Логотип
Күңелеңә җыйма

Яшьлек хаталары. № 4.

Башы: http://www.syuyumbike.ru/yashaesh/otkrovenie/?id=6551

Капкадан керүгә өйнең ишеге дә шыгырдап ачылды. Дәү әнием көтә икән: «Кайттыңмы? Карале, син Убыр малае белән йөрмисеңме алай-болай?» Мин дәү әнинең ут кабызмавына шөкер итеп: «Нишләп мин убырлар малайлары белән йөрим ди? Дәү әни, хәзер мунчага кереп чыгыйм да, керәм, яме? Баттым әле, аяк киемем пычрак, балчык кына». «Кая бу вакытта? Төннең кыл уртасында мунчага кермиләр – җеннәр чыгар!» «Дәү әни, монда мин - җен, идәнне пычратып бетерәчәкмен! Хәзер керәм», - дип мин бакча ягындагы мунчага киттем. Абзар аша чыкканда әллә нәрсәгә абындым әле тагын.
Бүген клубта булганнар кабат искә төште. Теләсә кем кул суза башлады миңа. Тизрәк бу пычракны юып ташлыйсы килде. Дөрестән дә, бигрәк караңгы. Ишек өстендә ачкычны табып, йозакны ачтым. Ишек шыгырдап ачылды. Эчкә кереп ишеккә крючок элеп яптым. Хәзер тиз генә коенам да, өйгә чабам, эчем поша башлады. Чыннан да җеннәр чыга башласа? Мин тиз генә киемнәремне салып ташладым да, мунча эченә кердем. Җылы. Мунча ташына су сипкәч рәхәт булып китте. Ләүкәгә менем утырдым да, күземне йомдым. Нәрсә дисәң дә, миңа бу Фәнил ошый иде. Аның үз-үзен шулай тотуын аңлап була бит, үзе әйтте, мин бик матур диде. Шуңа чыдый алмый. Шуңа кулын суза. Егет кешенең аңа ошаган кызны кочаклап-үбеп торуы нормаль бит инде? Фәнилнең мине үбә башлавы була – үземне онытам, акылым китә кебек. Тирән чокырга очам сыман… Безнең үбешүләрне күз алдыма китердем. Кулым белән битемне муенымны иркәләдем. Кулым күкрәккә төшә башлады түгелме?..
Кинәт ниндидер тавышка күземне ачып җибәрдем. Мунчаның кечкенә тәрәзәсенә берсе капланып ике күзен шар итеп, миңа карап тора! Мин кычкырып җибәрдем. Күкрәгемне капладым да ләүкәдән сикереп төштем. Вәт миңгерәү! Шәрә ич мин! Гәүдәмне капларга дип тазга иелдем. Тәрәзәгә кабат караганда тегендә беркем юк иде. Әллә күземә күрендеме? Чыннан да, җеннәр вакыты бит бу! Моннан болай сәгать төнге уникедә тагын мунчага керәмме мин?! Беркайчан да! Мин куркып беткән идем. Тәрәзә артында бернинди тавыш юк бугай. Тазны идәнгә куйдым. Шундук чәчем үрә торды – кемдер мунча ишеген каты этеп, сәләмә крючокны бәреп төшерде! Мин торган урынымда катып калдым. Тозакка эләктем! Ишек төбенә кадәр ачылды да, эчкә бая гына тәрәзәгә капланган егет килеп керде. Аның авызы ерык иде, яхшы гына исерек. «Алиһә! Алиһә бит син!» - дип миңа таба атлады. Мин анадан тума стенага сеңеп беттем. Бетте башым. Үтерә хәзер. Юк, баштан көчли, аннары үтерә. Мин якты дөнья белән хушлаштым. «Алиһәм!» - дип бу, моңарчы мин бер дә күрмәгән егет миңа кулын сузды. Көрәшеп үләргә булдым. Сузылган кулларына суктым, ул мин күтәреп алгач та, башын дөмбәсләдем, чәбәләндем, әмма ул миннән күпкә көчле иде шул...
Егет мине ләүкәгә сузып салгач та, мин кулым-аягым белән аның мине капшавына каршы тордым. Егетнең «Алиһә! Алиһә!» дигән исерек мыгырдавы колагымны ярды. Ул ике кулы белән кулларымны ләүкәгә кысты һәм авызы белән битем, муеныма ышкынды. Миңа коточкыч җирәнгеч иде. 
Кайнап торган миемә уй килде. Мин: «Тукта, үзем-үзем»,  дип пышылдадым. Теге етет күзләрен шарлатып миңа карады: «Ә? Давай-давай!» дип кулларынмы ычкындырды һәм өстендәге күлмәген чишәргә теләде. Шунда янымда яткан тимер чүмечне эләктереп, бар көчемә моның башына китереп суктым. Егет селкенеп куйды. Мин аның миңа ташланмасын дип, тагын берне кундырдым. Егет башын тотып чигенә башлады. Мин кулым кая җитте, бар көчемә моны кыйнадым. Каты эләкте – миндә адреналин ташып чыга язды, күрәсең. Егет тупсага абынып мынчадан чыгып качты. Караңгыда артыннан чүмечне ботарлап аттым. Тиде бугай – егетнең ыңгырашуы ишетелде. Ул абына-сөртенә бакча башына төшеп китте.
Мин идәнгә сыгылып төштем. Косасы килде. Нәрсә бу?.. Бу хәлләр нишләп ишелде соң миңа? Өйдә генә утырам! Бер кая бармыйм моннан болай! Каникул бетсен дә кайтып китәм Казанга! Берничә көн эчендә нишләтеп бетерделәр мине монда? Моңа мин үзем гаеплеме?.. Мин үксеп елап җибәрдем. Күпме елаганмындыр, туңа башлагач, торып утырдым. Керергә кирәк. Ул егетнең кем икәнлеген дә белмим бит мин! Үземне мәсхәрәләнгән, көчләнгән пычрак бер өстерәлчек итеп хис иттем. 
Күзем идәндә аунап яткан сыңар аяк киеменә төште. Каян килгән ул монда? Иелебрәк карадым – аксыл мокасины… Ә! Тегенеке бит бу! Мин бер мәл тынсыз утырдым. Бетерәм мин сине!!! Мине кем дип белдегез сез?! Күземне сөрттем. Тотып печтерәм мин сине, ниткән Золушка!

Дәвамын язган арада, сез миңа әйтегез әле, минем гаебем нәрсәдә соң? Нидә хаталандым мин? Әле дә аңламыйм... Бары тик яратыласым гына килде бит минем...

дәвамы: http://www.syuyumbike.ru/yashaesh/otkrovenie/?id=6625

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хөрмәтле укучыларым! Мин булганнарны ничек бар, шулай язарга булдым. Әлбәттә, мин сезгә оятсыз күренәмдер. Болары чәчәк кенә әле... алда җимешләре бар... Шул узган ел эчендә минем белән ниләр генә булмады, нинди хәлләр үзәгендә булырга туры килмәде. Хәзер мин башка кеше, әмма булганнарны сызып ташлыйсыңмыни? Шул үткәннәрдән аерылу, аларны салып ташлау өчен язам, җиңеллек телим. Бу ялларда тагын бер өлешен язармын. Туктамыйм. Бу миңа бик кирәк. Минем хаталарны кабатламасыннар.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дәвамы - дүшәмбе.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Дэвамын котэбез хэм тизрэк! Бик озакка сузмагыз!*

        • аватар Без имени

          0

          0

          Дәвамын котәбез, Айсылу!!!

          • аватар Без имени

            0

            0

            шул хатле тэнкить язгансыз эле бит бернэрсэда анлашылмай может ул егет бу кызнын сынап карарга уйлагандыр

            Хәзер укыйлар