Логотип
Беренче ашлар

Омлет токмачы

Омлет токмачы турында ишеткәнегез бармы? Бик җиңел әзерләнә! Бик тәмле! Сап-сары эчле йомырка куллансагыз, токмачыгыз да матуррак чыгар. 
 

Кирәк:

Ике өлеш өчен:
* тавык йомыркасы – 1 данә;
* сөт – 1 аш кашыгы;
* кукуруза крахмалы – 1 чәй кашыгы;
* тоз – бер чеметем;
* укроп – 2-3 ботак;
* тавык бульоны – 500 мл;
* табаны майлау өчен сыер мае.
 
 

Эш барышы: 

1. Кукуруза крахмалын иләктән чыгарабыз.
2. Салкын сөт белән туглыйбыз.

3. Килеп чыккан катнашмага йомырка өстибез. 


4. Салмак тизлектә миксер белән күпертәбез.

5. Тоз сибеп яхшылап болгатабыз. 


6. Табаны җиңелчә сыер мае белән сөртеп (зур табаны сайлагыз, белен юка булсын), утта кыздырабыз. Табага йомыркалы катнашманы агызабыз. Таба буйлап җәелсенгә дип, тегендә-монда саллап алабыз. Сүрән утта бер яктан кыздырабыз.



7. Беленне икенче якка әйләндереп, тагын 1-2 минут тотабыз.


8. Омлетны табадан селкетеп төшерәбез дә, рулет итеп төрәбез. 3-4минутка суынырга калдырырга кирәк.


9. Керамик пычак ярдәмендә токмачны юка итеп кисү никадәр җиңел!


10. Булды! Токмачны ике аш тәлинкәсенә салып, өстенә тавык бульоны агызабыз да, тоз сибеп алабыз. Вак туралган укроп турында да онытмагыз!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар