Логотип
Фоторепортаж

«Сөембикә» – өмәдә

Бүген безнең эш каты – «Татмедиа» җәмгыятенең бөтен газета-журналлары коллективы, дәррәү кубып, әйләнә-тирәне җыештырдык. Ел да саен апрельнең соңгы атнасында шулай өмәгә чыгып, тәртип ясап алу бездә генә түгел, бөтен ил буйлап матур бер гадәт бит инде. Күмәк башкарган эш күңелле генә лә ул. Кыш буена җыелган чүп-чардан арындыргач, үләннәр дә тизрәк үсеп китә кебек.
«Сөембикә» журналының коллективы зур түгел, әмма без бер гаилә кебек бик тату, күз тимәсен. Бүгенге өмә журналыбызның май санын типографиягә тапшыру көне белән дә туры килгәнлектән, икегә бүленергә туры килде. Бер өлешебез – редакциядә, бер өлешебез тышта эшләде. Өмәдән төшкән фотоларны укучыларыбыз белән дә бүлешик әле. Редакциябезгә килеп йөрүчеләр яки журнал сәхифәләре аша танып-белүчеләр өчен безне эш киемнәреннән, кулга көрәк-себерке, тырма тоткан килеш күрү кызык булыр, мөгаен.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар