Логотип
Фоторепортаж

IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы

Татар хатын-кызлары алдында торган бурычлар тау кадәрле


Казанда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышы узды. Ул ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм ТР халыклары телләрен үстерү бүлеге башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һ.б. рәсми затлар катнашында үтте.

«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова пленар утырышны ачып, быел форум аеруча истәлекле көннәргә туры килде – бу көннәрдә татар дөньясы сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны бәйрәм итә, дип билгеләп үтте. (Бу урында шуны искәртеп узарга кирәк: делегатлар шушы уңайдан Казанда оештырылган чараларда да катнашты. Аерым алганда, Тукай дөньяга килгән көнне форум делегатлары бөек шагыйребез һәйкәленә чәчәкләр салды. Шигърият бәйрәмендә катнаштылар. М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Г. Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган тантаналы кичәне дә тамаша кылдылар.)

Энгель Фәттахов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның делегат хатын-кызларга юлланган мөрәҗәгатен укып ирештерде. «Хөрмәтле Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында катнашучылар! Сез татар ханымнарына һәм туташларына хас сыйфатларга ия, акыллы, белемле, тыйнак, уңган асыл затлар, милләтебезнең йөз аклыгы. Татарларның күркәм гадәтләреннән берсе – хатын-кызларга олы ихтирам күрсәтү, аларны тиешле биеклеккә күтәрү. Чөнки гаилә учагын саклауда, бала тәрбияләүдә, әхлак мәсьәләләрендә гүзәл затларыбызның роле аеруча зур. Тарихта тирән эз калдырган Сөембикә-ханбикә, мәгърифәтчелек өчен көрәшкән Мөхлисә Буби, Сорбонага барып белем алган Сара Шакулова һ.б. бик күп асыл затлар татар хатын-кызларының җәмгыятебездә нинди урын тотканын ачык күрсәтә. Сез бүген дә заман белән бергә атлыйсыз. Глобальләштерү шартларында бай мәдәниятебезне, милли традицияләребезне, рухи мирасыбызны һәм телебезне саклап калу мәсьәләләрен чишүдә сезнең актив катнашуыгыз бик мөһим», – дигән сүзләр бар иде мөрәҗәгатьтә.

Пленар утырышта Кадрия Идрисова әйтүенчә, бүген татар хатын-кызлары алдында торган бурычлар тау кадәрле: татар гаиләләрендә балаларны туган телдә, милли рухта тәрбияләү, бай мәдәниятебезне саклап калу, милли ризыкларыбызны, милли киемнәребезне киңрәк кулланышка кертү, халкыбызның матур йолаларын һәм гореф-гадәтләрен тормышыбызга кайтару мәсьәләләре – шуларның берничәсе генә. Бүген милләтебез алдына туган телне саклау мәсьәләсе бөтен кискенлеге белән килеп басты. Бу өлкәдә безнең беренчел бурычыбыз – татар телендә белем бирүне саклап калу. Яшерен-батырын түгел: туган телдә укыту дәрәҗәсенең кимүе күп очракта ата-аналар теләгенә сылтап аңлатыла. Шуңа күрә, иң беренче чиратта, нәкъ менә алар арасында аңлату эшләре алып бару зарур. Ә бу – хатын-кыз оешмаларының турыдан-туры бурычы, дип саный ул.

КФУның Л. Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г. Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөдире, профессор Әлфия Юсупова алдагы көнне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында үткән «Мәгариф системасында милли тәрбия» секция утырышында әйтелгән тәкъдимнәр белән таныштырды.

Ул чыгышларда милли үзаң тәрбияләүдә, милли мәктәпнең асылын саклауда фәннәрне татар телендә укыту зарурияте, милли мәгарифнең мәгънәсе татар телен укытуга гына кайтып калырга тиеш түгеллеге кат-кат ассызыклануына игътибарны юнәлтте. Секция утырышында катнашучылар форум резолюциясенә, аерым алганда, ТРда мәгариф системасының актуаль бурычы итеп милли мәгарифне үстерүне һәм ныгытуны санау, заманга туры килә торган милли мәгариф концепциясе кабул итеп, аны уңышлы гамәлгә ашыру, балалар бакчаларыннан башлап югары уку йортларына кадәр татар телен укытуның яңа заманча методикасын булдыру, бердәм дәүләт имтиханын татар телендә тапшыру мәсьәләсен тагын бер мәртәбә күтәрү, «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы эшчәнлегендә милли мәгариф, милли мәктәп мәсьәләләренә игътибарны көчәйтү һәм аларны төп юнәлешләрнең берсе итеп билгеләү, Татарстан тарафыннан Кырым татарларына туган телләрендә дәреслекләр язуга, шулай ук Себер татарларына себер татар теле әлифбасы, шулай ук дәреслекләр язуга, кадрлар әзерләүгә ярдәм күрсәтү һ.б. актуаль мәсьәләләрне тәкъдим итте.

ТР Мәдәният министрлыгында «Милли-мәдәни мирасны саклап калу һәм үстерү» дип аталган секция утырышында күтәрелгән мөһим мәсьәләләр турында күренекле шагыйрә Шәмсия Җиһангирова җиткерде. Чыгышларның барысы да диярлек татарлыкны саклау, милли үзаңны үстерүгә юнәлтелгән чаралар турында булган. Фикер алышу барышында шактый тәкъдимнәр җиткерелгән. Мәсәлән, «Идел-йорт» фестивалендә югары осталык күрсәткән үзешчән театрларның спектакльләрен төрле төбәкләрдә күрсәтә алу мөмкинлеген оештыру, татар милли киемнәрен тарихи һәм этнографик яктан өйрәнеп эшләнгән хезмәтләрнең электрон версияләрен булдырып, портал ачу, ансамбльләр оештырганда, аларга репертуар барлаганда халык җырларына күбрәк урын бирү һ.б.

«Казан» милли-мәдәни үзәгендә үткән «Татар халыкының тәрбия системасында кулланылышта булган яңа проектлар» секциясенә Кадрия Идрисова йомгак ясады, анда әйтелгән төп фикерләрне ирештерде. Аерым алганда, «Татар кызы» бәйгесенә Россия төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүчеләрне күбрәк җәлеп итү, аны күчмә итеп уздыру, һәр төбәктә татар хатын-кызлары оешмаларын булдыруны максат итеп кую, танышу клубы сайтын эшләү һ.б.

Алга таба ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстанда милли мәгариф торышы, республикадан читтә яшәүче милләтәшләребезгә бу юнәлештә күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. Аның сүзләренчә, туган телебезне саклау һәм камилләштерү – көн үзәгендә торган мөһим мәсьәлә. Җир шарының төрле төбәкләрендә сибелеп яшәүче татарлар өчен туган тел милләтебезне милли-мәдәни һәм рухи яктан берләштерүче зур көч ул.

«Гүзәл затларыбыз милли җанлы булса, татар упкынга төшмәячәк, яшәячәк» (Мөхлисә Буби) шигаре белән үткәрелә торган форумның пленар утырышында «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова әлеге оешманың еллык эшчәнлеге турында хисап тотты. Татар милли үзенчәлекләрен торгызуга юнәлтелгән чаралар, аерым алганда, нәсел-тамырларыбызны барлауда шәҗәрә бәйрәме, татар буйдак-ялгызаклар санын һәм катнаш никахларны киметүне максат иткән яучылар-димчеләр җыены оештырылган. Моннан тыш, татар исемнәрен өйрәнү, барлау юнәлешендә эш башкарылган. Киләчәктә татар исемнәренең асыл мәгънәләрен туплап, ата-аналар өчен бай эчтәлекле кулланма булдыру ниятләнә. Баланы 40 көнгә кадәр тәрбияләү кагыйдәләрен үз эченә алган, гинеколог, психолог, невролог, дин әһелләре, галимнәре киңәшләренә корылган «Тәрбия баскычлары» фильмы әзерләнеп, дискларга яздырылган һәм мәгариф өлкәсендә эшләүчеләргә, шулай ук форум делегатларына таратылган.

Утырышта Мәскәү шәһәренең «Зыялылар» клубы рәисе Нәзифә Кәримова, Башкортстан Республикасының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Люция Вафина, Истанбулдагы Идел-Урал татарларының мәдәният һәм үзара ярдәмләшү җәмгыяте рәисе Гөлтан Ураллы һ.б. чыгыш ясады.

Ахырда форумның резолюциясе кабул ителде, Татарстаннан читтә яшәп, татар теле, милли гореф-гадәтләре кебек милли үзенчәлекләр сакланышына сизелерлек өлеш керткән ханымнарга дәүләт бүләкләре, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/04/25/120303/

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар