(рецепт)
* бер баш суган;
* бер бәйләм шпинат;
* ярты бәйләм кузгалак;
* бер авокадо;
* ике стакан шулпа;
* ике тырнак сарымсак;
* бер аш кашыгы зәйтүн мае.
Авокадо А, В D, РР, Е һәм башка витаминнарга, минераль матдәләргә һәм микроэлементларга бай. Әлеге җимеш инфаркт куркынычын киметә, стресс белән көрәшергә ярдәм итә.
Кәстрүлгә май агызып, туралган суганны йомшартып, үтәкүренмәле хәлгә килгәнче томалап пешерәбез. Шпинатны сабакларыннан чистартабыз, яфракларын вак итеп ерткалыйбыз һәм шулпа белән бергә суган янына салабыз. Болгата-болгата, 3-5 минут пешерәбез. Сабакларыннан чистартылган кузгалак өстибез һәм тагын 3-5 минут пешерәбез. Туралган авокадо һәм согы сыгылган сарымсак өстибез. Уттан алынган ашны блендерда әйләндерәбез. Ашка петрушка яки рукола сибәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк