Эльвира элгеләрдәге полиэтилен капчыкларны салдырып, берсеннән-берсе матур, затлы күлмәкләрен күрсәтә башлады...
Ахыры. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/zarlanyrga-asykmagyz-tanysym-soilagannardan
Бүлмәгә кергәч гаҗәпләнүем йөземә чыкты бугай, бер сүз әйтә алмый катып калдым. Эльвираның гардеробы шуның хәтле бай булуы мине бераз аптырашка калдырды.
Бүлмәдә очлары махсус тоткычларга тоташтырылган тимер таяклар сузылган. Хуҗабикәнең киемнәре агач элгечләргә эленеп, махсус полиэтилен капчыклар эчендә саклана, дымнан саклау өчен җайланмалар да урнаштырылган.
Мин үземне кибеткә килеп эләккән итеп хис иттем: Эльвираның тәртип яратканы сизелеп тора: һәр кием билгеле бер тәртиптә саклана. Бер рәттә хуҗабикәнең кышкы киемнәре эленгән – туннар арасында затлы мехлылары, экоматериалдан тегелгәннәре дә бар. Пальтолар, курткалар өчен аерым почмак булдырылган. Гардеробта күлмәк-костюмнарның исәбе-хисабы юк. Шкаф киштәләрендә катыргы тартмаларда хуҗабикәнең эшләпәләре саклана.
– Кайчан да булса баш киемнәренә игътибар итәрмен дип уйламаган идем, – дип сөйләде Эльвира. Мин яланбаш йөрергә яратам. Бер елны Италиягә баргач, өлкән яшьтәге ханымнарның киемнәренә гашыйк булып кайттым. Алар муеннарына шарф урый, эшләпәләр кия. Хатын-кызлар да, ир-атлар да мода тенденциясен күзәтеп бара. Кычкырып торучы, ачык төсләргә өстенлек бирәләр – күбрәк сары, кызыл, ачык яшел төстәге киемнәрне сайлыйлар. Италиядә хатын-кызлар, ир-атлар пенсиягә чыккач тагын да яшәрә, үзенә күбрәк игътибар бирә башлый. Алар спортзалларга йөри, бию белән шөгыльләнә, оныклар дип исләре китми.
Рим шәһәренең урамнарында биек үкчәле туфлиләрдән йөргән, фигураны ассызыклап торучы күлмәкләр кигән хатын-кызлар күңелемдә ак көнләшү уятты. Моңа кадәр мин кара төсне үз итә идем, гардеробымда да ачык төсле киемнәр аз иде. Төсләр кешенең күңел халәтен чагылдыра. Кара, соры, көрән төсләр депрессиягә илтсә, кызыл, сары, әфлисун төсләр бәхет гормоннары эшләп чыгарырга ярдәм итә, стрессны дәвалый. Бу хакта миңа психолог сөйләде, төсләр белән дәвалау курслары барлыгын әйтте...
Италиядә мин үз-үземә сүз бирдем: «Гардеробымны үзгәртәчәкмен. Минем киемнәрем матур, күп булачак, ачык, якты төсләрдән генә торачак», – дидем. Гардеробымны яңартырга ике-өч ел вакыт кирәк булды. Спортзалда даими шөгыльләнә башлагач, 50 нче размердан 46 нчы размерга калдым. Әйе, минем киемнәрем күп, алар саны арта гына бара. Гардеробымда елга бер генә тапкыр кия торган күлмәкләрем, туфлиләрем дә бар».
Эльвира элгеләрдәге полиэтилен капчыкларны салдырып, берсеннән-берсе матур, затлы күлмәкләрен күрсәтә башлады:
– Бу атластан тегелгән күлмәкне театрдагы премьера алдыннан заказ биреп махсус тектердем. Шушы күлмәк төсенә туры китереп клатч сатып алдым. Бу күлмәкне икенче тапкыр Шаляпин фестиваленә киеп бардым. Өченчегә кияргә насыйп булырмы, юкмы... Яңа фасонда, башка тукымадан тагын бер күлмәк тектерәсем килә. Менә бу эшләпәне Мәскәүгә баргач сатып алдым. Аңа яраклы, килешле итеп зәңгәр төстәге озын пальто кайтарттым. Әле бу киемнәрне бер тапкыр да кигәнем юк. Апрель аен көтәм, – диде ул.
Әлбәттә, без үз-үзебезне яратырга тиеш. Үзен беренче планга куйган гүзәл затларның карашы да, атлап йөрүләре дә икенче. Андыйлардан ниндидер бер якты энергия бөркелә, бер караштан хөрмәт хисе тудыра. Үз-үзен яраткан хатын-кызның киемнәре дә затлы, һәр элементы уйланылган була. Танышым Эльвираны да шундыйлар рәтенә кертәм. Ул кайчан гына күрсәң дә, матур, киенгән булыр: йөзендә макияж, тырнакларында – маникюр…
Мин үземне кайвакыт Эльвира белән чагыштырам. Аның белән күптән таныш булып бер шәһәрдә яшәсәк тә, ике төрле кеше булып калабыз, тормышка карашыбыз да аерымлана. Мин үзем финанс кыенлыклар кичермим, бизнесым чәчәк ата, ләкин үземә генә игътибарым җитеп бетми. Сәүдә үзәкләренә барсам, беренче чиратта, балаларыма, оныкларыма кием сайлыйм. Киенергә яратмыйм. Бер чалбарны атна буе кия алам. Гардероб дигәннән, ул миндә бөтенләй юк. Барлык киемнәрем йокы бүлмәсендәге кечкенә генә шкафка сыеп беткән. Эльвираныкы шикелле 20 туфлием дә юк. Оят булса да әйтим инде: берсе кара төстә, икенчесе – ак. Кара төстәге туфлием эштә – өстәл астында идәндә аунап ята. Ул бар нәрсәгә дә бара – юбка кисәң дә, күлмәк кисәң дә килешә. Ак төстәгесен бәйрәмнәр өчен тотам. Ә Эльвира яңа күлмәк алган саен, яңа туфли, шарф, сумка да сатып ала.
Эльвира гардеробындагы шкафларда тезелеп киткән сумкалар, рюкзакларны күреп бик гаҗәпләндем, шок халәте кичердем. Коробкаларда товарның кайчан сатып алынганлыгын белдергән даталар сугылган. Ә мин җәй өчен алынган күлмәкләремнең кайсы киштәдә ятканлыгын әйтә алмыйм. Кыш көне күз алдында тормасын дип, ул киемнәрне элгечләрдән алып, шкаф киштәсенең иң ерак почмагына яшердем. Киләсе җәйдә бу киемнәр турында онытачакмын. Аннары, күлмәкләр алганда бер сезонлыкларны алырга тырышам. Чөнки алардан тиз туям. Авылга кайтканда пакет-пакет кием алып кайтам. Шәһәрдә киелгән киемнәрне сатып та, бүләк итеп тә булмый. Мәчетләрдә, чиркәүләрдә аларны алсалар да, язмышлары билгеле түгел – әллә кияләр, әллә чүплеккә озаталар.…
Узган җәй авылда яшәгән дүрт балалы гаиләгә кыяфәтләре әйбәт киемнәремне кайтарган идем, баш тарттылар. «Безгә киелгән кием кирәкми, акча, йә кибеттән алган яңаларын китерегез», – диделәр. Су басудан зыян күргәннәргә матди ярдәм оештыручыларга шалтыраткач, алар да баш тартты. «Безгә киелгән киемнәр китермәгез. Продуктлар, бер дә тотылмаган хуҗалык товарлары кирәк», – диделәр. Шуңа киелгән киемнәрне Аллага тапшырып, яндырабыз. «Дөньялыкта көл, ахирәттә гөл», – дип әйтә-әйтә.
Таныш хатынымнан чыккач, берничә көн уйланып йөрдем. Молодец Эльвира, үзе теләгәнчә яши, киенә. Матур киемнәре белән тирә-якка матурлык тарата, аңа карап күз иркәләнә. Бер уйласаң, хатын-кызның акчасын киемгә, үзен матурлатырга тотулары дөрестер... Дөньяда бер генә тапкыр яшибез. Күпләр тир түгеп тапкан акчасын банкларга салып яндыра, җыя, рәхәтен дә күрми үлеп китә. Варислары, шушы байлыкны бүлешеп, дошманга әйләнә, туганнар арасында низаг китә. Минем дә Эльвира кебек үз-үземне яратасым килә. Тик күңел халәтен генә үзгәртеп булмый. Әллә Италиягә барып, матур киенгән кешеләрне күзләп кайтырга микән?
Фото:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Рәхмәт кызык язылган
0
0