Логотип
Күңелеңә җыйма

Ялгыз калуыма... кайнанам гаепле

Ниндидер киңәш соравым түгел, күңелемне бушатасым килеп кенә язарга утырдым сезгә. Бер кеше тормышын икенчесе белми, шуңа күрә монда язганнан чыгып кына киңәш бирә алучы булыр дип уйламыйм. Әмма сезнең арада минем хәлдә калганнар барыбер бардыр. Алар бу очракта нишләде икән, шуны бик беләсем килә. Ирем белән без 5 ел гына бергә яшәп калдык. Авариягә очрап үлде ул. Кызыбызга өч яшь кенә иде әле. Мондый хәсрәтне кичергән кешеләр белә инде: бер көне дә узмас иде кебек. Уза икән, кеше тәмугка да түзә, ияләшә диләр бит, дөрес ул. Түзми кая барасың, үлгән артыннан үлеп булмый. Бала бар – аны үстерергә кирәк.

Ниндидер киңәш соравым түгел, күңелемне бушатасым килеп кенә язарга утырдым сезгә. Бер кеше тормышын икенчесе белми, шуңа күрә монда язганнан чыгып кына киңәш бирә алучы булыр дип уйламыйм. Әмма сезнең арада минем хәлдә калганнар барыбер бардыр. Алар бу очракта нишләде икән, шуны бик  беләсем килә. 

Ирем белән без 5 ел гына бергә яшәп калдык. Авариягә очрап үлде ул. Кызыбызга өч яшь кенә иде әле. Мондый хәсрәтне кичергән кешеләр белә инде: бер көне дә узмас иде кебек. Уза икән, кеше тәмугка да түзә, ияләшә диләр бит, дөрес ул. Түзми кая барасың, үлгән артыннан үлеп булмый. Бала бар – аны үстерергә кирәк. 

Ә эчеңдә нинди утлар кайнаганын анысын инде үзең генә беләсең, кеше саен сөйләп йөреп булмый. 

Иремнең кырыгы узгач, кайнанам миңа: «Гүзәлия, нишләргә уйлыйсың?» – диде. Бу сорауны көтеп йөри идем инде. Әмма җавабын белми идем. Чынлап та нишләргә тиеш икәнемне белмәдем ул чакта: ирем йортында яшәп калыргамы, китәргәме? 
Мин дәшми торгач, кайнанам үзе дәвам итте: «Әниләреңә кире кайта алмыйсың. Анда энең, килен бар. Алар янына сыярсың дип уйламыйм. Син бездә генә кал инде. Гөлназдан бер дә аерыласыбыз килми. Аннары яши-яши күз күрер», – диде. 

Кайнанам дөрес әйтте – минем барыр җирем юк иде. Шулай итеп аларда яшәп калдым. Ул вакыт әле кайнатам да исән иде. 

Күз күрер дия-дия 15 ел узып китте менә. 

Мин мәктәптә эшлим. Кайнанам үзе дә гомер буе мәктәптә укыткан. Әмма пенсиягә чыгуга мәктәптә бер көн дә эшләмәде ул. «Булды, җитте, ял итәм», – диде. 

Кайнанам өйдә генә торгач миңа җиңелрәк булыр дип уйлаган идем. Ә ул «ял итәм» дип туры мәгънәдә әйткән икән: мәктәптән генә түгел, бөтен вак-төяк тормыш мәшәкатьләреннән дә ял итәм диюе булган. Ашарга пешерүдән, өй җыюдан, бакча караудан... 

Әйе, үзе әйтмешли, нигә эшләп азаплансын – моның өчен мин бар бит. 

Дөрес, кызны карашты ул, аны яратты, әмма нигәдер аны гел миңа каршы итәргә тырышты. Бала-чага бик ушлы бит ул – өйдә кемнең хуҗа икәнен сизә, шуңа буйсына. Акчаның әбисе кулында икәнен дә белә. Аның рөхсәтеннән башка минем бернәрсә ала алмаганымны да бик яхшы белә. 

Ике ел элек мине хатыны үлгән бер ир белән димләп таныштырганнар иде. Без аның белән берничә тапкыр очрашып сөйләштек тә. Ул – мине ошатты, мин аны. Ниһаять, тормышым үзгәрә икән, мин дә ир хатыны булып яши башлыйм дип хыялландым. Тик барысы да хыял гына булып калды шул. 

Кайнанам бу яңалыкны бик исе китмәгән кыяфәт белән тыңлады. Аңа барыбер микәнни дип аптырап та калган идем. Күрсәтмәгән генә икән. Бөтен әйтәсе килгәнен кызым аша җиткерде. 

Кызым: «Сайла: йә ул кеше, йә мин», – диде. Югыйсә, беренче очрашканда ул ир кешене шактый якын иткән иде. Ничектер канатланып киткән кебек булган иде. Ә аннан кинәт үзгәрде дә куйды, әбисе сүзләре белән сөйли башлады.
 
«Кызым, син инде буй җитеп киләсең, озакламый үзең тормышыңны корасың, мин бит аннары бөтенләй ялгыз калачакмын. Болай да гомер буе ялгыз яшәдем», – дип әйтеп тә карадым.

 «Әбине дә ташламакчы буласыңмы, аны кем карасын?» – диде ул ярсып. «Әбиең бит әле алай карт түгел, аннан беркем дә аны ташларга җыенмый, ул абыең да шулай дип әйтә», – дидем. 

Алар икесе каршы булганда, китеп бара алмый идем шул. Бик авыр булса да, баш тартырга туры килде. Ул ир бер ел буе көтте әле, аннан инде башка хатын тапты, матур гына торып яталар дип беләм. 

Бу хәлдән соң минем бик кәеф төште. Үземә читтән карый башладым. Ничә еллар кайнанама хезмәтче кебек эшләп ятам бит. Рәхмәт ишетсәм бер хәл – гел битәрләүдә. Аны эшләмәгәнмен, моңа өлгермәгәнмен...  

Хәзер уйлыйм инде, мөгаен, миңа ирем үлүгә алардан чыгып китәргә кирәк булгандыр. Җан биргәнгә, җүн бирә диләр бит, урамда калмаган булыр идем әле. Бәлки, берәр кеше дә очраган булыр иде моңарчы. Ә монда кайнана сүз әйтмәсен дип, берәүгә дә күтәрелеп карамыйча яшәлде. 

Яшәлде дип, һаман шулай яшәп яткан көнем әле. 

Ирләрен югалтканнан соң кайнаналары янында яшәп калучылар мин генә түгелдер. Әйтегез әле, сез дә шулай үкенәсезме ул? 
Гүзәлия. 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чыгып китэсе иде шул, баштан ук

    • аватар Без имени

      0

      0

      Акчаңны аңа алып кайтып бирмә!!! Үзең эшләгәнне үзең тот. Синең акчаң гына кирәктер аңа, оятсыз инде кайнанаң. Акчаңны җыеп бар,. Үз акчам үземдә торсын әле, син карт инде, диеп әйт!

      Хәзер укыйлар