Тапшырылган хатлар

Айгөл Бариева: Ниһаять! Борчылам, дулкынланам... мөгаен төне буе йокламам... АЛАР белән очрашуга барам кебек... Аллага тапшырдым!
 
Кичә генә Айгөл Бариева әтисе Татарстан Республикасының атказанган артисты Шамил Бариев һәм әнисе Гөлфия Бариева бер-берсенә язган хатлардан торган, мәхәббәтләрен сурәтләгән “Тапшырылган хатлар” исемле китап презентациясе уздырды.



Айгөл Бариева сөйли: 
Кичәне нишләп сәхнәдә оештырмадың, дигән сорауга җавабым шул: әти-әнием бик кунакчыл кешеләр иде. Кичә дә дусларны, аларны белгән кешеләрне җыеп, моңаеп түгел, хатирәләр белән уртаклашып, җырлашып-биешеп, бер-беребез белән аралашып узуын теләдем.
Гомер шуның кадәр кыска, иртәгесен ни булачак беркем белми, без һаман чабабыз, дөнья куабыз, бер-беребзне күрергә дә вакытыбыз җитми кебек... Аралашу – интернет аша гына бит соңгы вакытта. Бу кичәдә исә без хатирәләргә чумдык, мәхәббәт турында, яшәү мәгънәсе турында уйлаштык. Әти-әнием рухы шат булгандыр дип уйлыйм. Безнең бу сөйләшүләр, сагынулар аларга дога булып ирешсен иде. 

Килгән барлык кунакларга – җырчыларга, артистларга, дусларга, туганнарга, кичәне оештыручыларга бик зур рәхмәт белдерәсем килә.

Гөлназ Фәйзрахманова: “Казанның бер ямьле киче. “Тапшырылган хатлар” китабы презентациясе, талантлы артист, чын ир-егет Шамил Бариев белән аның хатыны Гөлфия апаны искә алу кичәсе булды. Аларның мәхәббәтләре мәңгелек, чөнки Айгөлләре бар, нинди акыллы кияүләре, сылу оныклары үсеп җитте! Айгөл, театр артистларын чакырып, җырчыларыбызны җырлатып, безне барыбызны җыеп очраштырганың өчен мең рәхмәт! Син һәрвакыт җаныңдагы белән уртаклашып яшисең. Синең мәхәббәтең кичәдә катнашкан, кунакка килгәннәрнең һәммәсенә җитте. Җылы, йөрәктәгене якыннарыңа җиткерү кичәсе булды бу. Һәр чыгышны, һәр сүз сөйләүчене тын да алмыйча тыңладым. Хисләрем кубып тынычлана алмыйм, уйлыйм. Әти-әниеңне догадан калдырмыйча, балаларыгызның игелеген күреп шулай чибәр, үз сүзен әйтә белүче, дөньяга үз карашы булган тырыш ханым бул!


Инстаграмда
Айгөл Бариева: Бу җырны соңгы мәртәбә мин 1991 елны әтием белән җырлаган идем. Шуннан бирле аны һәрзаман ялгызым башкардым. Бүген исә аны җырлардай пар таптым - Г. Камал театр артисты Ришат Әхмәдуллинны! Мин бәхетле!

Ришат Әхмәдуллин: Айгөл, сиңа бу мөмкинлек өчен зур рәхмәт! Әтиең рухы шат булсын.
Дөнья шуның кадәр хикмәтле икән – 1991 елны туганмын гына әле мин...

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4035
    1
    45
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    3979
    0
    35
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3355
    1
    30
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6028
    2
    29
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4701
    3
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек