дөнья йөзеннән.
Без барыбыз таш-чәчәкле җиргә
Ана кендегеннән өзелгән.
Ана йөрәгеннән өзелгән...

Сөю сүрәсе

Синнән башка ничек яшәлгәндер?
Синсез ничек таңнар атканнар?
Очрашканчы, дөнья йөзен ямьләп
Яуды микән чынлап ак карлар?

Егылганда кем күтәреп алган?
Ә еласам, кем соң юаткан?
Танышканбыз мең гасырлар элек?
Бары еллар исәп югалткан?

Синле кышлар җанга җылы минем,
Синле җәйләр – җиләк исеннән.
Керфекләрең нур сирпегән саен
Сөю шәрабеннән исерәм.

Синең тының яшәү көче бирә,
Йөгерәм һәм коштай очынам...
Дөрләп янам инде ничә еллар
Карашыңнан төшкән очкыннан.

Күктән иңә ап-ак карлар бүген,
Һәрберсендә сөю сүрәсе.
«Яратасың?» дигән сорау бирмә!
Күзләремнән үзең күрәсең...

***
Туган якта – мин сандугач,
Чит җирдә канат сына.
Туган ягым бәлзәм төсле
Күңелем ярасына.

Кояш булып 
                      Язлар булып сагышларым кайтты,
                      Сагыш булып кайтты язларым.

                                                         Л. ГЫЙБАДУЛЛИНА

Кояш булып бер кочасы иде,
Нурга төреп
Туңган җаныңны.
Кайтарасы иде 
Кояш булып,
Язлар булып көлгән чагыңны.

Сулык-сулык... 
Өзек-өзек кенә
Үпкәләргә керә һавасы.
Сулышыңнан яз терелгән чакны
Кайтарасы килә. 
Табасы...

Йөрәгеңнән 
Ничек җыеп алыйм
Чәрдәкләнгән көннәр тузанын?
Күңелеңә кагылырга кыймый,
Тәрәз яннан 
Бик еш узамын.

Нурларыңнан 
Идел иркәләнсен,
Шытып чыксын иде яшеллек...
Кичә генә шат һәм исәр идек...
Кичә генә 
Шундый яшь идек!

Синең белән бергә
Тау тетрәде...
Сыгылдылар 
Көчле имәннәр...
Күкләр бүген шундый кысан төсле...
Йолдызлар да җиргә тигәннәр.

Кочаклыйсы килә 
Йөрәгеңне...
Кайгыларың бетсен тетелеп!
Калебеңә язлар кайтса иде,
Җаның кайтса иде 
Терелеп!

Эзлә мине

Майның соңгы төне. Лампа яна.
Мин шигырьдән кабат исерәм.
Эзлә мине иңнән бераз аста –
Сул ягыңнан... Сирин исеннән...

Эзлә мине кояш нурларыннан —
Бармакларым сыман иркәләр.
Сандугачның сайравыннан торыр
Мине искә алган иртәләр.

Эзлә мине еш-еш сулышыңнан,
Эзлә мине килер таңнардан.
Эзлә мине чигә тирәсеннән –
Чәчләреңнән бераз чаларган.

Мин кабынам йөрәк тибешедәй –
Кирәк чакта мин көч бирермен.
Мине эзләп сирин чәчкәсенә
Ялгыш кына кагылды иренең...

Гаиләмә

Җан капкасын каерып җилләр иссә,
Мин яңгырлар булып түгеләм.
Шул чагында сөю тулы җирдә –
Гаиләм бишегендә тереләм.

Диңгез дулкыннары кубарылып
Бәрелгәндә күңел түренә,
Гаиләм биргән канатларны киеп,
Күтәреләм зәңгәр күгемә.

Беркем күрмәс, беркем белмәс сагыш
Кимергәндә мине эчемнән,
Мин бөредәй шытам янә җиргә
Якыннарым сөю көченнән. 

Абынганда тормыш ташларына,
Кан саркыган чакта ярамнан,
Мине сөеп коча газизләрем.
Алар барга Җирне яратам!

Йөрәк

Учка сыя йөрәк, ә үзенә
Сыйган моңнар, еллар, күзләр сере.
Канат кага нәни күбәләктәй,
Янартаудай көчле, сизгер, кире.

Йөрәгемә сыйган сагышларым,
Ә җилләргә сипсәм – сынар алар.
Йөрәгемнең сират күперендә
Гамәлләрем хәтсез сыналалар.

Дөм караңгы көннәр була кайчак,
Йөрәгемне тотам лампа итеп.
Тормыш сукмагыннан атлаганда
Алучылар була китеп-китеп...

Йөрәгемдә – киек каз юллары.
Йолдыз сипкән кемдер учлап аңа.
Йөрәгемнән шигырь уты түгел, 
Хәят каным кара булып тама.

* * *
Без кайчандыр әбекәйле идек, 
Дәү әниле идек ул чакта... 
Андый чаклар – офык артларында... 
Андый көннәр янды учакта...
 
Җыерчыклы йомшак, назлы куллар – 
Җуелмаслык хәтер өлгесе. 
Бакыйлыкка күчкән кешеләрнең 
Мин язларда шыткан бөресе.
 
Намаз саен безгә дога иңә, 
Матур теләк куна иңнәргә... 
«Иде» диеп сөйләргә тик калды, 
Рәшәләргә калды тиңләргә.
 
Ак яулыкта чәчәк рәсемнәре... 
Ә күңелдә – кояш яктысы... 
Мин үзем дә әби булган чакта 
Сездәй була алмам ахрысы.
 
Хөрмә төшләреннән үргән тәсбих... 
Пәрдә артындагы намазлык... 
Әбекәйле көннәрдә без ахры 
Бу тормышка лампа кабыздык...

Теги: Шигырьләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар