Менә сезнең кебекләр безнең милләтнең тамырына балта чаба да инде...
Концерт бара. Тамаша залы халык белән шыгрым тулы. Җитәкчеләр, жюри әгъзалары, чараны оештыручылар балконнарда утыралар. Мин аста. Халык арасында, уртадарак. Керәшеннәр сәхнәне гөрләтеп кереп киттеләр. Икенче төркем чыкты. Яшьләр, студентлар дип аңладым. Өздереп җырладылар, дәртләндереп биеделәр. Якында утыручылар, сокланып, «мишәрләр шул», дип пышылдашып алдылар. Зал дәррәү кул чапты. Чыннан да, кайнар алкышларга лаек рәхәт тамаша иде ул. Шул вакыт балконнан, чәчләре күптән агарып затлы ефәккә охшап калган, бер матур гына олы кеше калыкты. «Жәллим мин сезне, балалар. Нык жәллим. Киләчәктә кеше аңламас, балаларыгыз белмәс телдә җырлап йөрисез. Без бәхетле буын булганбыз, телебез күз алдында бетмәде. Ә сезне жәлләргә генә кала», – дип, күз яшьләрен сөртеп тагын кул чабып алды. Зал бу абыйның ялкынлы чыгышын халык алкышлаган арада, сәхнәгә икенче төркем чыгып баскан иде. Шунда, корт чаккандай сикереп торып, кулларымны болгый башладым бит. Минем шулай кызуланып китә торган гадәтем бар шул. Оештыручыларга кул болгыйм: «Бер ике генә сүз әйтәсем бар. Хәзер үк әйтмәсәм, аннары мәгънәсе калмый», – дигән булам. Бер ханым музыканы туктатты. Зал шым булды.
– Абый, исемегезне белмим, гафу. Астан өскә карагач, танымадым. Жәлләмәгез сез ул балаларны, аларны жәлләргә дә, кызганырга да кирәкми. Аларга сокланырга, алардан үрнәк алырга кирәк! «Афәрин, булдыралар», – дияргә, юллар күрсәтергә, аларга теләктәшлек белдерергә, ярдәм кулы сузарга, менә шундый актив, талантлы яшьләрне үстерергә кирәк. Жәлләмәгез сез аларны, – дип, совет чорында митингларда чыгыш ясаучылар кебек уң кулны болгый-болгый сөйли башладым.Теге матур абыйның ачуы килде.
– Менә сезнең кебекләр безнең милләтнең тамырына балта чаба да инде, – дип ярсып кычкырды.
– Ялгышасыз. Мин журналист, туган телемдә язам, туган телемдә иҗат итәм. Безнең укучыларыбыз да күп. Димәк, телгә ясин чыгарга иртә әле. Сәхнәгә чыккан шушы талантлы яшьләрне халыкка танытуда да өлешем зур. Һәм аларны кызганырга кирәкми. Туган телләрен беләләр, башка телләрдә камил сөйләшәләр, төрле һөнәргә осталыклары бар. Талантлы кешене жәлләмәгез, кимсетмәгез ул сүз белән. Сез сокланыгыз аларга, хөрмәт белән карагыз», – дип сөйли-сөйли селтәнә торгач, кулсыз калам дип торам.
Уң кулым үтереп сызлагангамы, артык дулкынлануданмы кинәт уянып киттем дә аягүрә торып бастым. Әле якты да төшмәгән бүлмәдә караватым янында миңгерәүләнеп басып торам. Кул сызлый. Баш шаулый. Колакта һаман теге алкышлар һәм чал чәчле матур абзыйның «жәллим сезне» дигән тавышы. Ә күңел әле дә тынычланмаган. «Жәлләмәгез сез аларны», – дип йөрәк ярсый. Тавык төшенә тары керә диләрме әле?!
2024 елның 6 сентяберендә көндәлегемә «Бер кызыклы төш күреп уяндым» дип язып куйганмын. Ул төшләрнең ниндие генә юк. Язып куйганнары, онытылмыйча күңелдә йөргәннәре күп. Бу көннәрдә тагын бер сәер төш аптырашта калдырды. Күптәнге танышымны күрдем. Оча бу. Биек оча. Үзе бәхетле дә кебек. Хәер, ул хәсрәтле минутларында да сер бирмичә, кеше алдында көлеп, шаяртып йөри торган кеше. Төштә дә шул хакта уйлап куйдым. Моны ничек тә үрелеп тотып каласы, җиргә бастырасы, һич югы бу очышның үзенә бик тә кирәкле, мөһим булуын ачыклыйсы, ярдәмем кирәк түгеллегенә инанасы килде. Үреләм, әмма буем җитми. Йөрәк яна шуңа. «Җил алып китеп, харап булмаса ярый инде. Эх, җаныңны бирергә әзер чакта да кемгәдер ярдәм итә алмауның газабы...» – дип пышылдыйм. Шушы сүзләрне ишетте бит бу. Шаркылдап, тирә якны яңгыратып көлеп җибәрде. Күк күкри диярсең. «Үлеп яткан кешене дә көлдереп терелтерсең син, валлаһи! Бу кадәр гәүдә белән мине нинди җил алып китсен инде. Ул уйлар синең башыңа каян килә, бәгырь, ничек туа алар? Һич шул уйларыңнан ял итә белмисең, кызый», – ди бу. Ә мин һаман аның артында сызылып аткан таңга, кояш нурларына карап, бу очышның хикмәтен аңларга тырышып кулларымны сузам, үреләм. «Язгы җил салкын. Алай туңарлык киенмәгән үзе, өс-башы яхшы, шулай да туңмый микән, авырмасын», – дип эчтән генә уйлый-уйлый артыннан йөгерәм, кычкырып әйтмим. Ул уйларымны укый төсле: «Салкын булгач юрганыңа төрен, яки торып тәрәзәңне яп. Артык күп уйлама, бар да яхшы булыр. Ышан», – дип кулын болгый. Үзе шундый итеп елмая, кояш көлә диярсең. Тагын нидер әйтте, анысын әллә төштә дә ишетмәдем, әллә уянганчы оныттым, әйтә алмыйм. Шалтыратып хәлен белер идем, телефон номерын ай саен диярлек алыштыра торган бик күптәнге танышым иде ул. Мине гел шаяртып: «Үзең шундый гади, үзең кәбестә кебек катлы-катлы катлаулы. Гадилегең белән алдап катлаулыгың белән аптырашта калдырасың», – дип көлә иде миннән. Монысы өндә, ул миннән чынлап та гел көлә иде. Усаллык белән дә түгелдер, «сәер кеше син» дип әйтә иде.
Ә менә очышлар турында бер дә сөйләшкән булмады...
Ярар, барысы да яхшыдыр, начар хәбәрләр көттереп тормыйлар алар, әллә кайдан да яшен тизлегендә килеп җитәләр. Яхшы хәбәрләр күбрәк булсын, яхшыга, хәерлесенә өметләнеп яшик!
Төшләргә килгәндә, аларны дөрес итеп юрарга өйрәнәсе иде. Кешегә сөйләргә ярамый дигәнне дә ишеткән бар. Ләкин кайвакыт сөйләми түзеп булмый торган матур яки сәер төшләр дә керә бит. Ә кайберләре беркемгә дә сөйләмәсәң дә сүзе сүзгә өндә кабатланып хәйран калдыралар. Сезнең дә шулай буламы ул?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк