Логотип
Фоторепортаж

Рөстәм Миңнеханов: «Мондый искиткеч концертка зуррак зал кирәк!»

«Созвездие–Йолдызлык» эстрада сәнгате фестиваленең гала-концертын күбрәк тамашачы күрә алсын өчен зуррак зал кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Созвездие–Йолдызлык – 2015» XV ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгатенең гала-концертында хәбәр итте. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган быелгы концерт «Пирамида» комплексында узды.

«Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестиваленең гала-концертын күбрәк тамашачы күрә алсын өчен мондый искиткеч концертка зуррак зал кирәк, - дип белдерде сәхнәдән Рөстәм Миңнеханов. – Минемчә, Казанда якын киләчәктә бу мәсьәләне хәл итү мөмкин булачак».

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның бу тәкъдимен гала-концертта катнашучылар да, кунаклар да алкышлап каршы алдылар.

Чара барышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук балалар иҗаты коллективлары җитәкчеләренә һәм яшь башкаручыларга Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.

«Созвездие-Йолдызлык» рәсми сайтында (http://www.yold.ru) гала-концерт турыдан-туры трансляцияләнде.

 

2015 ел гала-концертында катнашучылар исемлеге белән шул сайтта танышырга мөмкин.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар