Логотип
Фоторепортаж

Мөселман киносы фестивале ачылды

Мөселман киносы форумының  башкалабызда төпләнеп калуында, эчке бер мәгънә бар.  Казанның барлыкка килүе дә  бит нәкъ менә кинога нисбәтле булган диләр...
5 сентябрьдә Г. Камал театры бинасында ХI халыкара мөселман киносы фестиваленең тантаналы ачылышы булып узды. Танылган киночылар, сәнгать әһелләре көчле алкышларга күмелеп кызыл келәмнән залга узды. «Мәдәниятләр диалогы аша - аралашу мәдәниятенә» шигаре астында узучы кинофорум дистә еллар дәвамында үз кыйбласына тугры кала. Сабырлык, толерантлык, түземлелек, башкаларга ихтирамлы караш тудыруны алган сөргән Казан проекты – бүген аеруча көнүзәк тема. Кайдадыр кан кою, изге урыннарны мәсхәрәләү, борынгы тарихи-мәдәни  һәйкәлләрне юкка чыгару күзәтелгәндә, күп милләтле, күп динле Татарстанда бер-бер артлы халыкара җыеннар оештырылып тора. Башкалабызга дөньяның төрле кыйтгаларыннан кунакларның өзелгәне юк.
 
5-11 сентябрь көннәрендә уза торган Мөселман киносы фестиваленә дә мәртәбәле кино белгечләре, режиссерлар, экран йолдызлары килде. 
 
Бәйрәм сәхнәсенә күтәрелгән һәр кеше  гүзәллек дөньясы аша бер-беребезне танырга, намус ирегебезне хөрмәт итәргә, иң мөһиме бер-беребезне яратырга өндәде. Фестивальнең нигезләмәсе шуны таләп итә.
 
Бер атна дәвамында «Родина», «Мир» һ.б кино залларында  мөселман киносының иң яхшы үрнәкләре тәкъдим ителәчәк. «Җиз иләк» аша иләнгән картиналар нигезендә бөтендөнья халкы мөселманнар турында, аларның әдәп-әхлагы хакында, шулай ук аларның бүтән халыклар белән мөгаләмәсе җәһәтеннән безгә күп мәгълүмат бирәчәк...
 
 Халык хәтерендә сакланып калган матур кыйссаларның берсендә, Хан кызы Казансу елгасына иелеп су алганда, үзенең алтын казанын төшереп җибәрә. Казанны карарга дип суга иелгәч, үзенә бик матур, чибәр туташның текәлеп торуын күрә. «Күрегезче, нинди гүзәл кыз анда!» - дип оран сала ул. Визуаль сәнгать буларак, киноның чишмә башы шушы ерак дәверләрдән килә дия алабыз.

сылтама: http://intertat.ru/tt/multimedia-tt/item/48382-m%D3%A9selman-kinosyi-festivale-achyildyi.html

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар