«Ах-ух» килеп яшибез, зарлана-зарлана тормыш көтәбез. Мин көнкүрешебез хакында еш уйланам: ачуыгыз чыкса чыгар, ләкин фикеремне әйтәсем килә: тормышыбыз начар түгел бит!
Сез акчагызны нәрсәгә тотасыз ул? Күпләр әйтер инде: «Эшләгән акчаны күргән дә юк: ашарга, эчәргә, фатир өчен түләргә, кредит капларга китеп бетә...» Акчаны таба торабыз, ул идән ярыгына аккан су шикеле юкка югала да бетә. Туплап та карыйбыз, «баям» дигәндә генә, нәрсәдер комачау итә: йә кризис, инфляция, йә санкция... Күршем тырыша-тырыша машина алырга дип, банкта акча җыйды, ләкин тиешле сумманы туплагач, бәяләр генә ике тапкырга артып куйды. Мин аны бик кызгандым: бүген ул яңа машина урынына искесендә йөрергә мәҗбүр. Акчаны еллар буе җыеп ятарга кирәкми, бүгенге көн белән яшәргә кирәк, дигән фикердә мин. Киләчәк өчен борчылсагыз, акчаны саклауның юлларын уйлагыз: рискларны чамалагыз, капиталны дөрес итеп урнаштыру вариантларын эзләгез. Хезмәттәшем Наиләнең башы эшләде, ипотекага ике фатир алып калды: яшәргә арендаторлар кертеп, акчаны кредит түләүгә тотты. Хәзерге вакытта балалары да фатирлы, бурычы да түләнгән. Берничә ел элек күчемсез милек бәяләре «тешләшми» иде шул...
«Ах-ух» килеп яшибез, зарлана-зарлана тормыш көтәбез. Мин көнкүрешебез хакында еш уйланам: ачуыгыз чыкса чыгар, ләкин фикеремне әйтәсем килә: тормышыбыз начар түгел бит! Эшләгән кеше хезмәт хакын ала, пенсиядәгеләргә ай саен азмы-күпме пенсиясе килеп тора... Ә менә без: 50 яшькә җитеп килүчеләр, бу бәхеткә ирешербезме, юкмы... Ләкин ышанып калам – чыгарбыз, шартлаттырып акчасын да алырбыз, күрше әйтмешли: «10 мең булса да, 17 мең булса да, акча, кесәдән чыкмый, керә!» Иң мөһиме – Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын. Бүгенге көндә пенсия яшендәгеләр эшләп тора, безгә дә эш табылыр әле.
Кеше зарланса да, тормышын «менә» дигән итеп алып бара: авылларда йортларның күбесе кирпечтән, гаражларында берничә машина. Шәһәрдәгеләр дә кимен куймый: чит илләргә ял итәргә дә барып торалар, яхшы киенәләр. Кулы эш белгәннәр акча эшли белә: кем пилмән бөгеп сата, кем чәкчәк, бавырсак пешереп байый. Кешенең ничек яшәгәнен күрәсегез килсә, шәһәрнең Сәүдә үзәкләрен әйләнеп кайтыгыз. Машина куярга урын таба алмассыз, халык акча туздырырга килгән: кафе тирәләрендә су буе чират, яшьләре дә, картлары да 120 сум торган каһвә эчә, бургер, пирожкилар, туңдырмалар белән сыйлана.. Бар кешедә акча, бар. Кесәләрендә җилләр уйнаса, халык ял итү үзәкләрендә вакыт уздырып, акча туздырып йөрмәс иде, өйдә чәй эчеп, телевизор каршында гына утырыр иде. «Акчасыз кеше билен билбау белән буып йөри», ди халык. Менә элек, Советлар Союзы чорындагы киноларны карап уйланып куям: бик игътибар белән күзәтсәм дә, араларында бүксәле кешене таба алмыйм. Ул чорда кызлар-ханымнарның билләре камыштай нечкә, кигән күлмәкләре дә 42-44 нче размерлы булган. Ни өчен? Чөнки кешеләр хәзерге байлыкны, барлыкны күрмәгән: машиналары да булмаган, җәяү йөргәннәр! Хәзерге замана ханымнарының күбесе 50-52 размерга да сыешмый. Ябыгыр өчен нәрсә генә эшләмиләр: югары бәядән ябыгу курслары сатып алалар, фитнес үзәкләрендә тир түгәләр, диеталарга утырып газап чигәләр. Менә минем таныш хатыным биш ел инде ябыгырга хыяллана – диеталарда да утырып карый, спортзалга йөри, ләкин ашавын чикли алмый. «Кич белән ятар алдыннан бутерброд белән тәмләп кайнар чәй эчмәсәм, йокыга китә алмыйм», – ди. Ләкин ничек кенә тырышса да, билен сырып алган майдан котыла алмый. Рәхәт тормыш! Ач утырмыйбыз, хәерчелектә яшәмибез. «Аллага шөкер», – дип әйтергә генә онытабыз.
Менә урамда, игътибар итегез әле – кешеләр нинди генә матур киемнәр кими. Хатын-кызларның күбесе кыйммәтле туннардан, яхшы аяк киемнәреннән. Ирләр дә калышмый. Начар киенгән кешене очратмассың да. Халык сәүдә үзәкләренә кием алыр өчен түгел, күп очракта вакыт уздырыр, кәеф-сафа корыр өчен килә кебек. Хәзер акыллылар товарны да интернет аша гына заказ итеп кайтарта. Безгә мондый бәхет эләктеме? Хәтерлим әле: 18 яшем тулган елны, авылга кайткач, әни «пальто алырсың», дип, 150 сум акча тоттырып җибәрде. Ул шатланганнарым! Пальто эзләп, Казанның барлык кибетләрен йөреп чыктым, ләкин үземә кирәкле киемне генә таба алмадым, кибет киштәләре буш иде. Шунда бер сатучы миңа кибет ачылышына килергә киңәш итте. «Иртәрәк килеп чиратка бас, пальтоларны чыгаруга, алып та бетерәләр», – диде. Икенче көнне, акчамны күкрәк астына яшереп, кибеткә киттем.
Салкын, буранлы иртә. Киемнәр кибете янында халык җыелып өлгергән, ишек ачканны көтәләр. Салкында торып, аякларым туңып бетте. Ниһаять кибетне ачтылар, чираттагылар, бер-берсен этә-төртә эчкә ыргылды. Сатучы хаклы булган, аз вакыт эчендә сатуга чыгарылган пальтоларны кырылып алып та бетерделәр, мин акка кара таплар төшкән сарык йоныннан тегелгән тун эләктереп калдым. Размеры ике тапкырга зур иде. Ләкин мин бәхетле идем! Шушы тунны биш ел кидем. Хәзер дә авылда чоланда эленеп тора ул. Ташларга, кеше кулына бирергә кул бармый. Әти шушы тунны сатып алыр өчен күпме эшләгән бит!
Күптән түгел бер танышымның өендә булдым. Моңа чаклы эш буенча аралашып тора идек, алай бер-беребезгә кунакка йөрешкән булмады. Дүрт бүлмәле фатирда ире белән тора, кызы аерым фатирда яши. Мине конфетлар белән чәй эчергәч, үзенең гардеробы белән таныштырды. Торак майданы мөмкинлек бирсә, кайбер хатын-кызлар гардероб өчен аерым бүлмә тоталар икән. Зәриянең киемнәре 20 квадрат метрлы бүлмәдә урын алган. Мин мондый хәлне телевизордан Филипп Киркоров өендә күргән идем, ләкин аның гардеробы 120 квадрат метрлы майданда. Рәт-рәт төзелгән киштәләрдә нәрсә генә юк: «ялтыр-йолтыр» килеп торган тәвә кошларының койрык каурыйлары кыстырган эшләпәләр, костюмнар, пеньюарлар, маскарад киемнәре, маскалар…
Артист кешене аңларга була, алар ил буйлап гастрольдән кайтып керми, номер саен яңа костюм алыштыра, халыкны шаккаттыра. Сәхнә йолдызлары костюмер хезмәтенә махсус штат тоталар, дип язалар. Алар артистның киемнәре салынган сындыкларны күз карасыдай саклый, имеш. Чөнки йолдызларның фанатлары кумирларының киемнәрен кулга төшерү өчен нинди генә мәкерле планнар кормый, хәтта костюмерларга зур суммада акча да тәкъдим итәләр икән дип укыдым.
Эльвираны ил күләмендә йолдызлар белән чагыштыра алмыйм инде, ул гап-гади хезмәткәр, банкта хисапчы булып эшли.
Фәгыйлә Шакирова язып алды
(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/zarlanyrga-asykmagyz-tanysym-soilagannardan)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Килешәм! Бай яши халык. Ләкин мал күбәйгән саен нәфес тә арта. Шуңа җитми акча.
0
0