Логотип
Күңелеңә җыйма

Үзеңә ышанырга кирәк

– Кемгә кирәгең бар соң синең? Кая китә алам дип беләсең? Башта үзеңә кара... Бу кимсетү, түбәнсетүләрнең очы-кырые булмас кебек иде. Ничекләр генә итеп аларны ишетмәскә соң? Колакларымны каплап карыйм, әмма өстемә туфан кебек бертуктаусыз явып торган бу ямьсез сүзләр, лайлалы пычрак кебек барыбер бармак араларымнан үтеп керә...

– Кемгә кирәгең бар соң синең? Кая китә алам дип беләсең? Башта үзеңә кара...
Бу кимсетү, түбәнсетүләрнең очы-кырые булмас кебек иде. Ничекләр генә итеп аларны ишетмәскә соң? Колакларымны каплап карыйм, әмма өстемә туфан кебек бертуктаусыз явып торган бу ямьсез сүзләр, лайлалы пычрак кебек, барыбер бармак араларымнан үтеп керә... Җаныма ук уза... Аңымны томалый... Башымда бер генә уй бөтерелә: «Ничек?! Ничекләр мин бу кешене кайчандыр ярата алдым икән?! Ялгышканмын, бигрәкләр каты ялгышканмын лабаса!»

Ниһаять, ул туктады. Арыды бугай... Бу мизгелләрне дә күрер көнем бар икән. Сәгатькә күзем төште. Төнге өч! Аякларымны көчкә сөйрәп барып, караватыма йөзтүбән капланам. Җанда – бушлык, күңелдә – чарасызлык, тәндә – хәлсезлек... Башта уйлар өермәсе – бу тәмугтан качасы һәм ул беркайчан эзләп тапмаслык урынга барып яшеренәсе иде бит. Күзем күрмәсен, колагым ишетмәсен иде аны – дөньяда барлыгын да онытасы иде... 
Хәзер, бу вакыйгалардан соң инде берничә ел узгач, уйлап-уйлап та ул вакытта үземне нигә шулкадәр мыскылларга рөхсәт итүемне, көчсезлегемне аңлатырлык бер сәбәп тә таба алмыйм. Ахырда: «Миңа, күрәсең, корбан ролендә булу ошагандыр», дигән нәтиҗәгә киләм. Җайлы бит: үз тормышың өчен җаваплылыкны кемнеңдер җилкәсенә саласың да, агым уңаена агасың да агасың... Бернәрсә уйламыйсың, беркая омтылмыйсың, тормышыңны үзгәртү өчен бер адым да ясамыйсың... Кая гына барсам да, кара сакалым үземнән калмас, дип язмыш белән ризалашу булдымы икән соң, белмим. Алай дисәң, күңелнең кайсыдыр бер почмагында бу җәһәннәмнән котылу теләге яшәгән бит. Аннан ул теләк үскән, зурайган... 

Ялваруларым, көне-төне теләгән теләкләрем, ниһаять, Аллаһы Тәгаләгә барып иреште: иремнән аерылдым. Никадәр авыр, катлаулы булса да, ясадым бу адымны... Ул миннән моны, әлбәттә, көтмәгән иде. Хәтта фатирны да бүлеп ала алдым. Монысы бөтенләй могҗиза булды... Үзем белән булган әлеге яңалыкларга шулкадәр шат идем дип әйтү – бернәрсә дә әйтмәүгә тиң. Сүзләр таба алмыйм... Яңа фатирымны шунда ук яраттым. Аңа гашыйк булдым! Менә җәннәт кайда икән ул: сине берәү дә юкка битәрләми, түбәнсетми, начар сүзләр әйтми – җаныңны кыйнамый... Үземне ул көннәрдә тимер читлектән котылган кошчык кебек хис иттем. 

Бар да әкрен генә бер эзгә төште. Мин дә яңа дөньяма ияләнә башладым. Тормыш матур икән бит ул! Хыялларым да бар икән минем һәм күп икән. Хәзер инде йокларга ятканда татлы уйларга чумам: үзем барасы яңа матур шәһәрләрне күрәм, зур аэропортларны, хәтта аэропортта очкыч көткәндә эчәсе каһвәнең хуш исен тоям... 

Күктән эзләгәнне җирдән бирермен дигәнме әле Ходай? Берничә айдан миңа яңа проектта катнашырга тәкъдим иттеләр. Яңа эшем командировкалар белән бәйле иде. «Бөтен ил буйлап йөрергә туры киләчәк», – дип кисәттеләр. Тәвәккәлләп ризалаштым. Күңелдәге икелә-нүне, куркуны җиңеп, әлбәттә. Белемемне, мөмкинлекләремне кулланудан тыш, хезмәттәшләремне яңа үрләр яуларга, нәтиҗәле эш башкарырга рухландырырга да кирәк булачак иде. 

Новосибирск шәһәренә булган беренче командировкамны һич онытасым юк. Урамда 40 градус салкын. Офистагы кызлар мине туннар киеп каршы алды. Күзләрендә – битарафлык, өметсезлек... Күбесенең өстәл тартмасында эштән китү турында гариза ята икән инде. Нишләргә?

Бу күзләрдә ничек итеп ышаныч уты кабызырга? 
Кызларның һәрберсе белән аерым сөйләшкәндә бер нәрсәне аңладым: барысының да проблемасы бер икән аларның – үз-үзләренә шикләнеп карау, үз көчләренә ышанмау, киләчәктән бернинди яхшы әйбер көтмәү... Баштан кичкән хәлләр... Боларның барысы да эшкә тәэсир итүенә шаккатасы да юк. Бигрәк тә шәхси тормышка. Хәер, анысы кыз-ларның күбесендә юк дәрәҗәсендә. Үзеңне үзең дә яратмагач, башкалар сине ничек яратсын инде?! 
Мин алар күңеленә юлны җиңел салмадым. Тамчы тамган кебек, әкрен-әкрен генә... Үз башымнан кичкәннәрне сөйлим: «Мин булдырдым бит, тормышымны үзгәрттем, димәк, сез дә моны эшли аласыз!» – дим. Ихласлыгым бөтен каршылык-ларны җиңде. Кызлар күз алдымда үзгәрде – күңелләрендәге боз эри башлады. Күзләрендә очкыннар пәйда булды. Өмет уянды! Бу эше-безгә дә тәэсир итми калмады. Дөрес, кем беләндер бөтенләйгә саубуллашырга, ә кемнедер яңа максатлар куярга рухландырырга туры килде. Әмма без барыбыз да бер нәрсәне аңладык: гомер бер генә, аны мәгънәсезгә, бушка уздыру ярамый. Тагын – үз кадереңне үзең белергә өйрәнергә кирәк, шул очракта гына сине башкалар да хөрмәт итәчәк. Новосибирск шәһәреннән мин ниндидер бер җиңеллек белән кайтырга кузгалдым: теләгемә ирештем – аларның тормышын үзгәртә алдым. Кызлар белән аерылышасыбыз да килмәде хәтта...

Икенче командировкам мине көньякка алып килде. Новороссийск каласына. Герой-шәһәргә! Беренче аяк баскан минутларымны һич онытасым юк: кояшның кайнар нурлары тәнемне иркәли, әйтерсең лә яраткан иреннәр кагыла һәм бөтен гәүдәм буйлап дулкыннар йөгерә... Авызда – тулышып пешкән җиләк-җимеш тәме. Аларның баллы, татлы исе кулыңнан да, чәчләреңнән дә, бөтен тәнеңнән дә килә кебек. Аңыңны томалый!.. Яңа коллектив минем алга бурычларның өр-яңаларын куйды. Монда барысы да киресенчә иде. Көньяк климаты кешеләрнең холыкларында да чагылыш тапкан: биредә барысы да шат күңелле, беркая да ашыкмый – шул исәптән эшкә дә. Алар, гомумән, тормышларыннан бик канәгать...
Яңа энергия белән җиң сызганып эшкә тотындым. Һәм ул миңа шатлык кына иде! 
Көннәр бер-бер артлы уза торды. 

Шимбә-якшәмбеләрне, әлбәттә, күбрәк диңгез янында уздырырга тырыштым. Ялгыз калып, дулкыннар шавын тыңлап утырыр, җаныма көч алыр өчен аулаграк урыннар эзлим. Һәм табам! Шундый көннәрнең берсендә аякларым зур булмаган бер аланга алып килде. Тирә-юнен биек-биек таулар чорнап алган әлеге аланда басып торганда, бер нәрсәне аңладым: минем урыным монда, менә шушында – Кара диңгез буенда яшәргә һәм эшләргә телим! Күңелең-дәге барлык начарлыкларны үзе белән юып алып китә һәм сиңа яшәргә көч бирә торган диңгез ярында... 

Әйе, менә шулай кинәт һәм бик тиз хәл иттем: калам! 
Мине бу фикеремнән берәү дә кире чигендерә алмый инде. Булачак кунак йортым бөтен уйларымны биләп алды. Өндә дә, төштә дә шуның белән саташам. Агачтан төзиячәк-мен мин аны. Ул агачның исләрен дә сизәм, бүлмәләрдә нинди җиһазлар буласын да беләм. Китап киштәләренең кайда урнашачагына кадәр! Өй каршында яшел чирәм үсәчәк, тирә-якта яраткан розаларым, гортензияләрем чәчәк атачак... Койма кырыена груша, шәфталу агачлары утыртачакмын. Ә йортымны виноград тәлгәшләре уратып алачак... 

Гади генә йорт булмаячак ул! Аның ишекләре бу катлаулы дөньяда үз-үзен эзләүче, үзе ни теләгәнен аңларга тырышучы хатын-кызлар өчен һәрвакыт ачык булачак. Мин инде ул ханымнарның тавышларын ишетәм, күз карашлары белән очрашкандай булам, алардан килгән энергияне сизәм, бирәчәк сорауларына җавап эзлим...

Кеше шулай яратылган инде: без беркайчан булганыннан канәгать түгел, һаман нидер эзлибез: зур акчалар артыннан куабыз, бизнес турында хыялланабыз, карьера баскычыннан күтәрелергә, яңа илләр күрергә телибез. Хыяллар картасы төзибез, аффирмацияләр пышылдыйбыз, курсларга, тренингларга йөрибез... Әмма боларның кайсы синеке икәнен ничек белергә соң, ничек адашмаска? Үз-үзеңне, Җирдәге урыныңны тапканда, дөньяга нигә килгәнеңне аңлаганда гына җаннарга тынычлык урнашачак – Галәм белән бер дулкында булачаксың... 

Хыяллар биеклегеннән мине... пандемия тартып төшерде. Бөтен кешенең телендә бер сүз: «Ковид...» Тормыш бер мизгелдә үзгәрде дә куйды. Беренче мәлдә хәтта югалып та калдым: тәвәккәллегем, батырлыгым да әллә кая китте – кулымнан эш төште. Әмма чит шәһәрдә эшсез һәм бер ялгызым торып калгач, шуны аңладым – бу минем өчен тагын бер сынау. Аны ничек узам – киләчәк тормышымның ниндилеге шуннан торачак. 

Үткәннәр белән мине инде берни дә бәйләми иде, аяк-кулым чишелгән – балаларым үсеп буй җиткән. Олы улымның үз гаиләсе бар, кечесе дә аның үкчәсенә басып килә. Димәк, алар хәзер адым саен минем кайгыртуга мохтаҗ түгел. 

Әллә көтелмәгән бер могҗиза булды, әллә ихлас теләкләрем, чыннан да, тормышка ашты – фатирымның сатылуын сизми дә калдым. Ә иң мөһиме – диңгез буендагы җир участогының хуҗасы нәкъ шул көннәрдә ике як өчен дә файдалы тәкъдим белән чыкты: ул миңа җиренең бер өлешен бирә, ә моның өчен мин аны карап-тәрбияләп торырга тиеш булачакмын. Карамыйммы соң, әлбәттә, карыйм! 

Булачак йортның проекты да бик тиз табылды. Һәм күптән көтелгән төзелеш эшләре башланып китте...

 

Нигезеннән башлап түбәсенә кадәр төзелеш белән җитәкчелек итүне үз кулларыма алырга туры килде.
 

Һәр көнне таң белән уянам да, бетмәс-төкәнмәс проблемаларны хәл итәргә керешәм: йортның фундаменты ничә сантиметр булырга тиеш, стеналарының калынлыгы, вентиляция тишекләре, коммуникация урыннары, җылылык изоляциясе... 

Төнгә каршы җеп өзәр хәлем дә калмыйча, урыныма барып авам. Ару-талуның очы-кырые булмас төсле иде. Кайчагында баш миенә сатлыкҗан уйлар да кереп оялый. «Йә, нәрсәгә дип бу кадәр интегәм соң әле мин?» – дим. Әллә барысына да кул селтәп, әни янына кайтып китимме, яртылаш төзелгән йортымны сатыйммы дим. Әмма секундның икенче мизгелендә инде берничә ел элек булган хәлләр күз алдына килеп баса: мин шулай ук караватта капланып ятам, тәнемдә шундый ук арыганлык... Әмма аерма зур иде шул: ул чакта иремнең мыскыллау, рәнҗетүләреннән туеп арыган булсам, хәзер тәнемдә дә, җанымда да бөтенләй башка халәт. Бу – гаҗизлек түгел, минем ныклыгымны тагын бер кат сынау гына. Дөресрәге, хыялларымны тормышка ашыру өчен көрәш.

 Ә аннан әкрен генә алсу таң ата. Тәрәзәдән искән йомшак җил чәчләремнән иркәли. Торырга вакыт: яңа көн белән мине яңа мәшәкатьләр көтә: ишекләр сайлыйсым бар, обойлар, тәрәзә йөзлекләре...

Һәм, ниһаять, ул көн җитә: бригадир учларыма әзер өемнең ачкычларын сала. Кинәт кенә йокымнан уянгандай булам. Беренче кат күргән-дәй, кулларыма карыйм: кояшта янып каралганнар, сыдырылып, тырналып, сөялләнеп беткәннәр... Шулчак керфекләремнең чылана баруын тоям... Әллә ару-талчыгуларым шулай чыга, әллә шатлык яшьләре бу... Булдырдым бит! Хыялымны чынга ашырдым! Әйе, чынлап торып теләсә, хатын-кыз көчле дә була ала... 

Кунакханәм кунаклар кабул итәргә әзер! Рәхим итегез!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Лариса, исәнмесез! Сокланып укыдым. Тәвәкәллегезгә, рухыгызның көчлелегенә, кыенлыкларны җиңә алуыгызга... Бу списокны озак дәвам итәргә булыр иде.))) Уңышлар сезгә, хыялларыгыз тормышка ашсын. Мин сезгә охшаганмын, тик көчсезрәк. Сезне ничек табарга соң?..

    • аватар Без имени

      0

      0

      Гафу итегез, нинди акчаларга салынды сон ул йорт, эллэ берэр нэрсэне анлап бетермэдемме? Бу йортны салыр очен миллионнар кирэк бит!!!

      Хәзер укыйлар