Логотип
Шигърият

Ак калырга кирәк безгә

Ялвару

Тезләнергә әзер мәлем алларыңа,
Агарырга телим кабат, агарырга.
Яшер мине сөю дигән араныңа.
Тезләнергә әзер мәлем алларыңа.

Агарырга телим кабат, агарырга,
Ак калырга кирәк безгә, 
ак калырга.
Ауныймчы бер сәгадәтнең 
ак карында.
Агарырга телим кабат, агарырга.

Яшер мине сөю дигән араныңа,
Мин теләмим яңабаштан 
таланырга,
Мин теләмим яңабаштан 
каралырга.
Яшер мине сөю дигән араныңа.

Ак калырга кирәк безгә, 
ак калырга…
 

Манзара

…Гашыйк парлар узып китте,
Йолдызларга орынып.

Бабасының каберенә
Чәчкә куйды оныгы.

Орышлардан арып-талып, 
Дөнья талды йокыга.

Йөкле хатын кереп китте 
Бәби табу йортына.

 

Сәнгать

Милосская күк сылу ханым 
Стриптиз бии кабакта...

Мона Лиза кебек серле ханым 
Тәнен сата әнә аулакта...
Матурлыкның эталоны бүтән. 
Серле караш – мираж гына бары.

Бөек сере миңа бу җиһанның – 
Кояш эчкән 
Уйчан ханымнары.

 

Дүрт мизгел

Кичкә авышты көннәр. 
Көн шәүләсенә абынып, 
Егылыр тагын кемнәр? 

Төнгә авышты кичләр. 
Бәхетлеләр гыйшык уйнар, 
Бәхетсезләр соң нишләр?

Таңга авышты төннәр. 
Төннең сөю ятагында 
Аунап калыр ал гөлләр.

Көнгә авышты таңнар. 
Кояшка узган Зөһрә кыз 
Тузгыган чәчен тарар...
 

Әй, кызый

Әй, кызый,
Көн күкрәгенә капланып,
Ник әле моңаясың? 

Әй, кызый,
Төн кочагына сыенып, 
Ник әле сагаясың?

Әй, кызый,
Яшьлекнең кыл уртасында 
Ник әле саргаясың?


* * *

Тел очымда тора 
Сиңа әйтер сүзем, 
Әйтелмичә тора 
Тыелган сүз кебек.
Күз яшьләрем тамган 
Оялчан күкрәгең 
Сөелүдән изрәп 
Йомылган күз кебек.

 

Ямьсез хатын

Ул үзен ямьсезгә саный, 
Ямьсезгә саный күптән. 
Булмады аны сөйгәннәр, 
Булмады кочкан-үпкән.
Инде менә берьялгызы 
Кереп бара көзенә. 
Кемдер аңа еллар аша 
Эндәшә күк: 
– Түз генә,
Бу дөньяда сөешмәгән, 
Кавышмаган без генә.

...Ничә еллар инде аның 
Бакканы юк көзгегә.

 

Үзең бел

Бу күзләрем яратылган –
Табыныр өчен. 
Бу кулларым яратылган –
Кагыныр өчен.

Бу йөрәгем яратылган – 
Сагыныр өчен. 
Аякларым яратылган – 
Абыныр өчен.

Иреннәрем яратылган – 
үбәргә сине... 
үзем ник яралган? 
Ансын
үзең бел инде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар