Фоторепортаж
#Сәләтэхшәп
Быел «Сәләт» форумы 6 смена кысаларында үткәреләчәк. Шуларның өчесе үтеп тә китте инде. Бүген SELET BILER FORUM тәмам. Экватор. Сәлкешләр кабат үз аланнарына таралышалар: «Байлар Сабасы», «Гайрәт», «Бөгелмә», «Азнакай», «Биләр каласы», «Самара», «Болгар», «Кандракүл», «Раушан», «Яр Чаллы», «Рухият», «Батыр»... Һәм үзләре белән никадәр эмоцияләр, позитив, белем, күнекмәләр, кабатланмас истәлекләр алып китәләр.
SELET BILER FORUMда бик күп файдалы һәм эчтәлекле мастер-класслар үтте. Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Урта гасырлар археология Институты бүлек мөдире Зөфәр әфәнде Шакиров сәлкешләргә тарихи яктан кызыклы мәгълүматлар җиткерсә, Казан Федераль Университетының Идарә, Икътисад һәм Финанслар институты доценты Ләйсән апа Арсентьева һөнәр сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә, ничек нәкъ сиңа туры килә торганын сайларга, куйган максатларыңа ирешү өчен ни эшләргә кирәклеген үз тәҗрибәсеннән чыгып сөйләде.
SELET BILER FORUMга ел саен «Что? Где? Когда?» («Нәрсә? Кайда? Кайчан?») уены знатогы килмичә калмый. Быел да уенның иң яшь капитаны Борис Белозеров балаларга мастер-класс үткәрде. Аның белән генә дә чикләнеп калмады. Сәлкешләр арасында берничә сәләтле балага игътибар итеп, мәктәптән соң уку йортын сайлаганда үзенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте.
Шундый кызыклы шәхесләр килгән! Сәләт «ВикиМәктәбе» җитәкчесе Тимерхан Шәйхетдинов, Robots can dream компаниясе җитәкчесе, яшь бизнесмен Булат Ганиев, «Танцы на ТНТ» тапшыруының җиңүчесе Илшат Шабаев, башка-башка спикерлар...
Хуш, SELET BILER FORUM!.. Син безнең күңелләрдә бик озак якты хатирәләр булып балкырсың! Киләсе елга тагын сагынып килербез сиңа!..
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк