Безнең әти гаиләдә төпчек бала була. Әби белән бабай биш ир малай һәм бер кыз үстергәннәр. Дүрт уллары сугышка китеп, өчесе һәлак булган.
Безнең әти гаиләдә төпчек бала була. Әби белән бабай биш ир малай һәм бер кыз үстергәннәр. Дүрт уллары сугышка китеп, өчесе һәлак булган. Дүртенчесеннән дә «хәбәрсез югалды» дигән хәбәре килгән. Әмма Равил абый 1949 елда исән-сау авылга кайтып төшә.
Сугыш вакытында разведчик булган икән, сугыштан соң штабта писарь хезмәтен башкарган. Армиягә кадәр 1941 елда атаклы Кизләү авылында 10 класс тәмамлаган егет заманына күрә гыйлемле саналган инде.
Без барыбыз да әти артыннан аңа мишәрчә Әбзи дия идек. Мин әле аның озын буйлы, бик чибәр чагын яхшы хәтерлим.
Менә шул Әбзиебез күрше авылдан Хәмзә мулла кызы булган Сылуга күз төшерә. Сугыш чыгар алдыннан гына кияүгә чыккан Сылуның ире 1941 елда ук хәбәрсез югалган була. Әбзи өзми дә куймый: «Өйләнәм булгач, өйләнәм Сылуга – ире исән булса бу гомердә кайткан булыр иде инде», – ди. Ике якның да әти-әнисе аңа каршы төшәргә тырышып карыйлар, чөнки безнең әби белән бабай да, Хәмзә мулла белән абыстае да Сылуның ире исәндер дип куркалар. Сугышка кадәр бик каты куллы, олылар әйтмешли, кешеләрнең канын да, җелеген дә суыра торган милиционер була ул кеше. Сылу да аңа яратып чыкмый кияүгә. Ире аны куркытып, басым ясап кына өйләнгән була. Мулла бабайның да гаиләсе белән сөргеннән кайтып, әле тернәкләнеп тә бетмәгән чагы була – каршы килергә батырчылык итмәгәннәрдер инде.
.
Әни сөйләве буенча, Сылу апа искиткеч матур булган! «Андый табигый матурлар бик сирәк очрый. Сылудагы кебек күз явын алырлык матурлыкны тулган ай белән, яки якты кояш нуры белән генә тиңләп була», – дип сөйли иде ул. Өстәвенә – сокланып туймаслык коеп куйган буй-сыны, мулла кызларына хас зыялылыгы! Безнең Әбзи дә бер дигән егет асылы булып, өстәвенә бик ягымлы, йомшак холыклы да булгач, Сылу апа да аны яраткан, күрәсең. Бәлки әле беренче тапкыр гашыйк булып, чын-чынлап яратуы булгандыр...
Кайткан көненнән колхоз бухгалтеры булып хезмәт итәргә керешкән Әбзиебез, колхоз рәисенең тарантаслы ак атына утыртып алып кайта бит Сылу апаны.
Әби белән бабай сөенүләрен бик күрсәтмәсәләр дә, дөресрәге хафага төшсәләр дә, килендәше булган зур апабыз белән әни бик шатланып, яратып кабул итәләр яңа килендәшләрен.
Әбзи дә кош тоткандай йөри.
Бабай иртән баш кода булып Хәмзә муллаларга китә. Шул ук көнне төштән соң никах укытырга сөйләшәләр. Әбзи иртән колхоз идарәсенә хезмәтенә китә. Әбиебез белән килендәшләр килен коймагы пешереп, иртәнге чәйгә җыеналар. Туган апабыз кереп җитә. Ул арада бу яңалыкны ишетеп өлгергән туган-тумача килә башлый.
Башкода булып киткән бабай да кайтып җитә – ике авыл арасы өч кенә чакрым. Никахка алып барырга дип пешеренергә керешәләр. Сылу апа да күктән төшкән бәхетенә куанып очып кына йөри.
Төш вакыты җиткәч, шул ук тарантаслы ак ат белән капка төбенә Әбзи кайтып туктый. Ул кайтканда әни ишек алдында була. «Төсе киткән, чырае качкан Әбзине күреп әллә нишләп киттем. Йөрәгем нәрсәдер буласын сизеп, сыкрап куйды», – дип сөйли иде ул.
Әбзи үзе берни булмагандай ясалма елмаеп өйгә керә дә, Сылу апага җыенырга куша.
– Без алдан бара торабыз, әти белән әнине һәм туган апаны кире кайтып алам, әзерләнеп торырсыз, – ди.
Сылу апаның да күңеле сизенгән күрәсең Әбзидәге үзгәрешне.
Киенгән арада почмакка кереп елап та алды.
– Миңа монда кире әйләнеп кайтулар насыйп булмас ахрысы, – ди.
– Ник алай дисең, Сылу апа, никах укытуга кайтырсыз, Алла теләсә, – ди аңа әни.
Ат кузгалып китүгә бабай өйдәгеләргә начар хәбәр җиткерә. Әбзи ниятен бабайга белдереп киткән икән. «Никах булмый, Равил Сылуны кире илтеп кайта», – ди ул. Правлениедә аның белән бик каты сөйләшкәннәр. Кыскасы, сындырганнар. «Коммунист башың белән мулла кызына өйләнеп, бөтен киләчәгеңә киртә куясың бит», – дигәннәр. Әле анысы бер хәл, теге мөртәт пленда гынадыр ул. Андыйлар үлми – кайтса тереләй тиреңне туный. Ут белән уйныйсың бит син, никах укылганчы кире илтеп куй, дигәннәр.
«Без барыбыз да Сылу апаны кызганып елый башладык», – ди әни. Әби белән бабай да бик уңайсызланганнар: «Кеше күзенә ничек күреник хәзер?» – дигәннәр.
Чынлап та авыл халкы Әбзине бик каты гаепләде дип сөйли әни. Хәмзә мулланың халык алдында абруе зур булган шул: аны безнең якта хәзерге көнгә кадәр гел яхшы яктан гына искә алалар.
Күпмедер вакыттан соң әни белән Сылу апа очраклы гына базарда очрашалар. Икәү кочаклашып озак кына елыйлар. Сылу апа шунда әнигә болай ди:
– Бу хәлләрдән соң урамга чыгарга да оялып, өч атна буе апаларымда качып яттым. Язмышымны пыран-заран китереп, тормышымны дөньялык тәмугка әйләндергәне өчен Равилне каргамыйм, әмма рәнҗешем төшми калмас.. Мин кичергәннәрне Раббым беркемгә дә, явыз дошманыма да кичерергә язмасын...
«Сылу апа, башыңны алып, ник читкә генә чыгып китмисең соң?» – дигән әни.
– Карт әти белән әнине ташлап кая китим?! Аларның ризалыгыннан башка бу адымга барып, болай да бик каты хаталандым – кичерә алмаслык гөнаһ кылдым бит инде, – дип җавап биргән ул.
«Алай димәле, Сылу апа, тәкьдиреңә шулай язылган инде синең, тәкьдирләргә каршы барып булмый бит», – дип юатыргра тырышкан аны әни.
Искәрмә буларак язып үтәм: әби белән бабай, бәлки, үз улларын кичергәннәрдер дә бу гамәле өчен, әмма туган апабыз кичерә алмады. Ул аны, башка гаилә коргач та, бер тапкыр да кунакка чакырмады, үзе дә аларга бармады. Сөйләгәндә дә «теге тәмуг кисәве» генә дия иде.
Әнидән: «Әби белән бабай, Әбзинең ниятенә каршы төшеп, Сылу апаны алып калмаганнарына бер дә үкенмәделәрме?» – дип сораганым булды.
– Үкенмәгән кая, зерә үкенделәр. Бигрәк тә Сылу апаның фаҗигале вафатыннан соң, «Шул баланың күз яшьләре өчен ничек җавап бирербез?» – дип, бабаң каты үкенде, – дип сөйләде әни.
Мин бит әле язмадым: «андыйлар үлми» дигән сүз дөрес булып чыга. 1950 елның башында кайтып төшә авылга теге милиционер. Чынлап та, башта пленда булган. Аннары ничәдер ел тайгада урман кискән имеш. Хөкем иткән булганнардыр инде. Менә шул (кем дип атарга да телем әйләнми) зверьгә әйләнгән мөртәт, Сылу апаны зәмһәрир гыйнвар суыгында яланөс килеш салкын мунча чоланына ябып, өстеннән бикләп куеп туңдыра. «Мунчаның үзенә кермәслек итеп ишеген алдан кадаклап куйган булган», – дип сөйләделәр ди әни.
Үпкәлеренә бик каты салкын тигән Сылу апа, берничә көн бизгәк тотып, үпкәләре шешенүдән сулыш ала алмыйча ятканнан соң үлеп киткән... Әни: «Явыз кешене беркем җиңә алмый икән», – ди. Бөтен авыл халкы белеп торса да, Сылу апа үз теле белән сөйләп калдырса да, Хәмзә мулла гаиләсен яклап чыгарлык кеше табылмаган... Үзләре авылыннан ук кабат бер кызга өйләнеп, калган гомерен Норлатта уздыра ул кеше. Тимер юлда ниндидер начальник та була әле.
Мин бу мәхәббәт тарихын гыйбрәтле дип түгел, фаҗигале дип язарга тиеш булганмындыр.
Сылу апаның рәнҗеше төшкәндер Әбзигә – ул бер рәхәт тормыш күрмәде дисәм дөрес булыр. Шул ук 1949 елда бездән ерак түгел урнашкан поселкадан Камил исемле бик ярлы кешенең кызына өйләнә ул. Янә башкода булып барган бабай, өйгә агарынып, төсен җуеп кайтып керә. «Эт көнендә яшәячәк икән безнең малай», – ди.
Иртүк барып кергән бабай шакката. Булачак кода өйдәге сәкедә кырын ятып, төтенгә буыла-буыла, тәмәке пыскыта ди. Ә сәке янында алагаем зур алабай ята икән... Бабай килеп кергәч, төтен таралсын, дип, ишекне ачып куялар, өйдән теге этне куып чыгаралар...
Әнинең ул килендәше аның белән бер яшьтә булса да, беркая да чыгып йөрмәгән булган ахрысы. «Өстендәге күлмәге ямаулы, башындагы яулыгы корымлы иде», – ди. Никахка кадәр әбинең яңа чаршауыннан аңа күлмәк тектереп кидерәләр. Анысы ярар, гайбәт булмасын.
Шул көннән ыспай Әбзинең чисталыкның ни икәнен дә белмәгән хатын кубызына биер көннәре башлана. Иң яманы – көнчелек чиренең иң соңгы стадиясе белән авыргандыр безнең ул җиңәчи. Үзе Әбзидән сигез бала тапты, әмма авылда иреннән ул көнләшмәгән хатын-кыз калдымы икән?! Бер гөнаһсыз тол хатыннарны елатып, ничәсенә авыл клубында иптәшләр суды ясатты. Безнең яшь чак. Кызыксынып керәбез инде клубка. Аның Әбзигә әйткән пычрак сүзләреннән оялып, башны аска иеп утыра идек. Әле бит шунда үзләренең буй җиткән ике уллары, булачак киленнәре дә утыра. Кая анда Әбзигә карьера үсеше?!
«Мулла кызының рәнҗешен күрә бу Равил», – дияләр иде авылда. Өстеннән җалоба белән йөри-йөри, бухгалтер булган җиреннән төшерттереп, гади учетчикка калдырттырды ирен җиңәчи. Иң аянычлысы – улларының берсе генә дә игелекле булмады. «Нигә ичмаса берсе генә булса да төпле түгел аларның? Безнең атаклы нәселгә каян килеп чыккан соң болар?» – дип мин гел уңайсызлана идем. Әти мәрхүм: «Юкка гына җиңәчиләргә «кибәк кавеме» димәгәннәр шул. Әбзи дә шул кибәкләргә әйләнеп бетте», – дия иде.
Ни гаҗәп, соңгы елларда Әбзинең тыны кысылды. Сулыш ала алмыйча интекте. Югыйсә Сылу апа: «Син дә шулай минем кебек интек үлем түшәгендә ятканда», – димәгән бит. Пенсиягә чыгып озак яши алмады Әбзиебез. Аның каравы, җиңгәбез сугыш ветераннарына тиешле барлык ташламалардан файдаланып, туксанны узды.
Әбзи үзе бер дә үкенмәдеме икән кылган гамәленә, бөтенләй үк таш бәгырьле булмагандыр бит, дип уйланам. Ничек итеп разведчик булып сугышта йөргән, утны-суны кичкән кеше шундый түбәнчелеккә барган соң? Әни:
– Әтиеңә караганда да йомшаграк күңелле иде Әбзи, тик гомер буе кеше сүзе белән йөрде. Атаң да кайчак: «Әбзи, әллә синең үз башың юкмы?» – дип әйтә. Үкенгәндер, салган баштан гел үз тормышыннан зарлана иде. Икесе салып утырганда, сүз иярә сүз чыгып, берсендә әтиең аны: «Яратып өйләнгәч, ни битең белән кире илтеп куя алдың соң син аны?» – дип ачуланды. Сылу апаны әтиең дә һаман кызгана иде. Әбзинең шул чак сулкылдап елап җибәргәне исемдә, – ди.
Җиңгәбезнең, кем белән талашуына карамастан, кулын биленә таянып, үзе гаепле дип санаган кешенең күзенә туры карап, теленә ни килсә, шуны әйтә торган гадәте бар иде. Бер дус кызым хәзер дә сөйли: «Әти башка хатынга чыгып киткәч, сезнең җиңгәгез әнидән көнләшеп теңкәбезгә тиде. «Син нисмәй (не смей), үзеңне минем белән ни сравнәй. Мин кем дә, син кем?! Әдәм рәтле кешене ире ташлап китми. Әгәр Равилне аздырсаң, әдәм рисуасы итәм мин сине», – дип, әни белән талаша», – иде ди.
Менә шундый скандаллы хатынына юл куя-куя, мескен хәленә төшкән инде безнең Әбзи. Әнкәләре сүзеннән чыкмаучы уллары үсеп җиткәч, авыз ачарга да курыккандыр, мөгаен.
Менә шундый язмыш сезгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк