Логотип
Фоторепортаж

Вәсилә Фәттахованы искә алу концертыннан фоторепортаж

19 апрельдә Казанның УНИКС концертлар залында танылган җырчы, Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованы искә алу концерты узды. Анда 20дән артык җырчы катнашты. Алар арасында Ләйсән Гыймаева, Илназ Баһ, Рамазановлар һәм Фазлыевлар гаиләләре һәм Ришат Фазлиәхмәтов кебек татар эстрадасы йолдызларын да күреп була иде. Барлык катнашкан җырчылар да Вәсилә Фаттахованы бары тик җылы сүзләр белән искә алдылар. Алар бу концертта катнашканнары өчен бер тиен акча да алмадылар. Барлык җыелган акча Вәсилә Фаттахованың ике баласын тәрбияләүгә тотылачак.
 
Вәсилә Фәттахова Башкортстаның Белорет шәһәрендә туа. Айдар Галимовның театр-студиясендә эшли. Аның «Туган як» җыры татарлар арасында бар Русия буйлап тарала, җырны хәтта интернациональ дип тә атыйлар, кайбер төбәкләрдә аны татарлар белән башка милләт кешеләре дә башкара. Иң танылган җырлар арасында шулай ук «Әйтелмәгән мәхәббәтем», «Ялгыз миләш», «Ач әле йөрәгеңне», «Кыз бала» кебек композицияләр бар иде. Җырчы 2016 елның январендә, бала тапканда килеп чыккан өзлегүдән 35 яшендә вафат була.

Концерт памяти Васили Фаттаховой

Концерт памяти Васили Фаттаховой

Концерт памяти Васили Фаттаховой

Концерт памяти Васили Фаттаховой

Концерт памяти Васили Фаттаховой

Концерт памяти Васили Фаттаховой

Концерт памяти Васили Фаттаховой

Концерт памяти Васили Фаттаховой

Концерт памяти Васили Фаттаховой

Концерт памяти Васили Фаттаховой

Концерт памяти Васили Фаттаховой

Концерт памяти Васили Фаттаховой

Концерт памяти Васили Фаттаховой

сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/65718-v%D3%99sil%D3%99-f%D3%99ttahovanyi-isk%D3%99-alu-kontsertyi-uzdyi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар