Логотип
Фоторепортаж

Казанда Сабантуй гөрләде

Бүген башкалабыз Казан, гадәттәгедән алда, республикабыз авыл-районнарын да уздырып, шаулап-гөрләп Сабан туен бәйрәм итте. Мирный бистәсендәге Каенлыкка ял дип тормыйча, иртәдән үк меңләгән кеше агылды. Шүрәле, Су анасы һәм башка барчабызга таныш әкияти персонажлар быелгы милли бәйрәмебезнең алыштыргысыз геройлары булды. Бу юлы Сабантуй  бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган иде бит.

 
Быелгы милли бәйрәмебездә мәртәбәле кунаклар да бик күп иде. Бу көннәрдә башкалабызда күп кенә чит ил һәм Россия төбәкләре вәкилләрен җыйган ике бик зур чара – «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышы һәм  «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр”  бюросы съезды  уза. Башкалада Сабантуйны авыл-районнардан алдарак уздыру да шул исәптән әлеге чараларда катнашучыларга татар халкының иң матур милли бәйрәмнәрен күрсәтү максатын йөртте.
 
Бәйрәмне күрергә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  һәм башка рәсми вәкилләр дә килгән иде.  Мәртәбәле кунакларны капка төбендә үк ипи-тоз, чәк-чәк белән милли киемнәрдән киенгән гүзәл кызлар каршы алды. Башта республика башлыгы һәм аны озатып йөргән затлар бәйрәм мәйданында традиция буенча телелеп киткән татар утарларында кунак булды. Арча, Алексеевск, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Нурлат, Теләче һәм Балык Бистәсе – барлыгы 11 район шул рәвешле үзләренә генә хас үзенчәлекләре белән таныштырды.
Мәртәбәле кунаклар муниципаль берәмлек данлыклы булган сый-нигъмәтләрдән авыз итә алды, иҗади коллективлар чыгышларын карады, кәсепчелек эшләнмәләрен һ.б. күргәзмәләрне күзләде, хәтта үзләре дә бәйгеләрдә катнашты. Арча районы утарында, әйтик, Президент борынгы тегермәндә он тартып карады, Россия Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров чүлмәк ватуда үз-үзен сынады.
 
Һәр утарда шулай ук Г. Тукай әкиятләре геройларын да очратырга мөмкин иде. Мисал өчен, Балык Бистәсе районы утарында Кәҗә белән Сарык та, Су анасы да бар иде. Район башлыгы Илһам Вәлиев сүзләренчә, Казан Сабан туенда Балык Бистәсе  үз утарларын инде берничә ел тәкъдим итә. Шуңа да әзерлек озак вакыт алмаган. «Казан узган елда торгызган йорт-җирләрне ипләп саклаган”,- диде ул.
 
Сабантуйның төп мәйданында исә  Г. Тукай әкиятләре мотивлары буенча театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. Казанлылар һәм кунаклар Мәмәт хан турында риваять, Габдулла Тукайның "Шүрәле", "Су анасы" әкиятләре, Ташчы турында «Япон хикәясе» әкият-шигыре сәхнәләштерелгән күренешләрен күзаллый алды. Шуннан соң Татарсан Президенты бәйрәм кунакларына сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
 
- Барыгызны да иң яраткан бәйрәмебез белән котлыйм, исәнлек-саулык телим. Казанлыларга тырышлыгыгыз, республика үсешенә керткән өлешегез өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Бүген Сабан туе республика чикләреннән генә чыгып,  Россиянең 57 төбәгендә, дөньяның 27 илендә үткәрелә. Бу бәйрәм татарныкы гына түгел, - ул барыбызны берләштерүче Сабан туе",  - диде Рөстәм Миңнеханов.  
 
Сабан туе татар эстрадасы йолдызлары һәм иҗат коллективлары катнашындагы концерт программасы белән дәвам итте. Чыгыш ясаучылар арасында Раяз Фасыйхов, Ришат Төхвәтуллин, Артур Исламов, Айгөл Хәйри һ. Б. бар иде. Шулай ук төрле мәйданнарда Сабантуйның традицион ярышлары, мавыктыргыч уеннар үтте.
 
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Хадиев бәйрәмгә һәр елдагыча гаиләсе белән килгән иде.
 
-  Быелгы Сабантуйда кунаклар шактый. Чит илләрдән бик күп килгәннәр. Сабантуй хәзер татарныкы гына булудан туктап, бөтен Җир Шарына таралды дибез. Шул уңайдан бер генә теләгем бар – Сабантуйны шушылай, түкми-чәчми киләчәктә дә сакласак, аның үзенә генә хас милли хисләрен югалтмасак иде. Бер гадәти генә бәйрәмгә әверелмичә, ул алга таба да үзебезнең милли гореф-гадәтләрне, милли уеннарны, милли үзенчәлекләребезне чагылдырса, ул киләчәктә дә үзенә тартып торачак, - дип билгеләде депутат.
 
Петр Брызгалов Казанга Якутиядән кадәр Сабантуйда катнашу өчен махсус килгән.
 
- Бөтен гаиләм, оныкларымны җыеп инде икенче ел Сабантуйны күрергә киләбез. Бик ошый. Мин күптәннән Татарстанны өйрәнәм., ул минем өчен бик кызыклы. Республика һәрдаим үсештә, елдан-ел тагын да яхшыра, үзгәрә - безгә биредә бик ошый. Якутиядә  шулай ук июнь аенда Сабан туйга охшаш җәйне каршылау бәйрәме уздырыла. Әмма чын татар Сабан туенда бары тик Казанда гына катнашканым бар, - дип сөйләде ул.

Солтан ИСХАКОВ фотолары

http://intertat.ru/

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар