Ирем – әти-әнисенең бердән-бер улы. Ләкин төп йортта безгә урын юк, анда иремнең сеңлесе хуҗа. Нәсел дәвамчысы хакын хакларгамы, юл куяргамы, белмибез. Тавышка калып беттек инде...
Ирем – әти-әнисенең бердәнбер улы. Ләкин төп йортта безгә урын юк, анда иремнең сеңлесе хуҗа. Нәсел дәвамчысы хакын хакларгамы, юл куяргамы, белмибез, бер киңәш бирегез әле. Тавышка калып беттек инде...
Әйткәнемче, ирем гаиләдә ике кыз арасында үскән бердәнбер малай. Озак вакыт шәһәрдә яшәгәннән соң авылга кайтырга булдык. Анда инде әти дә юк, әнине берүзен калдырып булмас, ди ирем. Ләкин аның бер тискәре ягы бар: төп йортта иремнең кияүдән аерылып кайткан сеңлесе яши. Ул инде ике баласы белән әти исән чакта ук кайткан иде. Ире белән араларын аңламассың да: әле кушылалар, әле аерылышалар... Үз йортлары да бар район үзәгендә. Ире, балалары белән аңа дип, ул йортны калдырып китте. Ләкин бу хатынның анда яшисе килми. Рәхәт бит, монда балалары әни карамагында, үзе гел йөрүдә. Эшкә дә урнашмады, удаленкада эшлим дип йөри. Көнаралаш шәһәргә барып та йөри шунда.
Без әти үлгәч тә кайтырбыз дип уйлаган идек инде. Ләкин сеңлесенең шунда булуы иремне тоткарлады бугай. Мин кайтырга алай ашкынып тормыйм. Үзем авыл кызы булсам да, шәһәрдә яшәп ияләштем инде, үз иркемдә, үземчә. Ләкин ир сүзенә каршы килеп булмый. Балаларны каникулларга, ялларга кайтарып караган идек, хәзер кайтасылары да килми. Апалары гел өйрәтеп, үзенчә тәрбияләргә тырыша. Тегеләй эшләмәгез, монда кермәгез, моңа тимәгез, күп ашамагыз, өйдә утырмагыз ише кисәтүләрдән туялар. Үземнең дә ишеткән бар: ул аларны гел үзенчә яшәтергә тели. Әни бер сүз әйтми, ә ул минем балаларны өйрәтүен белә. Тәртипсез, холыксыз булсалар, әбиләре әйтсен иде аны, апалары түгел. Аның сүзләрен мин күтәрә алмыйм, балаларның да күңеленә тия, ахрысы. Ул үзен әни янында, төп нигездә калучы итеп күрсәтергә тели кебек. Имеш, сезнең монда бер өлешегез дә юк. Әйе, бөтен эшне ул эшли инде, калган малларны ашату, бакча, бәрәңге ише хуҗалык эшләре каенсеңелкәш өстендә. Без дә кайтып булышабыз, ләкин аның әнә шул «сез беркем түгел, монда мин хуҗа» дигән мөнәсәбәте аркасында кайтасы да килми. Кайтмагач, тагын без начар.
Әти киткәч, әлбәттә, өйне документларда ирем өстенә рәсмиләштерделәр. Ләкин хуҗа булу шул кәгазьдән ерак китә алмый әлегә. Әни дә кызын яклый кебек. Кайтып үзара сүзгә килсәк, беркайчан да улын якламый. Ир кеше ачыктан-ачык уртага салып сөйләшергә дә яратмый... Шуңа күрә күченеп кайтуыбыз моңа кадәр кичектерелеп килде. Безгә хәзер дә кайтыгыз дигән кеше юк. Ләкин иремә әнисе, төп йорты каршында булган бурычы тынгылык бирми. Бердәнбер малай булгач ул үзен шунда яшәргә кирәк дип саный. Әнисе дә шулай уйлый кебек. Кайтмаганга үпкәли, ләкин кызы белән ике арага керми. Үзләре хәл итсен дип уйлыйдыр. Әнә шулай хәл итүнең берсендә бик каты талаштылар да инде. Сеңлесе абыйсын битарафлыкта гаепли. «Бөтен эш минем өскә өелеп калды, йортны ташлап киттең, хәзер сиңа нәрсә кирәк?» – дигән була. Без, үзебезчә, әни янында кызы булгач, безнең кирәк юктыр, шулай җайлырактыр аңа дип уйлап йөрдек. Алар үпкәләп, ачу саклап яшәгәннәр икән... Нишләргә инде безгә хәзер: төп йортка әни янына кайтып төпләнергәме, үзегезчә яшәгез дип, кул селтәргәме?
Сәрия, Казан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк