Хәрби кешегә кияүгә чыкканда ни көтәбез без? Ватанны да, үз язмышыңны да ышанып тапшырырлык чын ир-егетнең мәхәббәте ышыгында нәфис гөл булып үсеп утырачагыбызнымы?
Дүрт ел шулай узды. Классташ кызлар ул арада бер-бер артлы кияүгә чыгып бетте дисәм дә була. Миннән башкалар...
Ә иремнең нигә нәкъ менә миңа тәкъдим ясаганын хәзер яхшы аңлыйм. (Башка вариантлары да булгандыр, булмый калмагандыр!) Укуын тәмамлагач, аны эшкә Себергә җибәрделәр. Очсыз-кырыйсыз тайга уртасы, элеккеге тоткыннар гаиләләре яшәгән кечкенә генә бистә... Үзе теләп мондый сөргенгә китәргә кем атлыгып торсын?! Ә мин, исәр, лотерея билеты откандай, сөендем!
Безнең бәхетле гаилә тормышы башланды. Дөресрәге, минеке. Бәхетемә бернәрсә дә күләгә төшерә алмады: иремнең өйдә сирәк булуы да (ул бит җаваплы эштә эшли!), әллә нигә бер булган ялларын дуслары белән уздыруы да (аңа онытылып ял итү кирәк!)... Аннан улыбыз туды. Бала тудыру йортыннан канатланып кайттым. Иремнең кара коелып йөрүенә башта игътибар да итмәдем әле. Сабыем белән өйгә кайтуыбызның дүртенче көнендә башлады ул бу сүзне: «Сәламәтлегем белән проблемалар бар. Һәм мин моңа син гаепле дип саныйм. Дөресен әйт, кем белән хыянәт иттең миңа?»
Теләсә кайсы хатын-кыз ире әйткән чирнең сәбәбе нидә булуын шунда ук аңлар иде... Тик мин түгел шул! Күз яшьләремне йота-йота: «Кадерлем, син нәрсә инде! Мондый уй кайдан башыңа килде?» – дип аклана башладым. Иремнән аз гына булса да шикләндем дип уйласагыз, ялгышасыз. Юк! Кояшым бит ул минем!
Әмма чирнең сәбәбе булырга тиеш иде бит! Уйлый торгач таптым мин аны! Мөгаен, бала тудыру йортында инструментлар стериль булмагандыр, шуңа бу хәл килеп чыккандыр. Әйе, шулайдыр! Икенче көнне иртүк табиб янына чаптым, шикләремне сөйләп бирдем. Гинекологның күзләрен күрсәгез икән!.. Шундый итеп карады, әйтерсең, мин чит планетадан килеп төшкәнмен... Тик ул акыллы хатын иде шул, сау-сәламәт икәнлегемә ышандырып, мине кабинетыннан җайлап кына озатты. Шактый җайлы, гөнаһсыз сәбәп иде, нишләтәсең, барып чыкмады... Әмма өйгә канатланып очып кайтып кердем: иремне акларлык сәбәп барыбер тапкан идем. «Син бит мин бала табу йортында булганда дусларың белән саунага бардың. Мөгаен, шунда иярткәнсеңдер», – дидем. Иремнең миңа чын күңелдән соклануы күренеп тора иде...
Тормышыбыз үз җае белән дәвам итте. Әмма нәкъ өч айдан соң, кичен эштән кайткач, гап-гади нәрсә турында әйткәндәй, ирем кабат теге сүзләрне кабатлады һәм тагын шикләнеп миңа карады. «Син әле мине гаепләргә җөрьәт итәсеңме?! Оятың бармы синең?!» – минем урында башка берәү булса, шулай дөртләп кабыныр иде. Тик мин түгел шул...
Баскан җиремнән сүзсез генә утырдым да, уйларымны эшкә җиктем – сәбәпне тагын эзләп таптым. Ирем өч ай элек тартуын ташлаган иде. Организмның моңа реакциясе шундый була аламы? Ала! Иремнең күз карашында жәлләү билгеләре чагылды кебек. Әллә миңа шулай тоелды гынамы? Әлбәттә, тоелган гынадыр.
Әмма җүләргә каласы көннәрем алда булган икән әле. Берсендә офицер хатыннары очраклы гына мине кич утырырга чакырдылар. Хатын-кыз бергә җыелса нишләсен инде – ирләрен сүгә... Һәркайсы үзенекен сөйләде. Дәшмичә генә тыңлап утырырга да иде бит инде миңа... Юк, кысылырга кирәк бит, алар сөйләп бетергән саен: «И-и, кызлар, бигрәк жәллим сезне! Ә минем ирем менә андый түгел...» – дияргә... Эчемнән горурланып утырам бит әле – ирдән бер мин уңганмын! Гөнаһка керер хәлем юк, башта алар түзделәр, аннан соң гына: «Бик теләсәң, без синең күзеңне ачабыз!» – дип сөйләргә керештеләр...
Беренче никахым шулай төгәлләнде. «Нигә болай булды соң?» – дип бик озак уйладым. Гаилә тормышым нилектән барып чыкмавының сәбәбен аңладым шикелле – чынбарлыкның күзенә туры карый алмыйм, үз алдыма максатлар куя белмим икән. Максат? Бу юлы төгәл билгеле ул: янымда мине өзелеп яраткан кеше булсын. Чын полковник!
Һәм ул озак көттермәде...
Психолог киңәше биредә: http://syuyumbike.ru/psyholog/?id=1453
«Сөембикә», № 2, 2015.
фото: http://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк