Логотип
Күңелеңә җыйма

Яшьлек хаталары. № 3.

Башы: http://www.syuyumbike.ru/yashaesh/otkrovenie/?id=6551

Димәк, монда шулай эшләнә, егет берәр кыз белән йокласа, кызга кызыл кашлы балдак бүләк итә. Бу авыл кызлары белми микән шуны? Әллә… әллә авыл кызларына бирмиләр микән ул балдакларны? Кунак кызларына гына?! Үләм, хурлануымнан үземне кая куярга белмәдем. Үзем гаепле, миңгерәү. Хәзер инде исемем дә чыгар – клубка төшү кайда инде хәзер! Өстерәлчек дип карап торалардыр миңа… Бу уйлар өермә булып башымда әйләнә, үзем Фәнил кочагында утырам. Нишләргә?! Дулап чыгып китәргә? Скандал дигән сүз. Бөтен халык күрәчәк-беләчәк. Чәйнәрләр. Фәнил колагыма пышылдады: «Айсылу, әйдә, әйләнеп алыйк?» Минем әле планым юк иде. Үземне ничек тотарга? Әлегә берни булмагандай тотарга булдым. Чыктык уртага. Мин бер кулымны Фәнилнең җилкәсенә куеп, икенчесен учына салдым. Олыларча бирергә теләдем. Тирә-яктагылар кебек түгел. Кысылышканнар, биемиләр, кочаклашып тик торалар. Фәнил киң елмайды да, мине үзенә тартып китерде. Кысып кочаклады. Бөтен тәнем белән аның тәненә сыланды. Тагын башым әйләнеп китте, буыннарым йомшады. Нишләтә бу мине? Бәлки, бу ниткән балдак та берни дә аңлатмыйдыр? Мин генә уйлап тапкан нәрсәдер. Ә күрше авылдан килгән Сәрия бармагындагы балдак совпадение генәдер? Фәнил мине муенымнан үбә башлады. Мин күземне йомдым. Җыр озак дәвам итте. Керфек арасыннан башка парларны күзәттем. Бер егеткә күзем төште. Сагыз чәйнәп миңа карап тора. Күзе әллә нинди. Исерекме соң? Күзен алмый миңа карый. Танымыйм да мин аны. Моның хакта Фәнилгә әйтмәкче булдым, әмма музыка туктады һәм без урынга барып утырдык.
Бераз сөйләшеп утырдык. Мин инде булган хәлләрне онытып та бетердем, Фәнил шуның кадәр матур телле, комплиментлар да әйтә, шигырь дә укый… Берзаман безнең яныбызга кара башлык кигән егет килде:
- Ни, Фәнил, чыгып кер әле, ә. Сүзем бар. Сез мине гафу итегез, - дип кулын күкрәгенә салды. Мин иңбашларымны сикерттем. Янәсе, барыгыз, миңа нәрсә. Фәнил белән теге егет клубтан чыгып киттеләр. Яныма Зәринә йөгереп килде. Яныма утырды. «Ну, ничек? Ошыймы Фәнил?» - дип сорады ул. Мин: «Тукта, әле кума шуның кадәр. Әле күпме генә таныш ич без», - дип елмайдым. Йөрәк түремдәгесен бер дә әйтеп саласы килмәде. Хәтта Зәринәгә дә. «Ярый, без Юныс белән бер җиргә генә барып кайтабыз, син югалма», - дип Зәринә чыгып китте. Бер ялгызы утырып булмый икән монда. Шундук яныма кара күзлек таккан егет килеп утырды. Клубта гел шулай караңгы микәнни? «Карале, әйдә, бер җиргә алып барам? Минем машинам да бар. Тиз генә, озак тотмам. Бүләгем дә юк түгел», - дип әйтмәсенме? «Нәрсә?! - дип чәчрәп киттем, - дуракмы әллә?!» «Әйдә, не выделывайся инде, тиз генә барып кайтыйк? Чыдар хәлем юк. Ә син шундый матур…» - дип кулын теземә куйды. Юк, мин нишләп утырам соң әле монда?! Фәнил дә күренми, ташлап китте! Мин бу егетнең кулын теземнән алып ташладым да, клубтан атылып чыктым. Уңга-сулга карамыйча өйгә таба йөгердем. Артымнан берсе сызгырып калды. Мин котырган кәҗә сыман тагын да тизрәк чабып киттем. Безнең очка килеп җиттем. Сулышып капты. Арып туктадым. Шунда артымнан кемнеңдер йөгергәнен ишеттем. Караңгы. Бер фонарь да юк! Менә бит нинди экономия авыл җирендә! Бәлки мине дә күрмәс? Мин сул яктагы агачлыкка чумдым. Фу! Монда чокыр икән! Аягым балчыкка батты, аягыма су керде. Дөм караңгы.  Балчыкны чупылдата-чупылдата, чирәмгә таба атладым. Агач төбенә сыенуым булды, миңа таба яктылык якынлашуын абайладым. Фәнил телефонында фонарь кабызган икән, ә минем моңа башым да җитмәгән. Мине күрүгә шундук телефонын сүндерде. Бер сүз дә әйтергә өлгермәдем, Фәнил миңа ташланып җиргә аударды. «Менә кая икән син! Әрәмәлек, диген! Ну син романтищный кыз! Шәһәр кызлары шундый икән, дөрес сөйлиләр!» дип пышылдый башлады. Минем чәчем үрә торды. Нәрсә соң бу? Тота да аударып ега. Өс-башым гына балчык-пычракта түгел иде минем. Шушы мизгелдә минем күңелем керләнгән иде. Шушы дәрәҗәгә төш син, ә! Ничә көн элек кенә клубка беренче төшүем булды, ине бөтен авыл егетләре мине давалка дип белә түгелме?! Шушы уйлар башымда өермә-өермә очынды, ә пычранган гәүдәм Фәнилнең кайнар үбүеннән ләззәтләнә иде. Тагын әз генә ятам да туктатам. Ярамый… Мин дер калтырый идем, соңгы чикне ничек тә узмаска иде бит. Фәнил джинсымның сәдәпләрен әллә кайчан ычкындырган икән. Соңгы чик якынайган түгелме?! «Юк!» - дип пышылдадым мин һәм Фәнилне этә башладым. «Нәрсә-ә? Син миннән көләсеңме әллә?!» - дип Фәнил мине җиргә кысты.  «Син мине мәсхәрә иттең! Хәзер бөтен авыл мине кем дип белә инде?» - ачуым колактан парланып чыга иде сыман. «Ә-ә… Туктале, татлыкай, ну бераз арттырганмындыр. Син бит әнә нинди чибәр, мактанасы килде, үпкәләмә, ачуланма инде…, - дип Фәнил кулын футболкам астына шудыртты, - Нәрсә телисең, шуны эшлим!» Мин аны этеп җибәрдем. «Җибәр. Нәрсә кирәк булсын миңа синнән! - мин торып чалбарымны рәтли башладым, - барма артымнан, кеше күрмәсен!» Фәнил исә торып мине кабат кочаклады: «И, юләркәй, ошыйсың син миңа. Барыбер үземнеке итәм мин сине, күрерсең».

Мин кочагыннан ычкынып, пычракка батып беткән кроссовкиемны көчкә сөйри-сөйри өебезгә таба йөгердем. Капкага кадәр килеп җиткәнче джинсымның төймәләрен эләктереп бетерә алмадым – бармакларым калтырый иде.

«Нәрсә телисең, шуны эшлим» имеш! Нәрсә телим мин аннан! Авыл тулы озабоченный икән монда, белми дә торганмын!
Әмма Фәнилнең ярдәме миңа кирәк булды шул. Бүгенге төн бетмәгән иде бит әле…

Дәвамы: http://www.syuyumbike.ru/yashaesh/otkrovenie/?id=6599

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Пожалуйста ,просим продолжения .Очень иинтересно.спасибо.

    Хәзер укыйлар