Күңелеңә җыйма
Үземнеке – иң әйбәте
Соңгы арада иремнең игътибары кимегән кебек. Хәлемне дә сорашмый, эшләрем белән дә кызыксынмый. Җылы сүзләр ишетмәгәнгә дә биш былтыр. Менә беркөн иртән бик салкын иде. «Җылырак киен, суык тия күрмәсен», дисә, ни була инде? Шушы бер сүздән күңелем күтәрелеп, кайгыртучым барлыгын тоеп, көне буе куанып йөрер идем.
Юк, ул андый сүзләр әйтүне төчеләнүгә саный. Ә инде үпкәмне белдерә башласам, хәзер шаяруга бора. Таныш-белешләрнең ирләре буш вакытларда тагын кайдадыр акча эшләү юлларын эзли, аңарда мондый сыйфат та юк. И-и, барысын да саный китсәң, иремнең җитешмәгән яклары бик күп икән.
Мин төрле социаль темаларга сөйләшергә яратам: бәяләр күтәрелгәнен, гаделсезлекне, эшләгән кешенең тиешле хезмәт хакы алмавын, ришвәтчелекне кызып-кызып тәнкыйтьлим. Балаларның киләчәген уйлап бәргәләнәм. Ирем мин сөйләгәнне мыек астыннан елмаеп тыңлап тора да, дөньяны син генә үзгәртә алмассың, дип, сүзне уенга бора да куя. Кайчак ачу да килә...
Беркөн арып-талып кич кенә эштән кайтып киләм. Троллейбуска минем белән бер ир кеше дә керде. Халык азрак булган бер почмакка барып бастым. Уйларыма чумып кайта торгач, үземә эндәшкәннәрен дә ишетмим икән. Сискәнеп киттем. Карасам, теге ир: «Ханым, мондарак килегез, тотынып барырга уңайлы булыр», – ди. Иремнән күрмәгән кайгыртучанлык күрсәтә түгелме бу? Кайта торгач, әлеге әфәндем минем белән чын-чынлап кызыксына башлады. Туным да бик килешле икән, буйларым да зифа (ирем тазарыбрак киткәнсең дигән иде, дөрес әйтми икән бит), үзем дә чибәр, имеш. Гомумән, иремдә күрергә теләгән барлык сыйфатлар да бар кебек тоелды бу әфәндедә. Беренчедән, игътибарлы. Икенчедән, буш вакытла-рында картиналар ясап сата икән.
Ә мин үз иремне нәрсә беләндер шөгыльләнергә күпме үгетләп тә нәтиҗәгә ирешә алмадым. Карале, дим, миңа туры килә торган ир-ат менә шушы түгелме соң?! Аллаһы Тәгалә минем канәгатьсезлегемне күреп, юлларыма идеаль ир чыгардымы әллә? Тыңлар-тыңламас кына барган кебек булсам да, күңелемнең бер кылы сулкылдап куйды. Ирек-сездән, күзалдыма ирем урынына шушы әфәнде килеп басты. Аның белән яшәгән хатын-кыз бик бәхетле булып тоелды миңа. Өстәвенә, минем яраткан темаларым аны да кызыксындыра булып чыкты. Хезмәт хакларының азлыгыннан башлаган иде, юл-ларның төзексезлеге белән дәвам итте. Ләкин бераздан аның сүзләре туйдыра башлады. Ир-ат авызыннан сәеррәк яңгырый икән ул зарлану. Әле ярый ирем андый түгел (бая гына киресенчә уйлый идем!). Икәүләшеп төшенкелеккә бирелсәк, ничек яшәмәк кирәк?! Янәшәмдәге әфәнденең купшы мактаулары да ялыктырды. Әллә нигә бер мактап куйсалар, ул сүзнең ышандыру көче зуррак була икән. Гел әйтеп торгач, ышанмый башлыйсың. Үзебезнең тукталышка кайтып җиткәндә, бу кешедән тәмам гарык булган идем инде. Сөенә-сөенә төшеп калдым. Әфәндем озата барырга теләк белдереп маташкан иде дә, кая ул! Еш кына иремнең мине аңламавына, игътибарсызлыгына үртәлә идем. Артык игътибар күрсәтү саруымны кайната икән ләбаса. Бу вакыйга миңа зур сабак булды. Шушы кеше белән очрашу канәгатьсезлек белдерүемнең урынсыз икәнлеген аңлатты.
Юк, язмыш миңа үземә бик туры килә торган кешене насыйп иткән. Моңарчы аңламаганмын гына икән. Башка кеше белән бәхетле була алмас та идем. Тукталыш белән өй арасындагы кыска гына юлны узганда шуңа инандым: кеше никадәр генә идеаль тоелмасын, мәхәббәт булмаса, аны күркәм сыйфатлары гына сөйкемле итми. Һәм адымнарымны кызулатып, өемә – иң кадерле, газиз кешем янына ашыктым. Аның бар кимчелекләрен юк итәрлек кодрәтле көч бар дөньяда. Ул көч – минем мәхәббәтем. Мин аны гына яратам. Ничек бар, шулай яратам!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Әйе, бик дөрес әйтәсез, Гүзәл ханым! Яратмаган кеше белән яшәве дә авыр булыр иде, балалар үстерүе дә. Барыбызга да ярату, хөрмәт итү хисләре кирәк! Рәхмәт хикәягезгә! Миңа бик ошады.
0
0
0
0
Татар ирлэре хатынга жылы суз жэллилэр.Барда гаилэдэн килэ, ирнен этисе энисенэ "коры-сары"булгач, ирен дэ шул инде.Укыдым да, эй бичара хатын диеп уйладым.Комплементка ойрэнмэгэн , жылы суз ишеткэне булмаган уз иреннэн. Шуна риза булып яши инде, кая барсын....
0
0