– Кемгә кирәгең бар соң синең? Кая китә алам дип беләсең? Башта үзеңә кара...
Бу кимсетү, түбәнсетүләрнең очы-кырые булмас кебек иде. Ничекләр генә итеп аларны ишетмәскә соң? Колакларымны каплап карыйм, әмма өстемә туфан кебек бертуктаусыз явып торган бу ямьсез сүзләр, лайлалы пычрак кебек барыбер бармак араларымнан үтеп керә...